Логотип Идель
Бу – тема!

КАРАНТИНДА ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕН НИЧЕК ОНЫТЫЛМАСЛЫК ИТЕП ҮТКӘРЕРГӘ?

Пандемия дөньяны беркем көтмәгәндә генә биләп алды, ә туган көн – без һәрчак зарыгып көтеп ала торган бәйрәм ул. Тик яз айларында дөньяга килгән бөтен кешегә быел туган көннәрен үзизоляция режимында билгеләп үтәргә туры килә. Мәсәлән, минем иң якын дустым Камиләнең күптән түгел туган көне булды. Аның тәҗрибәсеннән чыгып, мин сезгә туган көнегезне карантин вакытында онытылмаслык итеп үткәрергә тәкъдим итәм:

1. Бу мөһим көн алдыннан яхшылап йокла. Иртәрәк ятып, вакытында тор, чөнки йокы туйса, кәефең көне буе яхшы булыр.

2. Иртәне матур нотадан башлар өчен, "Тикток"тагы рецепт буенча тәмле каһвә яса: чокырга 2 бал калагы шикәр һәм шулай ук 2 калак каһвә сал һәм 2 минут венчик белән болгатып, куелыкка җиткер. Аннан кирәгенчә су һәм сөт салып болгат. Синең туган көн каһвәсе әзер!

3. "Инстаграм"га матур фото керт! Танышларың һәм туганнарың комментарийларда сиңа туган көн котлаулары җиткерсен.

4. Позитив фильм яки сериал кара: "Стажёр", "Ривердейл", "Мелкая","Идеальное свидание", "Мы купили зоопарк". Күп кенә сериалларны дуслар белән бергә дистанцион рәвештә карап була. Моның өчен notalone.tv сайтына дусларыгызны чакырып, теләгән сериал сайлагыз. Бер үк вакытта сез сериал да карый аласыз, дуслар белән чатта да язышасыз.

5. Торт - туган көннең иң мөһим тәм-томы. Аны бизәр өчен, шәмнәр сатып алыгыз.

6. Син беркайчан ашамаган яки күптән ашап карарга теләгән тәм-томнарның кечкенә генә исемлеген төзе. Шуларны сатып ал яки пешер һәм туган көннең тәмен таты!

7. Дусларыңны онлайн туган көнгә чакыр! Видеоочрашулар өчен Zoom платформасы туры килә. Дистанцион рәвештә үткәрелгән бәйрәмдә музыка тыңлагыз, "Правда или действие" уйнагыз. Хәтта бергәләп җырласагыз һәм биесәгез дә була!

8. Онлайн туган көннең ахырында хыялыңның чынга ашуын теләп, торттагы шәмнәргә өр. Дусларың бу мизгелне видео төшереп сиңа җибәрсен. Шушы видеоны киләчәктә карагач, син үзеңнең иң үзенчәлекле туган көнеңне искә алырсың!

Айлия ХАҖИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев