Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛЛАРНЫ – ВЕРТОЛЕТ ЗАВОДЫНДА!

Язгы каникуллар ял иү өчен генә түгел, булачак һөнәр белән танышу өчен – менә дигән вакыт. Каникуллар дәвамында Казан вертолет заводында экскурсияләр узды. Гомумән алганда, бер атна эчендә Россиянең төрле шәһәрләреннән 150 укучы вертолет заводында булды.

Татарстан башкаласына тур белән килүче укучыларны Казан вертолет заводы белән таныштыру үзенә күрә бер традициягә әверелде. Хезмәт даны музеенда укучыларга илебезнең вертолет төзү предприятиеләренең иң зурларының берсе булган заводның нигез салынуы турында сөйләделәр. Егет-кызларны У-2 (По-2) самолеты аеруча кызыксындырды. Әлеге техника КВЗда Бөек Ватан сугышы вакытында чыгарылган, хәзер аның музеенда урнаштырылган. Шулай ук 1952 елдан бирле чыгарылган барлык вертолетлар турында да белделәр. Соңыннан яшьләр җыю цехында булды.

Шулай ук әлеге заводта “Интеллектуаль будильник” Бөтенроссия яшь уйлап табучылар слеты катнашучылары да экскурсиядә булды. 2016 елдан башлап аның катнашучылары заводка кунакка килә. Быел алар завод музее, монтаж-җыю цехында булды - аларга компьютерда сызылган вертолет сызымнарына кадәр күрсәткәннәр! Укучылар Ми-8/17, Ансат и Ми-38 вертолетларының ничек җитештерелгәнен күрде.




Вертолет заводы профориентация юнәлешендә инде күптәннән эш алып бара. 2014 елның сентябреннән Казанның 54нче мәктәбендә "вертолет" сыйныфы ачылды. 2015 ел ахырында КИТТУ-КАИда “вертолет төзелеш” кафедрасына нигез салынды.

2018 елда 1000 укучы заводта экскурсиядә булган. Казан вертолет заводы иницитивасы белән 2009 елдан Казанның 8нче гимназиясендә "вертолет" сыйныфы булдырылды. Аны тәмамлаучылар физика, математика фәннәрен тирәнтен өйрәнә, аларның техник вузларга, шул исәптән авиация профилендәгеләренә дә, керү мөмкинлеге арта.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Фото: Казан вертолет заводының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев