Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН ИНТЕККӘНДӘ...

“Төннәр буе йоклый алмый ятам, 
Әллә чишмә челтрәп акканга? 
Әллә кошлар моңлы сайраганга 
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?”


җыры синең төнге йокысызлыгыңа гимн булып яңгырый башлаган булса, бездән сиңа киңәш шул: әлеге мәкаләне укы, файда алмый калмассың.


Кыш якынлашу белән, барыбыз да калын, зур, җылы мендәр, юрганнарны тартып чыгара. Әмма дә ләкин без өмет иткән татлы йокы һаман да никтер читләтеп йөри. Моның сәбәбе нидә соң?

Йокы бүлмәсендә артык җылы булу йокының начар булуына китерә икән. Шуңа өстәп баш авырта, тән тирли.

Сизгәнең бар микән, эссе булганда берни эшлисе килми. Моның сере гади: организм шул рәвешле югары температура белән көрәшә.

Йокы йокы төсле булсын өчен бүлмәдә температура 15-19 градус булырга тиеш. 12дән түбән яки 24тән югарырак температура дискомфортка китерер.

Йокысызлыктан котылуның берничә чарасын тәкъдим итәбез:


Беренче киңәш: 
Бүлмәдә салкынча температура булдырырга тырыш. Җәй айларында пәрдәләрне көн дәвамында ачмый тору яхшы, болай эшләгәндә кояш нурлары үтми, ә димәк, температура да артмый. Мөмкинлек булса, бүлмә ишекләрен ачык калдыр, үтәли җил (сквозняк) ясап җилләтеп алу шулай файдага булыр.

Икенче киңәш: 
Урын-җирнең тукымасы натураль булсын, синтетик тукыма аша һава начар йөри.

Өченче киңәш: 
Бүлмә тепературасы гына түгел, организмыңның температурасы да мөһим роль уйный. Йоклар алдыннан җылы сулы ваннада яту әйбәт булыр, чөнки аннан чыккач, тән температурасы төшәчәк, ә физиологик үзгәрешләр йокыны китерер.

Дүртенче киңәш: 
Җылылык тараткан бар нәрсәдән ераграк булырга тырыш. Йокыга ятар алдыннан мобиль җайланмаларны кулланмау ягын кара: яктылык йоклап китүне кыенлаштырыр. Карават янында салкынча сулы стакан алып килеп куярга була, эчәсе килгәндә эчеп кую файдага булыр. Шулай ук йокы маскасы киеп йоклау да синең тәмле, тыныч йоклавыңны тәэмин итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев