Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛЛАР: ЯЛЫҢ ЯЛ БУЛСЫН ДИСӘҢ...

26 март - 3 апрель көннәре укучылар өчен бик татлы булачак: бу бит - язгы каникуллар! Ниһаять, 3нче чирек тәмамланды! Ниһаять, яз килә. Ә язгы каникулларда өйдә утыру килешеп бетмәс - барлык мөмкинлекләрдән файдаланып кал. Кайда, кайчан, нәрсә буласын "Ялкын" махсус белеште.

- Без укучыларны конкурс-фестивальләрдә катнашырга, күргәзмә, театрларга чакырабыз. Инде бүген үк "Костер" үзәгендә "Замечательный вожатый" конкурсы башланып китте. Иртәгә Балык Бистәсендә гадәти авиамодельләр ясау буенча республика финалы уза. Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесен, педагог-оештыручысын, педагог-психологын да иртәгә билгеләчәкләр, - ди Татарстан Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима.

Балаларның ялын оештыруга елына 1 миллиард 400 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу акчалар укучылар каникул көннәрендә дә мәктәпләрдә түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыруга да тотыла.

Мәктәпләр язгы каникулларда да ишекләрен япмый - өстәмә белем бирүче түгәрәкләр эшләрен дәвам итәчәк. 4 муниципаль берәмлектә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Алар арасында Казан шәһәре, Теләче районы да бар.




Язгы каникулда Татарстанда узачак чаралар:


- инглиз телендә җырлаучы укучыларның "Talents" республика фестивале;

- укучылар спартакиадасы: Тәтеш, Мамадыш, Арча һәм Түбән Кама районнарында 10 спорт төре буенча ярышлар;

- 26 март - 1 апрельдә Галләмов исемендәге махсус мәктәп укучыларының "Берсут" лагеренда ялы;

- 9 мартта Саба районының Лесхоз урта мәктәбендә сәламәтлеге чикле булган укучылар катнашында ярышлар;

- 29-31 мартта наркотикларга каршы "SaMоSтоятельные дети" республика проектының профиль сменасы;

- 30-31 мартта "ГТО всей семьей" кышкы фестивале (биредә иң спорт сөючән гаиләләрне атаячаклар);

- "Россия - моя история" дигән тарихи күргәзмәгә (керү - бушлай, дүшәмбе - ял, калган һәр көнне 11.00,13.00, 15.00, 17.00дә 100 кешелек төркем белән кертәләр);

- "Президент спорт уеннары" (бөтенроссия спорт уеннарының республика этабында җиңгәннәр көз көне "Орленок"ка барачак).



Кем ял итә, кем - юк?


Кемгәдер ял, ә кемгәдер һаман уку булачак язгы каникуллар. Чөнки шушы арада БДИны алдан тапшыручылар сынау узачак: 26 мартта - тарих һәм химия, 28 март - чит телләр (сөйләм теле), 30 мартта - математика буенча.

Шулай ук 9, 11 сыйныфларда укучылар ТДИ һәм БДИ буенча сынау (пробный) имтиханнарын тапшыра ала. Беренче чиратта, бу үзеңне психологик яктан тикшерү булуын әйтә Лариса Сулима.

Татарстанның 12 балалар лагерында 17 смена узачак. Алар төрле юнәлешләр буенча үткәреләчәк. Аларга юллама алыр өчен һәр әти-әни "Лето" республика үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Язгы ялларда лагерьларда барлыгы 1700 укучы ял итә алачак.

Кайбер категория  укучылар лагерьларга һәм шифаханәләргә бушлай бара ала. Аларга:

- авыр тормыш ситуациясендә калган;

- хроник авырулары булган;

- дәвалануга мохтаҗ булган;

- күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнгән;

- әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә алынган гаиләдә тәрбияләнүчеләр керә.

Бу мәгълүмат турында тулырак белер өчен "Лето" республика үзәге сайтына керергә кирәк.

Ә Кырымдагы "Артек" лагеренда ял итәр өчен, артек.дети сайты аша теркәлергә кирәк (телефоны: 222-81-70).

Кара диңгез яры буенда ял итәргә теләүчеләр булса, "Чернономорец" үзәгенә мөрәҗәгать итегез.

Җәйге яллар буенча да кайнар линия эшли - 8(843) 293-121

Язгы каникулларда музей, күргәзмәләр дә махсус программа әзерли. Милли музей, Казан Кремле, Зөя, Болгар, Алабуга музей-тыюлыкларында күргәзмәләр карарга, мастер-классларда  катнашып була.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертларга абонементлар тәкъдим итә. "Әкият" курчак театры, Яр Чаллы дәүләт курчак театры да спектакльләр белән шатландырачак. Язгы каникулда Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры, Г.Камал, Качалов исемендәге театрлары, Яр Чаллы, Минзәлә дәүләт театрлары, Опера һәм балет театрлары сәхнәләрендә дә укучылар өчен спектакльләр куелачак. Барлык чараларга да "Мәдәни көндәлек" белән килергә кирәк.

4нче чиреккә дә планнар зурдан. Җирләр кипкәч, укучылар яр буйларын, урманнарны, шулай ук ветераннарның ташландык каберлекләрен чистартачаклар. Ветераннар, ярдәмгә мохтаҗ булган олыларга да волонтерлар командалары ярдәм итәчәк.

Шунысы кызык: әгәр элек әти-әниләр балаларының язгы каникулын үзләре планлаштыра торган булса, хәзер балалар моны үзләре хәл итә икән. Мисал өчен, күп кенә укучылар "Артек", "Орленок", "Сириус" үзәкләренә портфолио, анкеталарны үзләре тутырып җибәрәләр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев