Логотип Идель
Бу – тема!

КҮРДЕГЕЗМЕ? "БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА"! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

16 апрель көнне Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә “Большая перемена” фестиваленең гала-концерты узды. “Ялкын” да мондый зур чараны игътибарсыз калдыра алмый! Фестиваль һәм аның кунаклары, җиңүчеләр һәм лауратлар, искиткеч чыгышлар-барысы да язмада!

Дөресен әйтергә кирәк, “Большая перемена” инде күп еллар уздырыла торган чара булу аркасында, барыбызның да аның турында ишеткәне бар. Оештыручылар төрле мәктәп укучылары әзерләгән номерларны “зур сәхнәдә” куялар. Фестиваль - фестиваль инде ул, ә җиңүчеләр барыбер булырга тиеш. Ә аларны белер алдыннан әлеге чара турында сөйләп китим.





Финалга чыгыр өчен гомумән 1800 укучы көч сынашкан. Алар арасында җырчы-биючеләр генә түгел, акробатлар, конферансье, хәтта стэндаперлар бар! Жюри финалга чыгучыларны 4 юнәлеш буенча сайлап алган: вокал, бию, театр һәм “ОРИГИНАЛЬ” номер. Бар юнәлешләрне дә “Добро пожаловать в Казань” дигән тема берләштерә.

“Большая переменаны” оештыручылар сүзләренчә, фестиваль, беренче чиратта, шәһәребезнең мәктәпләрендә укучы сәләтле балаларга зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бүләк итә.

2018 елда илебездә үткәреләчәк Футбол Чемпионатына багышлап фестивальгә быел яңа номинация да кертелгән.



Яңа номинация генә түгел, быел шулай ук фестивальнең гала-концертында яңа интерактив уен да уздырылды. Залда утыручы барлык тамашачыларга смартфоннар ярдәмендә “youngkazan.ru” сайтына кереп, төрле мәктәпләр әзерләгән сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Сораулар арасыннан берсен татар телендә дә бирергә өлгердедәр әле! Уенның җиңүчесен концерт азагында ук билгеләделәр, аның исеме Ханнанов Галим.

Барлыгы финалга 12 мәктәп чыкты һәм концертта ул мәктәпләрдән укучылар да, укытучылар да чыгаш ясады. Кайбер мәктәпләр чыгышларын берләштереп җыр-биюләрен бергә күрсәттеләр.

Әлбәттә, гала-концерт булгач, сәхнәдә чын мәгънәдә йолдызлар гына чыгыш ясады. Аларның тавышлары, биюләре, шигырь укулары тамашачы залында утыручыларны таң калдырды. Әмма мин сиңа, укучым, искиткеч бер чыгыш турында сөйлисем килә. Сәхнәнең уртасында ак күлмәк кигән җырчы хатын-кыз. Ул үзенең моңлы тавышы белән җырын башлады. Көй башлануга зал тынды... Җырчы урындык өстендә иде. Әллә буе биек булганга, әллә номерны әзерләүчеләрнең идеясе булгандыр - ул хатын-кыз Казаныбызның үзәгендә урнашкан Кремльны искә төшерә иде.

Тамашачының игътибарын бу гына түгел, сәхнәгә бер-бер артлы ак күлмәкләрдә чыккан кызлар җәлеп итте. Монда нәрсә бар инде дисезме? Мин әйтәм. Күлмәкләрдә Казаныбызның барлык истәлекле урыннары төшерелгән иде. Кремль дисеңме, Сөембикә манарасымы - барысының да рәсеме биредә. Мондый күлмәкләр күргәнегез бар идеме әле?

Чыгыш ясагач, номерда катнашкан җырчы Вәлиуллина Алсу хис-кичерешләре белән бүлеште. Ул 161нче мәктәптә укытучы булып эшли икән.

- Бүген, чыннан да, бик матур бәйрәм узды. Әзерләнүләр, кабатлаулар- барысы да күп вакыт ала, әмма балалар бик теләп катнаштылар. Мондый чаралардан соң укучыларның тагын да ешрак бииселәре - җырлыйсылары, төрле ярышларда катнашасылары килә. Шуңа күрә, миңа калса, бу бик кирәкле фестиваль. Оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәсем килә.





Күрдегезме? “Большая перемена” фестивале катнашучылар һәм аларның әни-әтиләре өчен генә түгел, укытучылар өчен дә зур бәйрәм. Укучылары өчен әни-әтиләредәй борчыла бит алар!

Фестивальнең нәтиҗәләренә килгәндә, номинантлар да, җиңүчеләр дә шактый күп булды. Казан шәһәренең мэры Ильсур Рәис улы Метшин да гала-концертка килеп, финалистларны бүләкләде.

- Бүген фестиваль кечкенә юбилеен билгели. Инде 10 ел дәверендә “Большая перемена” сәләтле мәктәп укучыларын бер сәхнәдә җыя. Һәр бала да үзенчә сәләтле. Сәхнә балалар өчен гадәти урынга әйләнә, һәм бу зур хезмәт. Шуңа күрә, беренче чиратта, мәктәп мөдирләренә рәхмәтләремне белдерәсем килә. Бүген сәхнәдә торучы балалар үзенчәлекле һәм алар яңа буын вәкилләре, аларга да зур рәхмәт!

[gallery link="file" size="medium" ids="25968,25969,25970,25971,25972,25973"]

Номинацияләрдә урыннар яулаучылар:

“За творческий поиск и романтику души”- 167нче мәктәп;

“За профессионализм и творческое изящество”- 30нчы гимназия;

“За воплощение инновационной мысли”- 57нче мәктәп;

“За творческий подход и креативность мышления”- 155нче мәктәп.

[gallery size="medium" link="file" ids="25974,25975,25976,25977,25978,25979"]

Һәм 4 җиңүче билгеләнде:


3нче урынны 19нчы һәм 11нче гимназия бүлеште,


2нче урын 2нче гимназия яулады,


ә беренче урын 33нче мәктәпкә бирелде.


Грамоталар һәм статуэткалардан тыш, мәктәпләргә акчалата бүләк тә бирелде. Кем белә, бәлки икенче елда фестивальдә нәкъ менә шушы мәктәпләр тагын да яхшы нәтиҗәләргә ирешер.





















Наилә Шиһапова
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев