Логотип Идель
Бу – тема!

Җәйге лагерьларда ял... Үзгәрешләр бар!

Уку елы ахырына якынлаша, дуслар! Укучыларның күбесе  һәрвакыттагыча җәйге лагерьларда ял итәчәк. Тиздән лагерь яратучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Язмабыз шул хакта.

Бүген Казанда “Иң яхшы тәҗрибә. Заманча тенденцияләр” дигән исем астында балаларның ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү өлкәсе хезмәткәрләре өчен россиякүләм конференция тәмамлана. Әйтергә кирәк, аның кысаларында лагерьлар эшчәнлеге белән бәйле шактый гына кызыклы мәгълүмат билгеле булды.

Ниһаять, яңарачаклар!


Әлбәттә, иң сөенечле яңалыкларның берсе – киләсе өч елда Татарстанның 94 (!) лагерена капиталь ремонт ясалачак. Хәтерләсәгез, гыйнвар ахырында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшкә 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәге турында әйткән иде.

Шулай итеп, тиздән Татарстан лагерьлары инфраструктур яктан шактый зур үзгәрешләр кичерәчәк. Ремонт эшләрен исә заман таләпләренә туры китереп эшләү күздә тотыла.


Лагерьлар рейтингын төзиләр


Икенче яңалык – тиздән республикада лагерьлар рейтингы барлыкка киләчәк. Моны күпмедер дәрәҗәдә “Букинг” сайты белән дә чагыштырып була. Күпләребез берәр җиргә барыр алдыннан әлеге сайтка кереп, кунакханәләр рейтингы белән таныша, кешеләрнең уй-фикерләрен укый, шулар буенча үзенә отель сайлый. Лагерьларга да шул рәвешле йолдызлар билгеләнәчәк.

 - Бу эшкә иҗтимагый яктан зур игътибар бирелер, дип уйлыйбыз. Лагерьлар исә үз чиратында сыйфат ягыннан югары дәрәҗәгә омтылырга мәҗбүр булачак, - дип ассызыклады Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.


Путевканы – интернет аша


Өченче яңалык – быелдан башлап, лагерьларга билетларны интернет аша сата башлаячаклар. Бу сервис әлегә пилот режимында гына эшли. Онлайн-сатып алуларга да дүрт кенә лагерь кушылган әле. Аларның саны елдан-ел артачак, дип ышандыралар җиткәчелектә.

 - Бу чын мәгънәсендә уникаль программа. Һәр ата-ана баласы өчен ял итү мәйданчыгын өйдән чыкмый гына онлайн-режимда сайлый алачак. Махсус программа ярдәмендә алар әлеге лагерьларның инфраструктурасы, эчтәлеге белән дә танышачак, - дип белдерде Дамир Фәттахов.

Хәзерге вакытта бу системага кушылган лагерьлар: «Пламя», «Пионер», «Мечта» һәм «Чайка».


Лагерьга кем барасын махсус система сайлый


Дүртенче яңалык -  әлеге яңа платформада ата-ана баласы белән таныштыра, аның дипломнары, уңышлары турында язып калдыра алачак. Система автомат рәвештә балаларга баллар бирәчәк. Шуннан соң әлеге укучының кайсы лагерьлар һәм профиль сменаларга барырга мөмкин булуы ачыкланачак.




Күрәсез, Татарстан лагерьларын тиздән зур үзгәрешләр көтә. Лагерьларның сыйфаты яхшыргач, анда барырга теләүчеләрнең дә бермә-бер артачагы көн кебек ачык.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев