Логотип Идель
Бу – тема!

КАН ТӨРКЕМЕҢНЕ БЕЛӘСЕҢМЕ?

Кан төркемнәре, резус-фактор турында мәктәптә тирәнтен өйрәтмиләр. Бала туган вакытта әйтсәләр дә, бу мәгълүмат еллар узу белән онытылырга мөмкин. «Ялкын» шушы уңайдан ликбез үткәрергә булды. Республика клиник хастаханәсенең кан агызу (переливание) бүлеге мөдире Раушания Мансур кызы Хәйруллина белән аралашып, аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

Ничә кан төркеме бар, һәм алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

  •  4 кан төркеме бар, алар үзләренең антиген составы белән аерыла.

I кан төркеме составында – антиген 0, биредә антигеннар юк. Ул универсаль дип атала. Бу кан төркеменә ия булучыларга башка төркемгә караган канны салырга ярамый. II, III, IV кан төркеменә ия кешеләр яшәү белән үлем арасында калган очракта, аларга I төркемгә караган канны салырга мөмкин.

II кан төркеме составында А антигены бар.

III кан төркеме составында В антигены бар.

IV кан төркеме составында A һәм В антигены бар. Анда ике антиген булганга күрә, ул универсаль реципиент дип атала. Мондый кеше яшәү белән үлем арасында калган очракта, аңа I, II, III төркемдәге канны салырга мөмкин.

Нәрсә соң ул антиген?

  •  Гади тел белән әйткәндә, антиген канның үзенә генә хас сыйфаты. Кан кызыл (эритроцитлар) һәм сары өлештән (плазма) тора. Эритроцитлар составында антиген булса, плазмада антигеннар юк, анда бары тик антитәнчекләр генә була. Антигеннарны бер-берсе белән бутарга ярамый, чөнки бу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Кан әзерләгәндә, ул эритроцитлар һәм плазмага бүленә. Кешегә канның кайсы өлеше кирәк, шунысы салына. Мисал өчен, гемоглобины түбән булган очракта аңа эритроцитлар кирәк. Чөнки алар әгъзаларга кислородны илтеп җиткерә. Канның оешу сәләте (свёртываемость) какшаган булса, ул вакытта плазма салу зарур.

Кан төркемнәренә карап, төрле ризыклар ашарга кирәклеге турындагы сүзләр дәлилләнмәгән. Кеше нәрсә ярата, организмы нәрсәне кабул итә, шуны ашарга тиеш. Ничәнче кан төркеме генә булмасын, ул организмга, чирләргә бернинди йогынты ясамый.

Нәрсә ул резус-фактор?

  •  Резус-фактор резус системасына кергән антиген. Кан, А һәм В антигеннарына карап, төркемнәргә бүленсә, резус системасы Д антигены булу яки булмавына карап, кан уңай һәм тискәрегә бүленә. Ул антиген Д хәрефе белән билгеләнә. Әгәр канда Д антигены булса, ул – уңай резуслы (+), булмаса, ул тискәре резуслы (–) була.

Нәрсәгә тәэсир итә?

Кыз кешенең резус-факторы тискәре булса, бу бала тапканда тәэсир итә. Әгәр әни кешенең резус-факторы – «–» (тискәре), карынындагы баланыкы «+» булса, бу резус-конфликт дип атала. Әни кешенең резус-факторы «–» булып, әтинеке «+» булса, антигенга антитәнчекләр эшләп чыгарылып, балада ГБН (яңа туган сабыйларның гематолик чире) булырга (яки булмаска да) мөмкин. Бу антигенның никадәр көчле булуына бәйле. Бу вакытта баланың эритроцитлары таркала. Мондый очракта балага, тууга ук, тискәре резуслы кан салына, шуннан соң барысы да җайлана. Әгәр УЗИ тикшеренүе карындагы баланың гемоглобинын түбән күрсәтсә, хәзер, яңа методика буенча, ана карынындагы балага да тискәре кан салына. Шул рәвешле, бу 38-40 атнага кадәр, бала карында өлгергәнче, аңа исән калырга ярдәм итә. Әгәр әнинеке дә, әтинеке дә «–» булса, андый ситуация булмый.

Резус-фактор уңай булса, аңа«+» һәм «–» резуслы кан сала алалар. Ә «–» булса, бары тик «–» резуслы кан гына салырга ярый.

Кан төркемеңне ничек белергә?

  •  Моның өчен, Кан бирү хезмәтенә яки Республика кан үзәгенә барып, кан тапшырырга кирәк. 18 яшең тулган булса, донор буларак башкаларга ярдәм итәргә мөмкин, бер уңайдан кан төркемеңне һәм резус-факторыңны бушлай белә алачаксың. Әгәр сиңа әле 18 яшь тулмаган икән, бу очракта теләсә кайсы түләүле лабораториядә махсус анализ тапшырырга мөмкин. Бәясе якынча 600 сум.

Кан төркемеңне белү ни өчен мөһим?

  •  Юл-транспорт һәлакәте аркасында һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган, кеше күп кан югалткан очракта кан салырга кирәк була. Әгәр Республика кан үзәге яки Кан бирү хезмәтендә (Казан, Әлмәт, Түбән Кама) донор буларак кан тапшырсаң, моны паспортыңа да теркәп куялар.

Кан төркемеңне, резусыңны белү тиз арада кан салырга кирәк булган вакытта бик мөһим.

Донор булу

  •  Яшүсмерләрне кечкенәдән үк игелекле гамәлләр кылырга өйрәтү мөһим. Кан тапшыру мәрхәмәтлелеккә илтә торган иң кыска юл. Кан биреп, син кемнеңдер гомерен коткарып кала аласың. 18 яшьтән башлап донор булырга мөмкин. Моның өчен кичтән майлы, борычлы, тозлы, ысланган ризыкларны ашамаска, иртән коры печенье яки сохари белән каты чәй йә булмаса баллы каһвә эчәргә кирәк, суда пешерелгән ботка ашарга ярый. Йокыңны яхшылап туйдырырга, паспортыңны алырга онытма. Кан тапшырганнан соң, ашау өчен компенсация дә түләнелә (күләме якынча 660 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев