Логотип Идель
Бу – тема!

КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ-2019: абитуриент сорауларына җаваплар!

БДИлар чоры әле тәмамланмаса да, 11нчеләргә югары уку йорты турында уйланырга вакыт җитте. Кемдер булачак һөнәрен әллә кайчан сайлаган, ә кайберәүләр һаман “Кая керергә?” дип баш вата... Аларның күбесе өчен вузга керү мәсьәләсе әһәмитяле булып кала бирә. Быел чыгарылыш сыйныфларын университетлар ничек кабул итәчәк соң?

Быел Россия вузларында бакалавриат программасы буенча – 238 900, специалитет программасы буенча 66 700 бюджет урын бар. 2018 елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, бюджет урыннары арткан. Аерым алганда, гуманитар, җәмгыять һәм табигать фәннәре буенча түләүсез урыннар 9 процентка күбәйгән. Былтыр укырга кергәндә, бер урынга уртача 9 кеше дәгъва кылган булган.

Документларны кайчан тапшырырга?

Уку йортлары документларны 20 июньнән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш. 26 июль – БДИ нәтиҗәләре яки конкурстан тыш укырга керүчеләр өчен документ тапшыруның соңгы көне. Ә университетның үзендә өстәмә имтихан тапшыручылар өчен – 7-16 июль аралыгына кадәр. Әлеге төркемгә иҗади юнәлешкә укырга керүчеләр һәм БДИ тапшырмаучылар: мөмкинлеге чикле кешеләр, чит ил гражданнары һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыручылар керә.
Читтән торып укырга керүчеләргә кагыйдәләр бераз башкача. Алар 3-16 августка чаклы документларын тапшырырга тиеш, ә читтән торып түләүле бүлеккә керүчеләр – 26 августка кадәр. Ләкин һәр вузда бу срокларда бераз үзгәреш булырга мөмкинлеген дә истән чыгарма.

Ничә вузга документ тапшырып була?

Төгәл җавап: берьюлы биш вузга, аларның һәрберсендә өч юнәлешкә дәгъва кылып була.

Документларга килгәндә, кабул итү комиссиясенә паспорт, аттестат һәм аның күчермәсе, фотография, гариза һәм шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү  белән килергә кирәк. Ә вузга керүгә өстенлеге булучыга (конкурстан тыш, квота яки максатчан уку программасы буенча укырга керүчегә) моны дәлилли торган документ та кирәк. Кайбер вузлар өстәмә документ сорый.

Хәзер кабул итү комиссиясенә БДИ нәтиҗәләрен алып килү бөтенләй таләп ителми. Моны вуз үзе тикшерә. 2019 елда югары уку йортлары 2015-2019 елларда БДИ тапшырганнарны кабул итә. Документларны үзеңә алып килергә яки вәкаләтле зат, почта аша җибәрергә мөмкин. Кайбер вузлар аларны электрон формада да кабул итә.

Өстәмә өстенлекләр нинди була?

Уку вакытында үзләрен яхшы күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен вузга кабул иткәндә, өстенлекләр каралган. Мондый хокукка:

  • Бөтенроссия олимпиадасы финалы җиңүчесе һәм призерлары;

  • Россия җыелмасы составында халыкара олимпиадаларда катнашучылар (әгәр алар олимпиада профиле буенча укырга керсә, һәм чарадан соң 4 елдан күбрәк вакыт узмаса);

  • Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары, дөнья һәм Европа чемпионнары, дөнья һәм Европа беренчелеге җиңүчеләре (әгәр алар физкультура һәм спорт юнәлеше буенча укырга керсә).


Алар бу ташламадан бары тик бер вузда гына файдалана ала.

Шулай ук Россиянең Мәгариф министрлыгы исемлегендә булган олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары да конкурстан тыш укырга керә ала. Аларның нинди олимпиадалар икәнен һәр университет үзе хәл итә. Тик шунысы да бар: абитуриент бу очракта БДИны минимум 75 баллга тапшырырга тиеш.

Чыгарылыш сыйныф укучысына һәр вуз өстәмә 10 балл өсти ала. Биредә чыгарылыш иншасы, алтын медаль, югары дәрәҗәдәге олимпиада, спорт ярышларында, “Абилимпикс” чемпионатында катнашу, спорт разряды булу, ГТОның алтын билгесе, волонтерлык эше исәпкә алына ала.

Бюджет урыннарга квота буенча инвалидлар, әти-әнисе тәрбиясеннән мәүрүм калучылар, ятимнәр, сугыш ветераннары керә ала.

Нәтиҗәләр кайчан билгеле булачак?

Вузга укырга керүчеләрнең йомгаклау рейтинг исемлеген 27 июльдә чыгарырга тиешләр. 29 июльдә конкурстан тыш укырга керүчеләр вузга кабул ителә. Аннан соң кабул итүнең беренче этабы башлана: 1 августка кадәр вузлар аттестатның оригиналын кабул итә, 3 августта кабул итү турында карар чыга. Икенче этапта аттестатлар 6 августка кадәр кабул ителә, 8е – карар чыга.

Әгәр абитуриент беркая да укырга керә алмаса, аның барыбер вариантлары кала. Түләүле бүлектә яки читтән торып укырга керергә мөмкин. Аларда аттестатның копиясе белән генә дә кабул итәләр. Димәк, аттестатның оригиналын киләсе елда бюджетка укырга кергәндә, кулланырга мөмкин.

Тагын нинди яңалыклар бар?

Алар абитуриентларны максатчан уку программасына кабул итүгә кагыла. Әгәр заказчик төгәл вузны билгеләмәсә, абитуриент вузны үзе сайлый ала. Бу программада аерым конкурс уздырыла, анда имтиханнарда күп балл җыючыларның укырга керү мөмкинлеге дә күбрәк була. Хәзер мондый программаны тәмамлаучылар, ким дигәндә, өч ел дәвамында заказчикта эшләргә тиеш була. Әгәр студент, укуны тәмамлагач, укырга җибәрелгән оешмасында эшләмәсә, йә ул, йә оешма уку өчен чыгымнарны капларга тиеш була.
Быел мәктәптә алтын медаль алыр өчен БДИны, ким дигәндә, 70 баллга тапшырырга кирәк. Бу рус теле һәм профиль математикасына кагыла. Ә база математикадан имтиханда кимендә 5 балла җыю кирәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев