Логотип Идель
Бу – тема!

КӨННӘН-КӨН ЯХШЫРАК БУЛ!

Көннән-көн яхшырак булыр өчен бу кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. "Ниндиләрне?", - дип сорыйсыңмы?

Акылыңны тирәнәйт.


1. Бака аша.

Тукта, бака алып менәм, дип су буена йөгермә тагын ;-) Безнең очракта бака ашау – ул күңелеңә ятып бемәгән эшне эшләү. Мондый эшләрне иртән эшләп куйсаң яхшы. Көн башында котылып куйсаң, алар көн буе авыр йөк булып җиңкәңдә тормас.

2. Яңа һөнәрләр үзләштер.

Моны башлау өчен иң шәп вакыт – бүген һәм хәзер. Гитарада уйнарга өйрәнү яки инглиз телеңне яхшырту өчен абага чәчәк атканын көтеп утырырга кирәкми.

3. Дусларың белән килешү төзе.

Әгәр инглиз теле курсларына йөри башларга яки уен коралы алырга мөмкинлегең юк икән, дусларыңнан ярдәм сора. Бәлки берәрсенең өендә гитара тузан җыеп ятадыр? Өстәвенә дустың әле сиңа бер-ике дәрес тә биреп узар. Бу икегез өчен дә файдалы булыр: кемгә дә булса нәрсәдер аңлатканда үзең дә яхшырак төшенәсең бит. Әле синең дә башкаларга өйрәтә алырдай һөнәрләрең бардыр, әйеме?

4. Укы!

Китапларның төрле жанр һәм эчтәлектәгеләрен укып кара. Китап аңыңны киңәйтә, тәҗрибә бирә, уйларга этәрә.

Тәнеңне камилләштер.


[caption id="attachment_28122" align="alignleft" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

1. Көн саен күнегүләр яса.

Буш вакытың табылдымы – селкенеп, йөгереп, хәрәкәтләнеп ал.

2. Зыянлы азык-төлекне яшелчә, җиләк-җимеш белән алыштыр.

Әйе, бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да зыяны булмас. Чипсы урына үзең яраткан берәр җиләк-җимеш ашап куйсаң ничек шәп булачак, килешәсеңме?

3. Су эч.

Кыйммәткә алмас өчен аны үзең белән йөртергә тырыш.

4. Бәхетең үз кулыңда.

5. Башкаларны макта.

Хисләреңне белдерергә өйрән. Кешене дә сөендерерсең, үзеңнең дә кәефең күтәрелер.

6. Елмай.

Беренчедән, елмайгач, бәхет гармоны – эндорфиннар бүленеп чыга. Елмаясы килмәгәндә елмайсаң да җиңелрәк булып китә. Әгәр кәефеңнең кырылганын сизә башласаң, елмай!

7. Тагын да шәбе – рәхәтләнеп көл!

Соңгы тапкыр кайчан чын күңелдән көлгән идең? Рәхәт булгандыр, әйеме? Көнгә бер булса да рәхәтләнеп бер көлеп алырга тырыш: берәр нәрсә укып ал яки комедия карарга мөмкин, мәсәлән.

8. Әйләнә-тирәңдә күңелеңә хуш килгән кешеләр күбрәк булсын.

Яныңда хәлеңне ала торган, начар энергия таратучы кешеләр юкмы – шуңа игътибар ит. Сине илһамландыручы һәм яратучы кешеләр янында булырга тырыш.

Эчке дөньяңны үстер.


[caption id="attachment_28123" align="alignright" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

1. Максатлар куй.

Гадиләреннән башла. Мисал өчен кемне дә булса аз гына бәхетле итәр өчен син бүген нәрсә эшли аласың?

2. Рәхмәтле бул.

Кешегә һәрчак нәрсәдер кирәк, тик ул үзендә булган әйберләрнең кадерен никтер белми. Рәхмәтле булырга өйрән, вак нәрсәләргә дә сөен. Калганы да үзен озак көттермәс.

3. Шуны онытма: бар да үтә.

Тормышта төрлесе була: авыр мизгелләр, хәл итеп булмастай проблемалар... Авыр чакларда үз-үзеңә сорау бир: ”1, 5, 10 елдан соң син бу турыда борчылачаксыңмы?”. Әгәр җавап “юк” икән, кагырырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев