Логотип Идель
Бу – тема!

«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ»НА ЭЛӘГӘСЕҢ КИЛӘМЕ?

Яшь вакыттан ук түрә кәнәфиенә ирешү мөмкин хәлме? “Кадрлар резервы” проектында катнашканнарның күбесе бу сорауга “әйе” дип җавап бирер. Чөнки нәкъ менә әлеге конкурс түрә булып, зур урыннарда эшләүгә юл ача да инде. Әгәр синең дә мондый теләгең бар икән, димәк, син, һичшиксез, “Кадрлар резервы”ның яңа сезонында үзеңне сынап карарга тиеш.

“Кадрлар резервы” проектының X сезонында катнашыр өчен гаризаны 17нче февральгә кадәр rezervrt.ru сайтында тутырырга кирәк. Претендентларны мотивация, тәҗрибәсе, эшлекле сыйфатларын, ирешкән уңышларын тикшереп, сайлап алачаклар. Шуннан соң гына проектта катнашучылар билгеле була.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

 - “Кадрлар резервы”ның төп максатчы – яшьләрнең максатларын чынга ашыру өчен шартлар булдыру. Ул – дәүләт хезмәтендә эшләргә теләгәннәр өчен социаль лифт. Әгәр профессия буенча белемнәрне – hard-skillsны – мәктәп һәм вузларда алсалар, “Кадрлар резервы”нда идарә итәргә булыша торган компетенцияләрен –soft skillsны үстерә алалар. Проектның катнашучылар өчен дә, эш белән тәэмин итүчеләр өчен чын мәгънәсендә файдалы булуын телибез.

Бу юлы проектның белем бирү программасы гадәттәгечә килеп һәм читтән торып катнашу этабында узачак. Быел ул “Дәүләт һәм муниципаль идарә”, “Коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү һәм эре проектлар белән идарә итү” модульләренә бүленә. Белем бирүнең һәр модуле Татарстандагы дәүләт һәм бизнес оешмаларының таләпләре буенча төзелгән.

Проект дәвамында яшьләр үз проектларын уйлап табып, аларны тормышка ашырачак. “Резерв”чылар белән Россия, Татарстан экспертлары аралашачак, ике тренер аларның остазына әвереләчәк. Cезон ахырында проектта катнашучыларның шорт-листы төзелә,  проект дирекциясе алга таба, шушы яшьләрне төрле министрлык, ведомство һәм башка органнарга эшкә урнашканда,  ярдәм итәчәк.
Белешмә:

“Кадрлар резервы” проекты 2009 елдан эшләп килә. Ул – Татарстан яшьләр сәясәтенең Россия дәрәҗәсендә танылган бренд проекты. Шушы вакыт эчендә анда 12 мең кеше катнашкан. Проектта 1940 кеше белем алган, аларның 200е – Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, 260ы предприятиеләргә эшә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев