Логотип Идель
Бу – тема!

КАМАЛ ТЕАТРЫНА ЭКСКУРСИЯ: СЕЗ МОҢАРЧЫ БЕЛМӘГӘН 6 ФАКТ

25 июнь көнне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театрында журналистлар һәм блогерлар белән махсус очрашу оештырды. Чара барышында нинди мөһим мәсьәләләр күтәрелде? Камал театрында ниниди үзгәрешләр көтелә? Тулырак безнең язмада.

Камал театрында  гадәти матбугат конференциясе җанлы әңгәмә форматында узды. Очрашу барышында төрле сораулар күтәрелде: журналист һәм блогерларны коронавирус китергән үзгәрешләрдән башлап, Камал театрындагы  ремонтка кадәр кызыксындырды.

Төзекләндерү белән бәйле сорауларның иң мөһиме театрның тышкы ягына бәйле иде. Башкалабыз символларының берсе булып торган Камал театрының бинасында тышкы үзгәрешләр булачакмы? Бинаның милли йөзе үзгәрәчәкме?

– Реконструкция театр өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. Бүгенге көндә архитекторлар белән концепция ясыйбыз. Беренче чиратта, театрның йөзен сакларга кирәк», — диде Ирада Әюпова.

Камал театры директоры Илфир Якупов та әлеге әңгәмәгә кушылды.

– Бинаны киңәйтү, тамашачылар өчен күбрәк урыннар, парковка булдыру — барысы да каралачак һәм планда бар. Әлбәттә, театрны бозарга ярамый. Иң катлаулысы — Казан үзәгендәге бинаны бозмыйча, аңа яңа мөмкинлекләр өстәү», — диде ул.

Ремонттан соң театр бинасы эчендә шактый үзгәрешләр көтелә. Мәсәлән, җитештерү цехында декорацияләрне бер урыннан икенче урынга күчерү өчен  махсус урында йөк лифты булдырылачак . Шулай ук, артистлар өчен гримеркаларны зурайту, ремонт ясау көтелә. Тамашачылар өчен иң көткән үзгәреш исә, мөгаен, Кабан күленә чыга торган кафе ачылу белән бәйле булачактыр.

Шулай ук журналистларга театр буенча уникаль экскурсия үткәрелде. Костюмнар саклау, декорацияләр ясау бүлмәләре, театрның серле коридорлары, актерларның репетиция ясау мизгелләре – боларның барысын да килгән кунаклар үз күзләре белән күрә алдылар.

Театрның кайбер серләрен сезгә дә сөйлибез:

– театрларда костюмнарны махсус цехларда тегәләр һәм аларның сыйфаты, актерга туры килүе спекталь әзерләгәндә зур роль уйный;

– костюмнарны махсус бүлмәдә саклыйлар, аларны көя күбәләге бозмасын өчен махсус дезинфекция үткәрелә. Һава алмашу да бик мөһим. Шуңа күрә монда ишекләр ике якта да урнашкан, алар гел ачык тора;

– спектакль уйналудан туктаса, костюмнарны ташламыйлар. Аларны театр институты яисә көллияте студентларына спектальләр өчен биреп торалар.  Әгәр дә костюм әле тегелеп бетмәсә, ә режисерга актерның образын күрергә кирәк булса, “алтын фондтан” шуңа охшаш костюмны алып торалар;

– Камал театрының гомуми биеклеге 9 катка тиң һәм каттан катка күчү өчен анда лифт та бар;

– спектакль алдыннан репетиция гадәттә 3 сәгать бара, ләкин премьералар алдыннан актерлар көн озын театрда булырга мөмкиннәр;

– бутафория цехы хезмәткәрләре социаль челтәрләр белән аеруча актив кулланалар, чөнки декорация ясаганда яңа техникаларны, лайфхакларны белү бик мөһим.

Ә экскурсиянең соңгы ноктасы  Камал театрының түбәсе булды. Моңарчы монда беркемнең дә менгәне булмаган. Әлеге искиткеч урыннан шәһәрнең үзәк урамнарына аеруча матур күренеш ачыла. Биредә Ирада Әюпова кунаклар белән үткән очрашу турында фикер алышып, алар белән саубуллашты.

Көн Камал театрының “визит карточкасы” булган “Зәңгәр шәл” спектаклен карау белән тәмәмланды.

 

Зилә Дәрҗеманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев