Логотип Идель
Бу – тема!

КАДАК: БАСАРГАМЫ-ЮКМЫ?

Сәләм, минем нәни песиләрем! Язмамны шул рәвешле башлап җибәрергә булдым әле. Ошыймы? Миңа калса, бик матур яңгырый.

Кадаклар... Әйе,әйе, нәкъ шулай! Кемдер стресстан котылыр өчен көн саен кадакка баса, ә кемдер берничә практикадан соң психологик җәрәхәтләрен җиңә. Мин үзем бу методикага бик ышанып бетмим. Әмма шулай да, бу юнәлештә эшли торган тәҗрибәле кеше белән сөйләшеп карыйсым килде. Әйдәгез, башлыйк!

Виктория Зайкова, психолог, энергия практикасы белән эшләүче, Омск шәһәре:

Кадакта басып тору – көчле һәм тирән трансформация практикасы. Бу практиканың плюслары күп. Ул барлык дәрәҗәдәге борчылулардан котылуга юнәлдерелгән: физик (тән блокларын бетерә), психо-эмоциональ (җыелган эмоцияләрне һәм хисләрне чыгара, хәтта еллар буе тупланганнарын да), шулай ук безнең аңсыз катламдагы иске нәтиҗәсез программаларны һәм тискәре ышануларны бетерә.

Кадакта басып торганда якның «акупунктура» нокталарына тәэсир итү процессы тизрәк бара, шуңа күрә кадаклар тән аша психикага да йогынты ясый.

Мин үзем дә, кадак методикасы белән генә борчылудан котылып калдым. Даими практика миңа тынычлык хис итәргә, борчылу сәбәпләрен бетерергә булышты.

Минемчә, практиканың ике минусы бар. Беренчесе – аерым кешеләргә табиб күрсәтмәләре буенча кадакта басу ярамаска мөмкин. Аякларга җитди йогынты ясаганга күрә, бу практика безнең организм өчен стресс булып тора һәм шуңа күрә аны бар кеше дә куллана алмый.

Икенчесе – садху такталарын хәзер теләсә кемнең сатып алу мөмкинлеге бар. Практика тирән һәм җитди булганлыктан, эшне нәкъ менә тәҗрибәле юл күрсәтүче белән башлау мөһим. Кадакта басып тору кеше аңыннан тирән яшеренгән программаларны күтәрә. Янәшәдә боларның барысын да төзәтергә ярдәм итүче проводник булмаса, хәл начараерга һәм практикадан соң өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Шулай ук консультациясез сыйфатсыз такталар сатып алу куркынычы бар. Һәм монда инде үз-үзеңә өметсезлек кенә түгел, ә физик яктан зыян китерергә мөмкин.

Бу методика агрессия һәм үпкә хисләрен алып ташларга булыша. Күпләр кадакка баскач елый. Рәнҗү, үпкә – минем практикада иң еш очрый торган сорауларның берсе. Ата-ана рәнҗетүеннән башлап, дуслар, партнер белән мөнәсәбәтләрне тәмамлауга кадәр.

Анастасия, 20 яшь, Мәскәү шәһәре:

– Мин инде күптәннән кадакка басам. Аннан соң мин үземне иркен хис итә башлыйм. Чөнки, ул вакытта син үзеңдә булган бөтен агрессияне экренләп чыгара башлыйсың һәм сиңа ул мәлдә бигрәк тә җиңел булып китә.

Алёна, 28 яшь, Екатеринбург шәһәре:

Мин бик кызу кеше, шуңа күрә миңа һәрвакыт төрле «движ» кирәк. Бервакыт үз тәнемдә ниндидер авырлык сизә башладым. Интернеттан төрле язмалар укып, кадакта басып тору практикасын таптым. Башта үзем ул тактаны алып басыйм микән дип уйладым, ләкин тәҗрибәле кеше янына барып дәресләр алырга кирәк, дип таптым. Шулай итеп, мин кадакларга баса башладым, төрле аромотерапияларга йөрдем. Нәтиҗә үзен күрсәтте. Мин тынычландым, башым икенче төрле уйлый башлады. Әле бу стрессны җиңәр өчен массажга да йөреп караган идем. Ләкин булышмады.

Белгеч белән сөйләшкәннән соң, кадакта басып тору практикасы миңа ниндидер могҗиза кебек тоела башлады. Чөнки аны мондый эффект бирә ала, дип һич тә уйламаган идем. Ләкин монда иң мөһиме – индивидуаль якын килү. Кемгәдер ярдәм иткән әйбер икенче берәүгә зыян салырга мөмкин. Шуңа андый практикаларга үзең генә алынмау хәерлерәк!

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев