Логотип Идель
Бу – тема!

«JUST DO IT», ЯКИ БИЗНЕС АЧУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Эшмәкәрлек дөньясын 14 яшьтә дә яулап була! Ышанмыйсыңмы? Димәк, син әле Рената Шагалиеваны белмисең! Ул өйдән торып белем ала, чех телен өйрәнә, открыткалар иҗат итә һәм сайтлар ясый! Әйдә, якыннан таныштырам!    

– Нәрсәсез син – син түгел, Рената?

– Беренче чиратта мин гаиләмнән һәм дусларымнан башка мин түгел. Алар – төп таянычым. Аннары үземне кызыл башлыгымнан башка күрмим: мин күп вакыт аны киеп йөрим. Инглиз теленнән башка да үземне күз алдына китерә алмыйм. Аны сигез ел өйрәнәм һәм бик нык яратам. Әлбәттә, чын Рената әле открыткаларсыз да чын түгелдер. Ничек кенә сәер яңгырамасын, телефоннан башка да мин – мин түгел. Эш, дуслар, уку – телефонда күп вакыт үткәрәм. Шулай ук максатлар, казанышлар, кичергән авырлыклардан башка да үземне күз алдына китерә алмыйм.

– Син өйдән торып укыйсың. Гади мәктәпне өйдән торып укуга алыштырганда нинди авырлыклар кичердең?

– Өйдән уку идеясе беренче булып минем башка килде. Танышларымнан төрле фикерләр ишеттем һәм ниятем турында әти-әниемә әйттем. Бер елга якын уйлаштык, һәм, ниһаять, өйдә укый башладым! Әти-әниемә әлеге мөмкинлекне тудырулары өчен мин бик рәхмәтле. Гариза белән кыенлыклар булмады. Әмма мәктәптә мине яшәү урыным буенча  теркәүдән баш тарттылар. Шуңа күрә мин Мәскәү шәһәренең бер шәхси мәктәбенә беркетелгән.

– Шул рәвешле белем алу сиңа ошыймы?

– Әйе! Мөстәкыйль укыйм. Дәреслек һәм видеодәресләр буенча темаларны үзләштерәм, аннары бер ел эчендә аттестация тапшырам. 9нчы сыйныфта булган барлык предметларны да үттем. Имтиханга инде сентябрь-октябрь айларында ук әзерләнә башлаган идем. ТДИдан курыкмадым һәм барысы да барып чыгачагына ышандым. Имтиханнарны тапшырырга туры килмәгәч, бик моңсу булды.

– Өйдә уку сиңа нәрсә бирде?

– Өйдә белем алгач, үз-үземә һәм проектка вакытым күбрәк калды. Инглиз һәм чех теле белән күбрәк шөгыльләнә башладым. Чехиядә укырга хыялланам. Хәзер мин билге өчен түгел, ә үзем өчен укыйм. Мәктәптәге билге объектив түгел, күп очракта укытучы кәефенә бәйле була ул.

– Эшмәкәрлек турында да сөйләшик әле. Ничек башланды? Открыткаларның кайсыларын күбрәк алалар?

Әнием веб-дизайнер булгач, открыткаларны бергә уйлап чыгардык. Гадәттә, открыткаларны кемне дә булса сөендерер өчен сатып алалар. Иң популяр открыткалар – әниләргә багышланганнары. Шулай ук «Минем супергерой» һәм «Минем герой» форматлары кызык.

Сайтлар белән шөгыльләнәсең дип беләм. Киләчәккә нинди планнар корасың?

– Әти-әниемнең сайтлар ясау буенча үз интернет-студиясе бар. Быел мин дә үземне сынап карарга булдым. «Tilda» платформасында открыткалар сайтын ясадым. Аннары тагын бер компаниягә сайт ясап карадым. Хәзер бу юнәлештә үсәргә телим.

Син, яшь эшмәкәр буларак, бу өлкәне алып баруның нинди тәртип-кагыйдәләренә төшендең?

– 1) Үзеңә ошый торган эш белән  шөгыльләнергә кирәк.

2) Баштан ук уңышка ирешермен дә  зур акчаларга ия булырмын дип уйламаска!

3) Сиңа ошаган эшең акча китерсен өчен яшь булу бөтенләй комачауламый. 

4) Һәрвакыт белемеңне арттырырга кирәк. XXI гасырда яшәп, һәр өлкәдә профессионал булырга мөмкин. Интернет аша күп кешеләр үз белемнәре белән уртаклаша бит. Мәктәп укучылары һәм студентларга бар ишекләр дә ачык! Үзләштергән белемнәрне кулланып, беренче адымнар ясарга, максатларга ирешер өчен мөмкинлекләр бихисап!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев