Логотип Идель
Бу – тема!

Җәйге “Open air”: бирегә килергә кирәк! /ФОТО/

Сабантуйлар чоры артта калды, дип моңсуланучыларга “Болгар радиосы” җәй мизгелләрен татып калырга янәдән бер мөмкинлек бирде. Җиденче июль көнне ачык һавада грандиоз бәйрәм концерты оештырды! Җәйге “Open air” ничек узды һәм оештыручылар кунакларны нәрсә белән шаккаттырды? Тулырак әлеге язмада.

“Тормыш әлифбасы” тапшыруының алып баручысы Наилә Гыйбадуллина һәм радионың баш мөхәррире, продюсеры  Илфар Кәримов тамашачыларга “open air” сүзен менә ничек аңлатты: “Гадәттә, “on air” студиягә чит кешеләргә керү тыелганлыгын белдерә, ә “open air” исә ачык һавадагы концерт дигәнне аңлата, бирегә, киресенчә, килергә, керергә кирәк!” – ди алар. Димәк, Горки-Әмәт урман паркында бер юлы барлык “Болгар радиосы” алып баручыларын һәм, әлбәттә, җырчыларны үз күзләребез белән күрү бәхете тәтеде безгә. Әле алай гына да түгел, популяр йолдызлар белән бергә радио хезмәткәрләре көтелмәгән дуэтлар да башкардылар!

“Без Эльвира Шакирова белән эш буенча күптәнге танышлар. Бер дә белмәгән кеше белән, әлбәттә, дуэт башкармас идем. Шуңа күрә Эльвира бергә җырларга тәкъдим иткәч, ризалаштым. Өстәвенә, эксперементларны мин бик яратам! Тырышлыгыбыз бушка китмәде, тамашачы безнең дуэтны бик җылы кабул итте”, - ди яңа гына “Болгар радиосы” сайтының мөхәррире Эльвира Шакирова белән “Алма кебек кызарма” җырын башкарган Раяз Фасыйхов.





Әйткәнебезчә, көтелмәгән парлы җырлар бик күп булды әлеге чарада. Иң кызу чыгышлар арасында Артур Фәләхов һәм Рината Тей, Айзилә Батырханова һәм Илназ Гәрипов, Миләүшә Кашафутдинова һәм Илмира Нәгыймова дуэтлары да бар иде. Күп кенә тамашачылар исә парларның тере тавышка җырлауларында шикләнгән булсалар, Лилия Хәйруллина һәм “Нокта” тапшыруының алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова чыгыш ясаганнан соң фонограммага бу концертта урын юклыгына тулысынча инандылар. Кинәт кенә җыр уртасында көй бетүгә карамастан, кызлар башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерделәр!

ИлГәрәй дә эстрадагы фонограммага карата үз фикерен белдерде. “Мин тере тавыш яклы. Фонограммага җырлап халык белән аралашу-сөйләшү мөмкин түгел, гел борчыласың, “микрофон эшлиме икән”, дип уйлыйсың... Үз гомеремдә 16 ел сәхнәдә булып та, бары тик 25-30 тапкыр гына фонограммага җырлаганмындыр, анысы да тамак авырту сәбәпле генә”, - ди ул.

Концерт дәвамында бик күп таныш җырлар тыңлаганнан соң, бер сорау борчый башлады мине: чарада катнашучы артистлар нинди критерийлар буенча сайлап алынган? Барысы да бик гади икән бит. “Мондагы җырчылар иң яхшылары! Биредә халык мәхәббәтен яулаган йолдызлар. Бер җөмлә белән генә әйткәндә, бу җырчыларны һәм алар башкарасы җырларны халык сайлый”, - дип җавап кайтарды "Хәбәрләр" алып баручысы Миләүшә Кашапова. “Сәхнәдә чыгыш ясау һәм радиода сөйләү бер-берсеннән бик нык аерыла. Гади тормышта мин бик тыныч кеше, “Яңалыклар” хезмәтендә эшләү дә җитдилек тәлап итә, ә монда мин тулысынча күңел ачтым!”, - ди алып баручы Миләүшә Кашапова үзе турында.





Дөрестән дә, бик күп йолдызны үз эченә берләштергән чара матур хис-кичерешләргә бай булды. Һава торышы да, алдан сөйләшенгәндәй, кояшлы мизгелләре белән шатландырып торды!




Илүзә Касыймова


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев