Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛЛАР – АКЧА ЭШЛӘР ӨЧЕН! (ИНСТРУКЦИЯ)

Җәйге каникуллар тәмамланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Әлеге язма исә инде ял итеп туйган яшүсмерләр, яшьләр колагына булачак. Вакытны бушка уздырмыйбыз - эшкә урнашабыз.

Ләкин яхшы эшне бит әле табарга кирәк. Ә ул, мин сиңа әйтим, яхшы егет яки кыз кебек юлда ятмый.  Шуңа да «Ялкын»нан – сиңа махсус инструкция.

Ничә яшьтән эшкә урнашырга ярый?


– 14 яшьтән. Тик моның өчен әтисе яки әнисенең һәм опека органнарының язма рәвештәге  ризалыгы булырга тиеш. Әгәр 14 яшьлек бала укый икән, ул эшкә укудан бушаган арада гына бара ала. Әгәр 15 яшьтән кечерәк булган яшүсмернең хезмәт килешүен тутыруга әтисе яки әнисе каршы чыга икән, бу очракта баланың һәм опека органының фикере исәпкә алыначак.
– 16 яшьлекләр хезмәт турындагы килешүгә мөстәкыйль рәвештә кул куя ала.

Хезмәт биржасындагы белгечлекләр

14-16  яшьлекләргә:

– ремонт эшләрендә, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүдә ярдәм итү;
– авыл хуҗалыгы культураларын утырту, чүп утау, үстерү, уңыш җыю.

16-18 яшьлекләргә:

– предприятиедә ярдәмче эшен башкару;
– мәктәп яны лагеренда әйдаман, ял һәм спорт мәйданчыкларында эшләү.

Эш вакыты

18 яше тулмаганнар көн һәм атна дәвамында кыскартылган эш сәгате буенча эшли.

Россиянең Хезмәт кодексы буенча:

16 яше тулмаганнарның эш вакыты – атнасына 24 сәгать. 
16-18 яшьлекләрнең эш вакыты – атнасына 35 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Әгәр 14-18 яшьлекләр уку елы дәвамында эшләсә: 16 яшькә кадәргеләр – атнасына, 16-18 яшьлекләр атнасына 17,5 сәгать эшләргә тиеш.

Көнлек эш/смена сәгате:

14-15 яшьлекләргә – 4 сәгатьтән
15-16 яшьлекләргә – 5 сәгатьтән
16-18 яшьлекләргә 7 сәгатьтән артмаска тиеш.
Укыган вакытта эшләүчеләргә:
14-16 яшьлекләргә – 2,5 сәгатьтән
16-18 яшьлекләргә 4 сәгатьтән артмаска тиеш.

Хезмәт хакы

Яшүсмергә эшләгән эшенә яки вакытка карап түләнә. Тулы хезмәт көне шартлары буенча минималь хезмәт хакы 12 130 сум (бюджет оешмалары), 14 000 сум (шәхси оешмалар) булырга тиеш.

Әгәр эш башыннан түләнә торган хезмәт булса (сдельная), башкарылган эш күләме буенча, вакытына карап түләнә торган эш булса, эшләгән вакытына пропорциональ рәвештә түләнә. Шулай ук хуҗа кеше өстәмә рәвештә дә түли ала. Монысы хуҗаның акчасы һәм теләгенә карап.

Кайда, кайчан эшләргә ярамый?

– җир асты
– зарарлы һәм куркыныч урын
– психика һәм сәламәтлек өчен куркыныч (эротик эчтәлекле материаллар, наркотиклар, алкоголь, тәмәке, уен бизнесы һ.б.) эшләрдә
– дини оешмалар
– вахта хезмәте
– ведомство сагы
– йөк ташу
– суднолар төзү, агрегатлар ремонтлау
– гражданнар хезмәте
– коткаручылык
– хоспис
– СПИДка каршы көрәш үзәге
– эш сәгате тәмамлангач, төнлә, төнге смена, ял көннәрендә, бәйрәм көннәрендә

Кая мөрәҗәгать итәргә?

– үз мәктәбеңә, техникумыңа (җәй көне кайбер уку йортларында яшүсмерләр өчен эш ставкасы була);
– райондагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә;
– хезмәт отрядлары үзәгенә (14 яшьлек яшүсмерләр Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Зәй районнары, Яр Чаллы яки Казандагы (Г.Тукай ур., 58нче йорт, 311-312нче офислар. Телефон номеры: 8 (843) 231-82-27) Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәгенә мөрәҗәгать итә ала).

Нинди документлар кирәк?

1. Опека һәм тәрбиягә алу бүлегеннән рөхсәт кәгазе (законлы вәкил һәм бала гаризасы) (14 яшьлек яшүсмергә). Тәрбиягә алынган гаиләдәге бала өчен опекага урнаштыру турындагы карар күчермәсе.
2. Паспорт – төп һәм прописка битләренең 2 күчермәсе.
3.Медицина  белешмәсе – төп нөсхәсе (табибның имзасы белән).
4. Уку вакытында эшкә урнашсаң, уку йортыннан белешмә (директор яки директор урынбасары имзасы белән).
5. Банк картасы.
6. СНИЛС.
7. ИНН.
8. Эш эзләгәндә ярдәм хезмәтен күрсәтү турында гариза (халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә языла).
9. Эшкә урнашу өчен юллама (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бирә).
10. Эш кенәгәсе (эш белән тәэмин итүче башлый).
11. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

P.S. Яшүсмернең эш сменасы 6.00дән иртәрәк башланырга, 22.00дән дә соң тәмамланырга тиеш түгел. «Хезмәт командировкаларына җибәрергә ярамый. Искәрмә – ММЧ, кинематография, теар һәм концерт оешмалары, цирк һәм әсәрләр башкаручылар кебек иҗади һөнәр ияләрен, профессиональ спортчыларны хезмәт командировкасына җибәрергә, төнлә, ял, бәйрәм көннәрендә эшләтергә ярый», – диелә Хезмәт кодексында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев