Логотип Идель
Бу – тема!

«КАНЫМ ЖӘЛ ТҮГЕЛ СИҢА...» – ДОНОРЛАР КӨНЕ

Алым жәл түгел сиңа,

Гөлем жәл түгел сиңа,

Алым түгел, гөлем түгел,

Каным жәл түгел сиңа

Безгә калса, бу кешеләргә әлеге юлларны үзләренә гимн итеп алырга мөмкин булыр иде. Юк-юк, без бүген бернинди мистик вакыйгалар һәм вампирлар турында сөйләшмибез. Сүзебез кешеләргә гомерләрен озынайтырга ярдәм итүчеләр – донорлар турында булыр. Өстәвенә, бүген аларның бәйрәме!

2007 елдан бирле 20нче апрель Россиядә Донор көне буларак билгеләп үтелә. Илебездә ел саен 1,5 миллион кеше кан салуга мохтаҗ. Әлеге бәйрәм, беренче чиратта, донорларның үзләренә багышланган. Алар хәтта күреп тә белмәгән кешеләрнең гомерен саклап калу өчен үзләреннән зур өлеш кертә бит.

Ә инде бу көннең барлыкка килүенә 1832 елның 20нче апрелендә булган бер вакыйга сәбәпче. Петербургның яшь акушеры Андрей Вольф бала тапкан вакыттта күп кан югалткан хатын-кызга аның иренең канын сала. Россиядә беренче тапкыр башкарылган әлеге эш уңышлы уза: хатын-кыз исән кала.

Ул еллардан соң күп сулар аккан. Бүгенге көндә исә донорлар саны бик күп. Сүз уңаеннан, үз гомерендә 40 тапкыр кан бирүчеләр мактаулы (почетный) донор исеменә тәкъдим ителә. “Мактаулы донор” дигән күкрәк тамгасыннан кала аларга ел саен өстәмә ял, чиратсыз медицина ярдәме алу мөмкинлеге һәм шифаханәләргә юлламалар бирелә.

Һәм, әлбәттә инде, донорларның үзләре белән дә сөйләшмичә булдыра алмадык. Беренче тапкыр кан тапшырган көннәрен хәтерлиме алар? Ничек үткән ул? Нык курыкканнармы? Хәзер беләбез!

Илдар Каюмов, 24 яшь:

– Беренче тапкыр канны 2012 елда тапшырдым. Ул вакытта башым еш авырта иде. Кан биреп карарга киңәш иттеләр. Башкаларга ярдәм итү теләге дә зур иде.

Университет янына махсус җиһазландырылган йөк машинасы килеп туктады. Дус егет белән бергәләп кан бирергә карар кылдык. Башта ниндидер курку хисе бар иде. Мин керер алдыннан гына бер егет аңын югалтып егылды. “Минем белән дә шулай булмасмы?” дип борчылдым. Әмма барысы да яхшы узды.



Хәл китмәсен өчен һәркемгә чәй эчертәләр, ахырдан бераз утырып торырга кирәк. Аннан соң гына чыгарга мөмкин. Икенче көнне укудан азат итә торган белешмә дә тоттырдылар. Анысына бигрәк тә нык шатландык)

Кан тапшыргач, җиңеллек тойдым. Студент елларында шулай 5-6 тапкыр кан бирдем.

 

Ләйсән Зарипова, 22 яшь:

– Беренче тапкыр канны 2 курста тапшырдым. Деканат янындагы тактада белдерүне күреп алдым да, икенче көнне паспортымны алып киттем.  Ишекне ачып җибәргән идем, андагы халыкның күплеге! Сабантуй диярсең!

Бер апа нинди документларны ничек тутырырга һәм кая барырга, нишләргә икәнлеген аңлатты.

Кан бирер алдыннан шикәрле чәй һәм печенье бирделәр. Иртән ашарга да өлгермәгән идем. “Бик әйбәт булды бу”, – дип чәйләп алдым да, кабинетка кердем. Анда махсус креслоларда дүрт кеше ята, йөзләре тыныч иде. Мине дә креслога яткырдылар, энәләрен әзерли башладылар. Мин куркам: йөрәгем дөп-дөп тибә. Шәфкать туташы тиз генә кан тамырын тапты да, энәсен тыгып та куйды. Үзем ятам, ә күзем энәдә.  Эчтән генә: "Ул шунды зуу-уу-уур..." –  дип уйлыйм.



30 минут шулай ятканнан сон янымдагы прибор чиелдап куйды. Шәфкать туташы шул вакыт эчендә берничә тапкыр яныма килеп хәлемне сорап китте. Ахырдан: "Син – молодец", – дип, энәләрне алды, кулны бинт белән житез генә бәйләп куйды.

Кан тапшырганнан соң җиңеллек тойдым. Ул кабинетта авыр хисләрне, бөтен начарлыкны калдырып чыккан кебек булдым.

Шул рәвешле инде 5 тапкыр донор булдым. Киләчәктә мактаулы донор исемен алу теләге зур! Үзем сау-сәламәт, ә җир йөзендә авыру кешеләр күп. Мин кемнеңдер гомерен саклап кала алам. Шулай булгач, нигә бүлешмәскә? Өстәвенә, үзем өчен дә файдасы бар. Минем, мәсәлән, баш авыртуларым кимеде. Гомумән, айга бер кан тапшыру – йөрәк авыруларына каршы яхшы профилактика.

 

Әлфия Сабирова, 53 яшь:

–  1985 елның кышында, миңа 20 яшь вакытта, үзем эшләгән заводның хастаханәсендә беренче тапкыр кан тапшырдым. Кан бирүчеләргә карата мөнәсәбәт бик җылы иде. Хәзер инде ел да үзебезнең районда тапшырам.

Әлеге процедура берничә этаптан тора: кан басымын, буй-авырлыкны үлчиләр, анализ алып канның составын тикшерәләр, аларның нәтиҗәсе яхшы булса, димәк, кан бирергә була дигән сүз. Үзем кан бирүнең зыянын күрмим. Кемнеңдер тормышын саклап калуга ярдәм итәм икән, шатланам гына. Кан тапшырган көнне бераз хәлсезлек булса да, кан алыштыру организм өчен файдалы.

Элегрәк, 80 нче елларда, донорларга ашау өчен талон бирәләр иде. Шулай ук ике көн ял да каралган. Ә хәзер ашау өчен акча бирәләр, ике көн ял да итәргә мөмкин.

Бүгенге көнгә барлыгы 33 тапкыр кан тапшырдым. Теләк кенә түгел, канның кирәк булуы да мөһим. Ихтыяҗ булса, алга таба да тапшырырмын, дип уйлыйм.




Донорлар турында кызыклы фактлар:



  1. Донор сүзе латинчадан (“donare”)  “бүләк итү” дип тәрҗемә ителә.

  2. Кан салынган кеше “реципиент” дип атала.

  3. Олы яшьтәге кешедә уртача 5,5 л кан бар. Донордан нибары 350-450 мл гына алына.

  4. Дөньядагы иң танылган донор гомере буена 624 тапкыр тапшырган. Нәтиҗәдә, 500 л кан биргән.

  5. Актив донорлар йөрәк-кан тамырлары авырулары белән сирәгрәк авырый. Юл һәлакәтләрендә кан югалтуны җиңелрәк кичерә.

  6. Донорлар кан тапшырмаучыларга караганда уртача 5 елга озаграк яши. Чөнки аларның каннары алышып тора.

  7. Бөтен дөньяда ел саен 85 млн нан артык кан тапшыру процедуралары үткәрелә.

  8. Җир шары халкының 10-15%ы донор була ала. Әмма чынлыкта кан тапшыручылар саны 10 тапкыр азрак.






Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев