Логотип Идель
Бу – тема!

КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ: «СТАРТКА! ИГЪТИБАР! МАРШ!»

БДИларның төп дулкыны тәмамланды, дияргә була. Шулай итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чын мәгънәсендә урак өсте башлана. Ил вузларында 20 июньнән кабул итү кампанияләре эшли башлый. Димәк, шул вакыттан һәр абитуриент үз документларын теләгән уку йортына тапшыра алачак дигән сүз.

Киләсе уку елында бакалавриат һәм специалитет юнәлешләренә 390 меңгә якын бюджет урын бүлеп бирелгән. Кагыйдәләр үзгәрми диярлек: абитуриент биш төрле вузга гариза тапшыра ала. Документларын шушы уку йортларының бары тик өч юнәлешенә генә биреп була.

IT-юнәлешенә керергә теләүчеләр сөенә ала. Чөнки цифрлашыру белән бәйле компьютер фәннәре, инженер һәм техник белгечлекләргә урыннар арткан. Аларга гариза тапшыру өчен информатика һәм табигать фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләре булу мөһим.

Медицина юнәлешләренә дә сорау зур. Күзәтүләр буенча, медицина хезмәткәрләре үз юнәлешләре буенча эшкә урнаша. Тик бюджет урыннарның аз булуы гына шатландырмый: укучыланың күбесе түләүле бүлектә укырга мәҗбүр.

Урбанистика программалары да шактый популярлаша бара. Бу юнәлеш шәһәр мохите, эре һәм кече шәһәрләр үсешен үз эченә ала.

Иң яхшы укучылар Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларына гариза тапшыра. Чит төбәкләрдән Казанга укырга керергә теләүчеләр дә шактый. Бирегә Идел буе федераль округы студентларының күбесе җыела. Шулай ук төбәкләр арасында Томск, Новосибирск, Екатеринбург бар, әлеге шәһәрләргә дә күп студент гариза тапшыра.

Документларны кабул итү бөтен вузларда бер үк көнне башланса да, тәмамлану вакыты төрле. Әгәр абитуриент вузга бары тик БДИ нәтиҗәләре белән генә керсә, документ тапшыруның соңгы көне – 26 июль.

БДИга өстәп, иҗади имтихан нәтиҗәләре дә кирәк булган белгечлекләр бар. Аларга гаризаны 7 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.

27 июльдә вуз сайтларында, белдерүләр тактасында укырга керүчеләр исемлеге эленәчәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев