Логотип Идель
Бу – тема!

"КАҺВӘ" ДИП ТИБҮЧЕ ЙӨРӘК

Бар кешегә дә (хәтта үзләрен бик җитди итеп тотарга яраткан өлкәннәргә дә) тәэсир итә торган һәм бөтен эшләрен ташлап нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәсе килгән һөнәрләр бар. Әлеге теләк кемнең дә булса үз вазифасын бик оста башкаруын күзәткәннән соң кисәк кенә туа. Бүген сүзебез әнә шундый һөнәрләрнең берсе - бариста турында булыр. 

“Алехандро, каһвә телисеңме?”


Каһвә сүзе ТНВ каналыннан барган тәрҗемә кинолары аша кулланылышка кереп китте бугай. Ә менә дөньякүләм дәрәҗәдә бу серле эчемлекнең киң таралуына һәм кайберәүләр өчен алыштыргысызга әйләнүенә инде байтак сулар аккан. Туган ягы дип Эфиопия саналса да, кофе диюгә, бүгенге көн кешесенең күз алдына Италия килеп баса. Ник дигәндә, нәкъ менә бу илдә иң тәмле каһвә әзерләнә. Хәтта ки анда ул милли ашлар рәтендә йөри.

“Каһвә” дип тибүче йөрәк


Һәр нәрсәнең үз остасы булган кебек, кофе әзерләүдә дә белгечсез булмый. Йөрәкләре “каһвә” дип тибүчеләрне бариста дип атыйлар.
Бариста (ит. barista) – каһвә әзерләү буенча белгеч. Итальян теленнән тәрҗемә иткәндә “бариста” сүзе “бармен” дигәнне аңлатса да, бүгенге көндә ул нәкъ менә кофе әзерләүчеләрне атау өчен кулланыла. Ник дигәндә, каһвә - шактый популяр эчемлек, аны дөрес һәм белеп әзерләү белем генә түгел талант та таләп итә. 


Яхшы барист булуның төп ике шарты бар:


1. Син кофены бик нык яратырга тиешсең.
2. Ничек кенә сәер яңгырамасын, кофе да сине бик нык яратырга тиеш (сиңа кызык, ә менә баристлар өчен бу бик мөһим пункт ?

Бу - барист булып (яхшы барист булып!) әлеге эчемлекне тойган һәм аны әзерләүдән рухи ләззәт алган кеше генә эшли ала дигән сүз. Беренче карашка әллә ни авырлыгы да юк кебек, тик һөнәренә үлеп гашыйк бариста гомерен кофе өйрәнүгә багышлый. Әлеге һөнәрнең шактый күп нюанслары һәм күзгә күренми торган вак детальләре бар шул. Ул гына да түгел, бариста бер кабып карау белән кофеның төрен, сыйфатын әйтеп бирә. Ә менә сыйфат эчкәннән соң калган тәмнән, хуш истән һәм эчемлекнең төсеннән чыгып билгеләнә.

Баристаның эше кофе әзерләү белән генә чикләнми, ул әле кофе өстенә төрле сурәтләр дә төшерә. Яхшы барист үз эшенең остасы гына түгел, яхшы психолог та. Ул җиңел генә сөйләшеп китә ала, кайчак хәтта берәр мәсьәләне хәл итүдә киңәш тә бирергә мөмкин.

Бариста нәрсәләр эшли белергә тиеш?


- Барлык кофе төрләрен һәм аларны саклау шартларын белергә тиеш;

- Күп сандагы кофе төрләрен (эспрессо, латте, капучино, гляссе һ.б) әзерли белергә тиеш;

- Эчемлек төрен исеннән, төсеннән аера белергә тиеш һ.б.

Бариста нинди сыфатларга ия булырга тиеш соң?


- артистлык сыйфатларына ия;

- сабыр;

- аралашучан;

- пөхтә;

- хәтере яхшы булырга тиеш (тәмнәргә дә, йөзләргә дә) һ.б.


Әлеге һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:


“+”: 
- иҗади эш,
- һәрдаим үсү мөмкинлеге;
- аралашу, яңа танышлар;
- югары хезмәт хакы;
- кирәкле һәм популяр һөнәр;


“-“: 
- күп эш аяк өсте эшләнә;
- аралашу күп булганлыктан, бу туйдырырга һәм арытырга мөмкин;
- клиенталарның төрле характердагысы туры килергә мөмкин, бу сабырлык сорый.
Казанда бариста һөнәрен үзләштерү буенча курслар үтү уртача 20 мең тора (башлангыч белем). 





“че гуглит татар кызы”ннан күчтәнәч: 


- Окей гугл, нигә иртә һаман мал караудан башлана, а не с кофе?   







“Ягымлылык кофе әзерли белүдән мөһимрәк”


Михаил Хонг - бариста, әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе - 4 ел.

- Кофе дигән серле дөньяга ничек кереп китүең турында сөйләсәң иде. 

- Дустым студентлар өчен программа буенча Италиягә китәргә чакырган иде, тик мин нәкъ шул чорда укуны ташладым, шулай булгач, бара да алмадым. Шулай да әлеге илгә тартылуым кимемәде, илһаланып калдым. Италия дигәч, күз алдына иң беренче кофе килә, бу эчемлек белән кызыксынуым да әнә шул чынга ашмаган сәяхәттән башланды бугай. Моңарчы каһвә әзерләү серләрен үзлектән төшенсәм, узган ел җәйдә махсус курслар үттем. Бүгенге көндә Казанның иң танылган каһвәханәләрнең берсендә бариста булып эшлим. Һөнәремне бик яратам, ял көннәрендә эшләү дә рәхәтлек бирә хәтта.

- Күпме хезмәт хакы аласың? 

- Казанда бариста сәгатенә уртача 130 сум эшли, минем хезмәт хакым уртачадан югарырак. Максатым – шеф барист дәрәҗәсенә кадәр үсү.

- Һөнәреңнең нинди тискәре һәм уңай якларын атар идең? 

- Әлеге һөнәрнең уңай ягы да тискәре ягы да бер: һөнәри деформация (профдеформация), ул - кофены яратмый башлау яки бик аз дәрәҗәдә эчүгә күчү дигән сүз. Һәрдаим яңа кешеләр белән танышу, аралашуны да уңай як итеп тә, тискәре итеп тә карарга мөмкин. Аралашасы түгел, берәүне дә күрәсе дә килмәгән чаклар да булмый тормый бит тормышта. Нәрсә генә булмасын, безнең йөзебездә елмаю булырга тиеш, ягымлылык кофе әзерли белүгә караганда мөһимрәк тә кайчак.

- Белемнәреңне еш тирәнәйтәсеңме? 

- Әйе, еш. Конкурсларда да актив катнашам. Тәҗрибә туплар өчен, башка баристлар белән аралашыр, танышыр өчен менә дигән нәрсә ул.

- Нәрсә ул синең өчен кофе? 

- Кофе минем өчен үз хис-кичерешләремне чагылдыру чарасы.

- Кофены үзең әзерли башлагач, аңа карата карашың үзгәрмәдеме? 

- Әйтеп үткәнемчә, аны хәзер сирәк эчәм. Шулай да айга бер булса да дус баристалар янына барып, алар ясаган кофены эчеп кайтырга тырышам. Монысы инде бер урында тормас өчен кирәк.

Зилә Сабитова

Фотолар Михаил Хонгның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев