"КӨТЕЛМӘГӘН ҖӘЙ" ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

Быел кояшлы җәй булмас инде, дип пошынып йөргәндә, эссе көннәр килеп җитте! Ни дисәң дә, су коену, кояшта кызыну шәп инде! Табигать кануннары буенча җәй әле башланса гына да, безнең бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 

Ун көн дәвамында конкурсантларыбыз җибәргән фотолар өчен тавыш бирү оештырылды. “Көтелмәгән җәй” конкурсына, яңгырлар булу сәбәпле, күбрәк моңсу фотолар килер дип курыккан идек. Киресенчә булып чыкты. Укучыларыбызның һәркайсы күңелле, елмаеп-шатланып төшкән фотоларын җибәргән. Димәк, табигатьтә начар һава торышы юк, дигән гыйбарә безнең укучыларга тулысынча туры килә. Афәрин!

Шулай итеп, җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә: 


1 урын – АЗАЛИЯ КӘРИМОВА (203 тавыш) 


2 урын – ЗИЛӘ САДЫКОВА (183 тавыш) 


3 урын – АЙНАЗ МИННЕВӘЛИЕВ (96 тавыш). 


Җиңүчене, алдан әйтелгәнчә төп бүләк – текә спиннер көтә! Икенче һәм өченче урыннарны яулаган катнашучыларга исә истәлеккә китаплар бүләк итәбез. Бүләкләрне 2 августтан соң редакциягә кереп ала аласыз. 

Адрес: Казан, Декабристлар урамы, 2, 8 этаж.
Телефоннар: 220-09-84 (1542), 8-917-283-6545


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    681
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    315
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    303
    0
    0

Блоглар