Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗЛӘР САЛКЫН ДИМӘ МИҢА, СИН БИТ ӘЛЕ КЫШНЫ БЕЛМИСЕҢ...

Әйе, кышкы куртка-шапкаларыңны бүгеннән үк әзерләп куйсаң була. Итек артыннан Кукмарага да бармыйча булмас, мөгаен. Бу аяк киеме быел – иң трендтагысы булыр кебек. Чөнки 2017-2018нең кышы соңгы 100 ел эчендә иң салкыны булачак!

Хәер, бу «тәнөшеткеч» хәбәр безнең Россиягә генә кагылмый. Бөтен планетада салкын һава торышы көтелә. Кайбер илләрдә моңа әзерләнә дә башлаганнар инде.

Галимнәр быелгы кышның күчеш чоры булачагын фаразлый. Нәкъ менә шушыннан соң вакытны яңача санау башланачак. Безгә җылы кышлар, Яңа ел яки Раштуага ява торган яңгырлар турында онытырга туры киләчәк. Элеккечә кебек салкын кышлар, күпләп яуган карны көт тә тор.

Быелгы кыш өчен 25-30 градус норма булачак!



Безгә салкыннар инде ноябрьдә үк килеп җитәчәк. Ә битне чеметә торган салкыннар декабрьдә булачак. Моннан тыш, метеорологлар бөтен Европа илләрендә һәм хәтта Азиянең кайбер өлешләрендә дә кар-бураннар көтелә, ди.

Европаның танылган метеорологы Джеймс Мэдден болай ди: «Шушы айны соңгы җылы ай, дип атап була. Чөнки аннан соң һава торышы кинәт кенә үзгәрәчәк: яңгыр, кар, көчле җил, салкын температура... Җылы киемнәрегезне барлагыз. Өйләрегезне мөмкин булган кадәр җылытыгыз. Кыш озын булачак...»

Безнең Россия метеорологлары да бу галим белән килешә. Алар да бу кыш, башка еллардан аермалы буларак, бик иртә киләчәк, бик салкын һәм озын булачак, ди. Бу салкыннарны галимнәр Тын океандагы аномалия белән бәйли. Океан температурасы 1 градуска арткан. Шуңа да Европага поляр һава массалары киләчәк, ә быелгы көш өчен 25-30 градус норма булачак. Кыш ноябрьдә башланса, апрель аенда гына тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев