Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛЛАРДА БОЛГАРГА БАРЫРГА! /фото/

Җәйге каникулларга да санаулы гына вакыт калып бара. Ә, димәк, сәяхәтләрне алдан планлаштырыр чак та килеп җиткән дигән сүз. Кемдер чит илгә, чит төбәкләргә барып сәяхәт итә. Тик үзебездә – Татарстаныбызда да матур, әле син күрергә өлгермәгән урыннар җитәрлек.

Без сине Татарстандагы тарихи, кызыклы урыннар буенча сәяхөт итәргә чакырабыз. Беренче тукталышыбыз – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы.

Туристлар сезоны 1 майдан ачыла!


1 май Болгарда туристлык сезоны ачыла. Димәк, бу урынга язның соңгы ае башлануы белән барырга мөмкин. Алмагачлар шау-гөр килеп чәчәк атканда, гөлләр хуш ис таратканда, изге жирләр белән танышу тагын да рәхәт.

Быел туристларны "Кунакчыл Болгар" дигән программа белән каршы алалар. “Туристлар иң күп килә торган вакыт – июнь, июль, август. Гомумән, майдан башлап октябрьгә кадәр халык монда агылуын туктатмый. Берьюлы берничә төркем туристларны кабул итәбез. Хәтта бер үк вакытта 28 (!) төркем туристны да каршы алып, озатып йөргәнебез бар”, – дип сөйләде безгә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы методисты Люция Абдрахманова.



Болгар белән танышырга - 3 көн кирәк


Былтыр бу территориядә килүчеләр өчен туристлык-мәгълүмати үзәк тө ачылган. Биредө барысы да электронлаштырыла. Килгән туристларга да электрон билетлар сатыла, кунаклар санын да компьютер гына саный.

2016 елда Болгар жирлегендә 472 мең турист булып өлгергән. Ел саен туристларның саны 30 процентка арта. Быел теплоход круизлары да булачак. Димәк, монда автомобильләр ярдөмендө генө түгел, су транспорты белән дә килеп булачак дигән сүз бу.

Әлбәттә, Болгардагы музейларны йөреп чыгар, истәлекле урыннар белән танышу өчен берничә сәгать кенә җитми. Экскурсия уздыручылар моның өчен 3 көн кирәк, дип саный.

Ренат Ваһапов, музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире:

– Болгар цивилизациясе музеенда балалар өчен төрле программалар уздырыла. Биредә без интерактив дөреслөр үткәрәбез. Мисал өчен, хужалык календарендагы татар милли бәйрәмнәре турында уен формасында сөйлибез. Сез Нардуган турында беләсезме? Күп кенә балалар аны беренче тапкыр ишетә. Сабантуй бәйрәменең килеп чыгышы турында да кайбер балалар моңарчы белмәгән була. Шулай ук биредәге мастер-классларда урта гасыр технологиясе буенча кара (язу әсбабы), буялар ясарга өйрәтәбез. Монда барысы да тормыштагы кебек, чын-чынлап!







Биредәге музейлар белән танышкач, борынгы бабаларыбызның никадәр зирәк булганына шаккатасың! Мил өчен, Табиб йортына керсәң, 13-14 гасырда фән, медицинаның ни дәрәҗәдә алга киткәнен күрәбез. Чүлмәкче йортында әле һаман да эш дәвам итә. Монда белгечләр кызыл балчыктан төрле формадагы чүлмәкләр ясыйлар. Алхимия өчен савытларны, беренчеләрдән булып, нәкъ менә Болгар җирлегендә ясый башлыйлар.

Гомумән алганда, Болгар җирлегендәге һәрбер урынның, һәр музейның үзенең кызыклы тарихы бар. Биредә һәр милләт үзенә якын булган элементны таба ала.

Болгарда нинди истәлекле урыннар белән танышырга мөмкин?


​ Болгар цивилизациясе музее



​ Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүгә багышланган истәлек билгесе



​ «Табиб йорты» музее



​ Успение чиркәве музее



​ Габдрахман коесы

​ Төрек-татар язуы музее

​ Ак мәчет



​ Җәмигъ мәчете

​ Көньяк мавзолей

​ Төньяк мавзолей

​ Хан сарае

​ Көньяк палата



​ Кече манара һәм Хан төрбәсе

​ Ак пулат

​ Кара пулат

​ Кече шәһәрчек

​ Чүлмәкче мичләре


Болгарга Америкадан кадәр киләләр!


Болгар туристларын иң җәлеп итә торган объект Ак мәчеттер, мөгаен. Биредә биш вакыт намаз укыла. Шушы жирлектә яшәүчеләр белән бергә туристлар да укый. Аның бусагасын атлап кергәч, күңелгә рәхәт булып китә. Мәчетнең диварлары ак мәрмәрдән ясалган. Ләкин ул Казан мәчетләре кебек ялтырый торган түгел, киресенчә, ялтырамый торан мәрмәр.

Болгарны күрергә Татарстан халкы гына килә, дип уйласаң, ялгышасың, дустым. Ни өчен дигәндә, бирегә Чабаксар (Чуашия), Түбән Новгород, Волгоград, Мәскәү шәһәрләреннән киләләр. Америка, Кытай, Финляндия, Төркиядән кадәр дә туристларын да күреп була биредә. Алар шушындый мәһабәт биналарны күреп шаккатып кайтып китәләр икән. Чит ил туристларын 13-14нче гасырга караган архитектура таң калдыра икән ләбаса! Болгарның бай тарихлы, мәдәнияте булуына, Истәлекле билгедәге Коръән китабына, Ак мәчеткә шаккаталар.



Башка төбәк, чит ил кешеләре Болгар белән танышканда, син бу жирлекне үзеңнең биш бармагың кебек белергә тиешсең. Йоклап ятма. Сәфәргә әзерлән!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="15089,15090,15091,15092,15093,15094,15095,15096,15097,15098,15099,15100,15101,15102,15103,15104,15105,15106,15107,15108,15109,15110"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев