Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОГА КЕМНӘРГӘ “ЙОГА?”

Һәркөн бәйрәм, һәркөн туй. Бүген нинди бәйрәм, дисеңме? 21 июнь – Халыкара йога көне. Йога һәм аның белән шөгыльләнүчеләр турында күбрәк беләсең килсә, тизрәк язманы укы! ;-)
Нәрсә ул?

Йога – үз-үзеңне камилләштерү системасы. Әлеге система фәлсәфә һәм дин белән бәйле.
Аны кайларда бәйрәм итәләр?

Бу бәйрәм Россия, Украина, Белоруссиядә инде 5нче ел билгеләп үтелә.
Кемнәр бәйрәм итә?

Халыкара йога көнен йоглар, тренерлар, аларның укучылары бәйрәм итә.
Бу көнне нәрсәләр эшлиләр?

21 июнь көнне йога буенча ачык дәресләр үткәрелә. Мастерлар асана (позалар) серләрен ача.


Кызыклы фактлар

Йога индуизм диненә барып тоташа. Йоглар тәннәре, хисләре һәм үз-үзләрен тотышлары белән идарә итәргә өйрәнә.

Әлеге агымга нигез салучы булып Патанджали (б.э.к. II гасыр) тора. Ул баш миен, төрле халәтләрне контрольдә тоту ысуллары, гармониягә ирешү юллары турында язган.

Ә менә Д. Эберт дигән галим йоганың организмга уңай йогынты ясавы турында нәтиҗә ясаган. АКШ армиясе солдатларының иртәнге зарядка урынына йога белән шөгыльләнгән вакытлар күп була икән. Күнегүләр арасында медитация дә бар. Алар әйтүенчә, ул кәефне күтәрә, стрессны бетерә.




Алсу Фәйзрахманова, 26 яшь:



– Йога белән 24 яшемдә кызыксынып киттем. Бер танышым үзенең дәресенә чакырды, ялгыш кына шунда бардым. Ошаттым һәм һәр дәрескә йөри башладым. Беркайчан иренмәдем, гел барасым килеп бардым. Шулай йога дөньясына кереп киткәнемне сизми дә калганмын.

Ярты еллап вакыт узгач,  үземдә үзгәрешләр тойдым. Тормышның тәмен, ямен яңадан ача башладым. Йога ул физик күнегүләр генә түгел, ул – яшәү рәвеше. Йога уйлар, фикерләрдә, кешеләр белән аралашуда да чагыла. Шулай ук йогада тавыш терапиясе, мантралар җырлау, сулыш алу дигән төшенчәләр дә бар.

Йога проблемалардан котылырга ярдәм итми, әмма ситауациягә башкача карарга өйрәтә.  Һәр килеп туган кыенлыклар уза, син аның өчен борчылырга тиеш түгел.

Һиндстанга йога буенча турга бардым. Йога фәлсәфәсе белән таныштым. Тора-бара үземнең дә башкаларны йога серләренә өйрәтү теләге туды. Бүгенге көндә төп эшемнән тыш инструктор булып та эшлим.

Әлфия Шакирҗанова, 23 яшь:



– Беренче тапкыр йога белән 4 ел элек шөгыльләнеп карадым, узган ел исә тагын бер бу хисләрне татыдым. Йога – ул үз тәнеңә, организмыңа хөрмәт белән карау, аны ярату, үзеңне тыңлау, нәрсә теләгәнеңне аңлау, уй-фикерләрне контрольдә тотарга өйрәнү.

Бүгенге мәгълүмат ташып торган дөньяда тәнеңнең нәрсә теләгәнен аңлау мөһим, чөнки ул үзенә нәрсә кирәген безгә караганда яхшырак белә. Бу эштә йога ярдәмгә килә дә инде. Хәзерге вакытта йога белән йә көн саен, йә көн аралаш шөгыльләнәм.



Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев