Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЧЛЕ РУХЛЫ БАТЫРЛАР: ТЫНЛЫКТА ЯШӘҮЧЕ КЫЗ...

Тирә-ягындагы һәркемгә ихлас елмаю һәм бәхет өләшүче әлеге кызны Абилимпикс чемпионатында күрү сәер булды башта. Белүебезчә, Абилимпикс – профессиональ осталык милли чемпионатында инвалидлык группасы алган яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ярыша. Эльвира Миңневагыйз кызы Фәсхетдинова – Абилимпиксның Казанда узган төбәк этабында чәчтараш компетенциясе буенча беренчелекне яулаган кыз.

Туган көне: 28.03.2000


Яши: Казан


Укый: Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернатының 12нче А сыйныфында


Яратмый: эгоизм, икейөзлелек, тупаслыкны


Хөрмәт итә: ихласлыкны, актив кешеләрне



Аралаша башлагач кына, аның тумыштан колаклары ишетмәгәнлеге ачыкланды. Дуслары һәм якыннары белән бер авырлыксыз аралаша яшь чемпион, ә менә яңа танышлар белән «сөйләшкәндә», сурдотәрҗемәче ярдәм итә икән. Шәхсән безгә аның белән аралашу бер дә авыр булмады.

1% талант һәм 99% тырышлык


Эльвира Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернатының 12нче А сыйныфында белем ала. Чәчтараш һөнәре белән мавыгудан тыш героебыз волейбол, теннис, шашка-шахмат белән дә кызыксына икән. Ә буш вакытларында ашарга пешерергә ярата. Булганнан барысы да була, дип юкка гына әйтмиләр шул! Иң мөһиме 1% талант һәм 99% тырышлык формуласын онытмаска кирәк!

– Эльвира, чемпионатта катнашырга сине нәрсә этәрде? Мондый төр ярышларда булганың бар идеме?

– 2 ел элек мин һөнәри осталык ярышларына барган идем инде. Ә 2018 елгы Абилимпикста катнашырга миңа укытучым Эльвира Наил кызы тәкъдим итте. Озак уйладым дия алмыйм, шунда ук ризалаштым, чөнки көчемне сынап карыйсым килде.

– Синең компетенция буенча ничә кеше катнашты, һәм көндәшлек бар идеме?

– Чәчтараш һөнәре буенча 10 кеше катнашты. Катнашучылар белән үзара яхшы мөнәсәбәттә булсак та, «көндәшлек исе» сизелде. Башкача була да алмыйдыр инде. Ни генә дисәң дә, ярыш – ярыш булудан туктамый.

– Ә Абилимпикска әзерлек ничек һәм күпме вакыт аралыгында барды? Бу ярышка сине кем әзерләде?

– Дөресен генә әйткәндә, әзерлек ел дәвамында барырга мөмкин. Һәрдаим яңалыкка, камиллеккә омтылып тормасаң, бер ай эчендә әзерләнеп кенә җиңү яулап булмый. Ә чемпионат шартлары белән танышу, шул шартларга туры китереп әзерләнү ике атна дәвам итте. Шул ике атна дәвамында Казан шәһәренең 41нче һөнәри көллиятенә йөрдем. Анда минем белән Марина Арнольдовна шөгыльләнде.

– Ярыш көне ничегрәк узды? Причёскаларны чын кешеләргә ясадыгызмы?

– Чемпионатта причёскалар манекеннарга ясалды. Ә көч сынашу 41нче һөнәри көллиятендә узды. Сәгать ярым эчендә иң авыр причёсканы ясарга кирәк иде безгә. Аллага шөкер, барысы да яхшы гына узды, икенче көнне дә ярыш дәвам итте. Ә аннары жюри әгъзалары күпләрне һәм шул исәптән мине дә шатландырырлык нәтиҗәләр ясады.

– Мәктәпкә барганда, үзеңә төрле причёскалар ясыйсыңмы? Дус кызларың чәч ясатырга мөрәҗәгать итәләрме?

– Беркайчан да үземә причёскалар ясаганым булмады. Чөнки чәчем көдрә, кызганыч, аны хәтта үреп тә булмый... Ә башка кызларга, әлбәттә, ясыйм.

– Үзең уйлап чыгарасыңмы причёскаларны яки Интернет ярдәмгә киләме?

– Күп очракта, әйе, Интернеттан карыйм. Илһам килсә, аннан башка да ясый алам.

– Киләчәк тормышыңны әлеге һөнәр белән бәйлисең киләме?

– Мин әле күңелемә хуш килгән һөнәрне тапмадым. Ә чәчтараш сәнгате – минем өчен  хобби ул. Тормышымны, дөресен генә әйткәндә, сәяхәтләргә багышларга телим. Төп хыялым да – гомер буе сәяхәт итү!


Эльвирадан үз-үзеңне табарга ярдәм итә торган 5 киңәш:


1. Куйган максатыгызны төгәл белегез!


2. Үз-үзегезгә бөтен кешедән дә артык ышаныгыз!


3. Беркайчан, беркайчан, беркайчан да бирешмәгез. Эшегез беренче тапкырдан килеп чыкмаса, икенчесендә, һичшиксез, отарсыз!


4. Ялгышлардан курыкмагыз! Алар сезгә тәҗрибә тупларга ярдәм генә итәчәк.


5. «Беркайчан да...» сүзен беркайчан да әйтмәгез! Дөнья бу!.. Киләчәктә ни буласын беребез дә белми.



30нчы октябрь көнне Татарстанда узган Абилимпикс чемпионатында якынча 180 кеше катнашты. Төбәк этаплары 4 мәйданчыкта барды – Казан сәүдә-икътисад техникумында, Казан төзелеш көллиятендә, Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә, Түбән Кама профессиональ ориентация һәм техник иҗат үзәгендә. 2018 елгы чемпионат 3 бүленеш буенча уздырылды: «Студентлар», «Белгечләр» һәм «Мәктәп укучылары». Барлык катнашучылар да 25 компетенция буенча көч сынаштылар. Алар 21-22 ноябрьдә Мәскәүдә узачак IV милли чемпионатта катнашу мөмкинлегенә ия булу өчен көрәштеләр.



Илүзә Касыймова

Фотолар Эльвираның шәхси архивыннан алынды

#Абилимпикс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев