Логотип Идель
Бу – тема!

"КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ" ӨЙ ЭШЕН ЭШЛИ

Республикакүләм “Кадрлар резервы” проекты инде үз эшен 2009 елдан бирле алып бара. Анда Татарстан Республикасы буенча җәмәгать эшләрендә актив булган 16 яшьтән алып 30 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Алар өч этаптан торган сайлап алу турларында катнаша. Бүгенге көндә проект катнашучылары өйгә бирелгән эшләрен үти. Бүген "Ялкын" сине шуларның кайберләре белән таныштырып үтә.




“Кадрлар резервы” проекты социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлек өчен яшь лидерларны сайлап алу, өйрәтү буенча республикада алып барыла торган киңкүләм эшнең бер өлешенә әверелде. Ул 200дән артык кешегә тормышта үз урынын табарга юллама биргән, алар проектта катнашу нәтиҗәләре буенча үзләренең карьера хыялына якынлашкан – Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә урнашкан. Проектны 8 ел тормышка ашыру дәвамында анда 12 000нән артык кеше катнашкан, 1940 кеше укытылган. Предприятиеләрдә 260 кеше эш урынын тапкан. Шушы 8 ел эчендә 60 проект гамәлгә ашырылган һәм 2320 дән артык социаль акция үткәрелгән, 240 интерактив-белем бирү чарасы уздырылган.



9 апрельдә «Сәламәт милләт» акциясе тәмамланды. Ул үз эшен 30 мартта башлаган иде. Әлеге чараны «Кадрлар резервы» проекты катнашучысы Дарья Зюрнина оештырды.



11 көн эчендә кыз үз командасы белән Казан паркларында, кеше күп йөри торган урыннарда тәмәке тартучыларны сайлау алдында калдырды. Тәмәкеңне тартып бетерергәме яки һава шарын кабартып, аны кечкенә балага бирергәме? Узып баручыларның күбесе икенче варианты сайлады. Тәмәке төпчеге җиргә ыргытылгач, ә шар бала кулына барып җиткәч, акциянең мәгънәсен аңлатканнар. «Ватанпәрвәрлек –ул үзеңнең эмоциональ һәм физик сәламәтлегең турында кайгырту». Чара нәкъ менә шушы шигарь белән уйланылган да инде.







Чараның төп максаты – начар гадәттән баш тартып, кешеләргә көн саен шатлык бүләк итү. Җитмәсә, табиблар да тартучыларга шар кабартырга тәкъдим итә икән. Бу шөгыль сулыш юлларына гимнастика булып тора, бронхларны киңәйтә, кәефне яхшырта.







"Республикакүләм “Кадрлар резервы” проекты инде 2009 елдан бирле башлап үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы буенча җәмәгать эшләрендә актив булган 16 яшьтән алып 30 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Ел саен декабрь азагында өч этаптан торган сайлап алу туры башлана. Бүгенге көндә катнашучылар өйгә бирелгән эшләрен үти, алар арасында мин дә бар. Өй эшләрнең берсе - акция уздыру.

9 апрель көнне Казанның 6нчы гимназиясендә “Минем хат” дип исемләнгән чара үткәрдем. Анда 200дән артык бала катнашты. СССР чорында Икенче Бөек Ватан сугышына багышлап төшерелгән кинолар турында укучылар белән әңгәмә оештырдык. Чара вакытында алар үзләрен актив күрсәтте, сорауларга җавап бирделәр, үзләре дә сораулар яудырдылар. Балаларның кызыксынап тыңлаулары һәм активлык булулары сөендерде. Димәк, алар үткәнебезгә карата битараф түгел, тарихыбыз белән кызыксына.

Акциянең иң үзенчәлекле өлеше ветераннарга хат язу булды. Алар үз хуҗаларын табар дип ышанып калабыз.









КФУның 4 курс студенты Рәзил Кәримуллин".




Дөньяда күп конфликтлар кешеләрнең төрле карашлары аркасында килеп чыга. Ә бит татулыкка ни җитә! Һәр кешенең индивидуаль булуын аңлау һәм моны кабул итә белү тыныч һәм имин яшәүнең ныклы гаранты.

Күп генә конфликтлар кешеләрнең төрле дин тотуы яки төрле милләт вәкилләре булуы аркасында чыга. Мондый очракта да иң мөһиме - нибары бу кеше синең шикеле үк булуын аңлау. Аның да дөньяга карашлары синеке сыман ук булырга мөмкин бит, дигән фикердә әлеге роликнын авторы - республикакүләм "Кадрлар резервы" проектынын катнашучысы Руслан Забабурин. Ә син бу турыда нәрсә уйлыйсын? Син үзеңә охшамаган кешеләрне кабул итәргә әзерме? Русланның эше - шушы темага.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев