Логотип Идель
Бу – тема!

JUNIOR SKILLS BILER FORUM СПИКЕРЫ МАРИНА ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА: «ҺӨНӘР САЙЛАУ – КИЛӘЧӘК ТОРМЫШЫҢНЫ САЙЛАУ ДИГӘН СҮЗ УЛ!»

«Сәләт» оешмасының төп максаты – балаларга җәмгыятьтә үз урыннарын табуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү! Моның дәлиле – JUNIOR SKILLS BILER FORUM!  Чөнки аның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру!

19-23 июнь көннәрендә Изге Биләр җирендә узган «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумы беренче сменасына меңнән артык катнашучыны җыйды. Бирегә Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Самара, Ленинград өлкәләреннән, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл, Мәскәүдән балалар һәм яшьләр килде.

«Һөнәр сайлау – киләчәк тормышыңны сайлау дигән сүз ул. Кызыксындырган эшең турында мөмкин кадәр күбрәк белем тупларга кирәк. Шуның өчен дә үз һөнәрләренең чын осталары белән аралашу бик мөһим. Без бит дәрес кенә укытып калмыйбыз, үсеш тарихыбыз белән дә уртаклашабыз» – дип билгеләп үтте смена спикеры, архитектор Марина Дәүләтгәрәева.

Беренче форумга шулай ук архитектор, урбанист, Зөлфия Илькаева, рәссам Руслан Ибраһимов, каллиграф Айзат Минһаҗев, Мәскәү политехника университеты һәм Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ мөгаллимнәре, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнерлык мәктәбе укытучылары дә чакырулы иде.

JUNIOR SKILLS BILER FORUM кысаларында катнашучылар фәнни шоу карый алды, шулай ук пилотсыз очкычлар, авиация системалары, леттеринг, гарәп каллиграфиясе белән якыннанрак танышу мөмкинлге дә бар иде аларның. Сәлкешләр үз куллары белән арт-объектлар төзеде һәм Сәләт паркы макетын әзерләде.

Беренче сменаның финал аккорды – ябылу тантанасы булды, биредә шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге активистлары бүләкләнде. Аның үсешенә үз өлешен керткән өчен II һәм III дәрәҗә билгеләре белән 20 кеше бүләкләнде. Алар арасында ел дәвамында «Сәләт» үзәген үстерүгә ярдәм итүче әйдаманнар һәм лагерь директорлары да бар!

Ассызыклап узарга кирәк, быел сменаларда экология темасына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, форум территориясендә балалар җәмәгать бакчасы булдырды. Җәй дәвамында Биләрдәге смена катнашучылары андагы яшелчә һәм чәчәкләрне карап, тәрбияләп торачак. Шулай ук балалар өчен табигатькә карата сакчыл караш уята торган төрле эко-чаралар да оештырылачак.


Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Сәләт бу мөһим сүзләрне дә онытмый. Нәкъ менә форум территориясендә спорт уеннары: футбол, волейбол һәм баскетбол буенча чемпионатлар да узды. Сәлкешләр үзләрен бочо, снукбол һәм стритбол кебек спорт төрләрендә сынап карый алды.

Форумның икенче сменасы исә 26 июньнән 1 июльгә кадәр узачак дип көтелә. ARTS BILER FORUM сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне 3 юнәлештә берләштерәчәк: музыка, бию һәм театр. Катнашучыларны мастер-класслар, лекцияләр, ТР һәм РФнең әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләреннән иҗади очрашулар көтә.

Фотолар «Сәләт» Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев