Логотип Идель
Бу – тема!

КАРАНТИН ВАКЫТЫНДА НИШЛӘРГӘ?/ИДЕЯЛӘР

Мәктәп укучыларын вакытыннан алдарак каникулга озатсалар, студентларны дистанцион укуга күчерделәр. Хәтта кайбер кешеләр эшләрен дә читтән торып башкара. Карантин чорын ничек файдалы итеп уздырырга? Бездән шәп идеяләр әлеге язмада.

1. Соңгы тапкыр кайчан өстәл уеннары уйнадыгыз? Карантин - өстәл уеннары өчен менә дигән вакыт. Бу шашка да, шахмат та, лото да, пазл да булырга мөмкин. Фадайсы: якыннарыгызның нинди кызыклы кешеләр икәнен аңлаячаксыз, башыгызны эшләтәчәксез!

2. Спорт белән дә шөгыльәнеп алыйк. Бу йога да, бию дә, төрле күнегүләр дә булырга мөмкин. Файдасы: стресстан арынырга, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Ә болар - вируска каршы тору өчен менә дигән чаралар!

3. Подкастлар яки аудиокитаплар тыңлыйбыз. Сүз уңаеннан, аларны башка эшне эшләгәндә дә тыңлап була. Савыт-саба, идән юганда, гөлләргә су сипкәндә, рәсем ясаганда, мәсәлән. Файдасы: соры матдәбезне эшләтеп җибәрәбез, яңа мәгълүмат алабыз, рухи яктан байыйбыз.

4. Ашарга әзерлибез. “Запас”ка җыеп куйган карабодайны тартып чыгару өчен менә дигән вакыт! Шул ук карабодайны гына да әллә ничә төрле итеп пешереп була бит! Ә инде карабодайны ашап туйганнан соң яңа төрле ризык пешерү рецептларына тотынырга мөмкин. Файдасы: иҗади мөмкинлекләр үсә, Инстаграмга куярга фото төшерегә мөмкин (йоклап кына ята, дип уйламасыннар!) һәм әлбәттә инде ашарга ризык була!

5. Өйне җыештырабыз (өй юабыз, дип тә укырга мөмкин). Кыш буе җыелган тузаннан котылу, кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен менә дигән мөмкинлек бит бу! Файдасы: беренчедән, өй җыештыру тынычландыра, икенчедән, өй җыештыргач, өй җыештырыла (м-мантыйк), өченчедән, эшеңнең нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Карантин вакытындагы иң шәп плюсы: өй җыештыргач, зыянлы микроблар, инфекцияләр, вируслар үлә!

6. Күптән карарга хыялланган фильмны карыйбыз. Төп шарт: ул кызыклы булудан тыш, файдалы да булсын. Документаль фильм булса, бигрәк тә яхшы. Файдасы: баш мие эшли (детектив булса, бигрәк тә), күңел рухи яктан байый, иҗади мөмкинлекләр үсә.

7. Телефон, компьютырны “җыештыру” өйне җыештыру кебек үк мөһим. Чөнки аларны безнең икенче өебез дип әйтергә буладыр. Андагы тәртипсезлек безнең тормышыбызга да тәэсир итми калмый. Әйдә, тәртип урнаштырыйк. Файдасы: телефонда яңа видео, фото, кушымталар өчен урын барлыкка килә, күңел тынычланып кала, телефон тизрәк эшли башлый.

8. Берәр Интернет-курс үтәбез. Ул сәламәтлеккә, гаиләгә, дингә, стильгә һ.б бәйле булырга мөмкин. Иң мөһиме – үзегез өчен файдалы һәм кызыклы булсын. Курсларның түләүлеләре дә, бушлай булганнарын да табып алырга мөмкин. Файдасы: яңа белемнәр, яңа күнекмәләр алабыз.

9. Ял итәбез.  Һәркем өчен ял итү төрле була ала: кемдер телевизор карап, кемдер китап укып, кемдер оекбаш бәйләп, ә  кемдер йоклап яки музыка тыңлап ял итә. Бөтенләй берни эшләми генә ял итүчеләр дә бар. Монысы бигрәк тә шәп. Телфонны бер читкә алып куябыз, тәрәзә каршына килеп басабыз һәм тирә-юньне күзәтәбез... Файдасы: вакытында ял итә белү бик кирәкле нәрсә. Көненә 5-10 минут кына булса да берни дә эшләмичә ял итеп алу башны “җилләтә”, яңа эшләргә илһамландыра.

10. Көндәлек алып барабыз. Аны Инстаграм, Вконтакте кебек социаль челтәрләрдә дә, кәгазь блокнот-дәфтәрдә дә алып барырга була. Карантин вакытында ниләр белән шөгыльләнүгезне, нәрсәләргә өйрәнүегезне, уй-фикерләрегезне, нәтиҗәләрегезне язып барыгыз. Файдасы: эшнең нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәтлек бирә, язу иҗади мөмкинлекләрне үстерә, баш миен тәртипкә китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев