Логотип Идель
Бу – тема!

КҮЗЛӘРЕҢ НИНДИ?

Йөзләрне өйрәнүче Марк Борисов фикеренчә, кешенең күзләре аның язмышы, холкы, эчке сыйфатлары турында сөйләп бирә ала. Үзегез турында кереп укып чыгыгыз әле, туры килә микән. ;-)

Ачык коңгырт-соры күзле кешеләр үзләрен һәрчак башкаларга караганда яхшырак хис итәләр. Кагыйдә буларак, алар теләсә нинди авыр вакыйгалардан җиңел чыга һәм озак төшенкелеккә бирелмиләр.  Соры күзлелеәрне бигрәк тә алда күпме гомерләре калуы борчый... Ирләрне профессиональ мәсьәләләрне ничек хәл итү турындагы сораулар дулкынландыра. Кыенлыкларга көлеп карагыз. ;-)

Зәңгәр күзлеләр ундүрт яшьтән алып, утыз сигезгә кадәр җанлы тормыш белән яшиләр. Аннары күңел тынычлыгы кими. Әмма бу кешенең үзеннән тора. Хатын-кызларга дусларының алар турында нәрсә уйлаулары тынгы бирми һәм бу төр кешеләр һәрчак моны ачыкларга тырыша. Ә ир-атларны гомер буе һөнәр сайлау борчый. Алар аны теләсә нинди минутта алыштырырга мөмкин.

Коңгырт кара күзле кешеләрнең 42 яшьтән соң гомерләренең иң яхшы вакыты башлана. Урынсызга шикләнү – коңгырт кара күзле кешеләрнең иң зур кимчелеге. Дөрес, моны аклап та була. Кагыйдә буларак, бу хатын-кызларны гомерләре буе бер генә тугры дус озатып бара, калганнары иртәме-соңмы аңа хыянәт итә.

Соры күзлеләргә һәрчак уңыш юлдаш була. Аларга бәхетле йолдыз сабый чактан ук елмая башлый. Әмма 56 яшьне узгач, йолдыз сирәгрәк күренә башлый. Ә хатын-кызлар мавыгучан була.

Яшьлек – яшел күзлеләрнең иң бәхетле вакыты. Алар тормышындагы барлык әһәмиятле вакыйгалар 15 һәм 25 тән соң була. Яшел күзле хатын-кызларның күбесе иртә никахлашса да, алар тормыш юлдашы сайлаганда бик таләпчән булалар һәм булдыклы ирләрне сайлыйлар.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев