Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗ: ИНСТРУКЦИЯ

Әлеге 30 эшне эшләп өлгермәсәң көзең КӨЗ булмый ди. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, ә без эшләрбез ахры.

Шаярабыз, әлбәттә. Көзең көз булыр, тик син көткәнчә рәхәт һәм күңелле булмаска мөмкин. Шуңа күрә чын күңелебездән аларны эшләргә киңәш итәбез:

 


  1. Дуслар, туганнар белән җыелып, быел соңгы тапкыр табигатьтә пикник оештырырга.

  2. Яфраклардан такыя үрергә.

  3. Көзге фотосессия оештырырга.

  4. Какао ясап, җылы пледка төренеп көзге салкын кичтә китап укырга.

  5. Яңа рецепт буенча шарлотка пешерергә.

  6. Үзеңә берәр матур, җылы, зәвыклы әйбер сатып алырга. Ул перчатка да, свитер да булырга мөмкин.

  7. Яңгыр яуганда тәрәз төбендә урамга карап утырырга.

  8. Көзге бер кичне кино карап уздырырга.

  9. Җылы, йомшак пижамаңны тартып чыгарырга, булмаса шундыйны алырга.

  10. Кабактан берәр ризык әзерләргә. Яратмасаң да. Көз көне кабактан ризык әзерләү мәҗбүри.

  11. Велосипедта йөрергә. Туйганчы.

  12. Гөмбәгә барырга.

  13. Яфраклар өстенә ятып күкне күзәтергә.

  14. Һәр кич саен песиеңне кочакларга.

  15. Иртәләрен салкын көзге һаваны күкрәп тутырып суларга.

  16. Күлләвекләр өстенә каткан бозларны аяк белән шыгыр-шыгыр китереп ватарга.

  17. Җылы кименәрне тартып чыгарып, җәйгеләрен ераграк алып куярга.

  18. Термоска тәмле итеп чәй ясага һәм аны үзең белән укырга, эшкә алып йөрергә.

  19. Яраткан китабыңны тагын бер кат укып чыгарга.

  20. Яңа матур, үзенчәлекле зонт сатып алырга.

  21. Туганнарыңа яки дустыңа үзең пешергән тәмле пирогны тотып кунакка барырга.

  22. Көзге урманга сәяхәт кылырга.

  23. Өстәл уены алырга һәм гаилә белән аны рәхәтләнеп уйнарга.

  24. Тәртип урнаштырырга: өйдә, күңелдә, уйларда.

  25. Кичләрен шәмнәр кабызырга.

  26. Көзге яфраклар, имән чикләвеге, күркәләр белән өйне бизәргә.

  27. Кабактан берәр нәрсә ясарга.

  28. Парктагы үрдәкләрне ипи белән сыйларга.

  29. Көзге җиләк-җимештән компот кайнатырга.

  30. Кошларга җимлек ясап эләргә.


  31.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев