Логотип Идель
Бу – тема!

КАҺВӘ ҺӘМ... АЙВАЗ САДЫРОВ

Арчада бер ел элек зур могҗиза булды... Date&Coffee кофейнясы чәчәк атты. Якын кешең белән серләшү, дуслар белән гөрләшеп мафия уены уйнау өчен менә дигән урын. Бу кофейняга мин дә еш йөрим, «латте» каһвәсе үзенең искиткеч тәме белән җәлеп итә.

Беркөнне янә кофейняга юл тоткан идем...

Бариста каһвә әзерләнгән арада утырып торырга киңәш итте. Барып утыруга, кызыл башлыклы бер яшь егеткә күзем төште. Кем икәнен шунда ук аңладым. «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров бит бу! Барып күрешәсем, сөйләшеп утырасым килде.

Сорауларым шактый күп булса да, бары берничәсенә генә җавап алып өлгердем. Алдан әйтеп куям: мин биргән сорауларга җавапны сез башка беркайдан да таба алмаячаксыз.

– Белгәнемчә, сез Арча педагогия көллиятен тәмамладыгыз, укытучы буласыгыз килмәдеме?

– Бу профессиягә карата хөрмәтем зур булса да, укырга кергәндә үк бу юлны сайламаячагымны мин тәгаен белә идем. «Алайса, ни өчен педагогия көллиятен сайларга иде?» дигән сорау барлыкка килә. Беренчедән, яхшы белем, икенчедән, инглиз телен югары дәрәҗәдә өйрәнәсем килде, өченчедән, бу – тормыш мәктәбе. Радиода эшләгән, журналистиканы белгән, укытучылыкка укыган кеше журналистиканы укыта ала торган булып чыга. Татар теле факультетында белем биреп карар идем, теләгем зурдан.

– Әтиегез сезгә 10 яшьлек туган көнегезгә уенчык радиостанция ясап биргән дип беләм. Димәк, сезнең әтиегез бу өлкәдә белгеч?

– Белгеч, әлбәттә. Бу хакта шаяртырга да яратам. Минем әни иҗади кеше, татар мохитенә бик гашыйк, ул кечкенәдән театрда уйнаган, җырлаган. Бер сүз белән әйткәндә, иҗат – әнинеке, әни – иҗатныкы. Әти исә радиоэлемтә буенча белем алган, радионың бөтен эчке өлешләрен, кайсы чыбыкның кайсысына тоташтырылганын белә. Ул радионы техник яктан белә, ә әни – иҗади кеше, шушындый ике кешедән, әлбәттә, радиода эшләгән кеше генә туа ала.

– Мин сезнең Инстаграм аккаунтын күзәтеп барам. Сез төрле өлкәгә караган видеолар төшерәсез. Бу нәрсә белән бәйле?

– Бүгенге көндә ниндидер вакыйгаларга татар телендә анализ ясаучы блогерлар юк. Көлү-шаяру, көндәлек режим турында сөйләү – күп кенә блогерлар нәкъ шушы юнәлешне сайлый. Ә минем халыкка файдалы буласым килә. Эксперимент рәвешендә төшерелгән видеоларга җавап реакциясе бар: шалтыраталар, фикерләрен калдыручылар күп. Ә инде төп максатка килсәк, социаль челтәрләр аша булса да халыкны татар телендә дөрес итеп уйларга, аралашырга өндәү.

– «Хәмдүнюша» проекты ничек барлыкка килде?

– «Татар радиосы» концертына кызыклы материал кирәк булды. Минем дә күптәннән инде «шок» ясыйсым килә иде. Эшләп карарга булдык. Беренче видеога бернинди конкрет мәгънә дә салынмады, 5 минутлык пародия ясадык. Хәмдүнә апаны һәм блогерлыкны берләштерәсе килде. Шактый уңышлы видео килеп чыкты, беркем дә битараф калмады, әйбәт бәя бирүчеләр дә булды, тәнкыйтьне дә кабул иттек.

– Төп хоббиегыз нинди?

– Музыка белән шөгыльләнәм, укулеле музыкаль уен коралында уйнарга өйрәндем, барабанда уйныйм, укырга яратам. Көнгә 100 бит уку максатын куйдым үзалдыма.

Менә шулай, дуслар! 5 минутка дип кенә кергән җирдән каһвә дә эчтем, кызыклы һәм мәгънәле  кеше белән дә аралаштым. Айваз Садыров әйтмешли, «совместила несовместимое»!

Динә Нәҗметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев