Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖӘЙГЕ КАМПУС»: 100 ДУС, ЙОКЫСЫЗЛЫК ҺӘМ БАШКАЛАР

Ел саен. Казанның тау чаңгысы комплексы. 200ләп студент. Юк, болар ял итәргә килми. Төп максатлары – белем туплау, яңа тәҗрибә белән уртаклашу. Кызганыч, студентлар бирегә бары тик бер генә тапкыр килә ала. Югыйсә, ел саен ашкынып торырлар иде. Сүзем Президент академиясенең VII Халыкара җәйге кампусы турында.

Кампус ел саен аерым бер темага багышлана. Алар, гадәттә, икътисад юнәлеше белән бәйле. Быелгы кампусның төп темасы – мәдәният һәм күңел ачу өлкәсендә эшмәкәрлек. Чарада 200ләп кеше катнаша. Алар арасында Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка, Азия һәм, әлбәттә, Европадан килүчеләр бар. Россия һәм Татарстаннан да катнашучылар шактый.

Җәйге кампус – ул яшьләр өчен уникаль белем бирү проекты. Аның уку программасы лекцияләр һәм интерактив дәресләрдән гыйбарәт. Аларны Россия, чит ил галимнәре, дәүләт хезмәткәрләре һәм дөньякүләм танылган эшмәкәрләр алып бара. Кампусның төп миссиясе – яшь талантларга аралашу, интеллектуаль элитаның яңа буынын барлыкка китерү өчен мәйданчык булдыру. Киләчәктә акыллы, энергияле һәм күп эшли торган кешеләр таләп ителәчәк. Шуңа да мондый проектның мөһимлелеге көн кебек ачык.

15-26 июль аралыгында уза торган «Җәйге кампус» 16 июльдә тантаналы рәвештә ачылды. Татарстан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән килгән студентлар белән танышыр өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе ректоры Владимир Мау, «Газпромбанк» идарәсе рәисе урынбасары Владимир Кулик, Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе, Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе проректоры Иван Федотов килде.

– Кампусны беренче тапкыр үткәргәндә, без һәр елны әлеге чараны яңа төбәктә үткәрәчәкбез, дигән идек. Беренчесе тәмамлангач ук, безне куып чыгарганчы, биредә булачагыбызны аңладык. Бу – шулкадәр уңышлы, инновацион проект. Рөстәм Нургалиевичка проектны дәвам итәргә тәкъдим иткәч, ул берсүзсез ризалашты. Без әле һаман да монда. Казанда безнең филиал барлыкка килүе бераз куркыта. Чөнки мин һәрвакыт: «Безнең монда филиал юк, шуңа да кампус та шәп», дип әйтә килдем. Ләкин филиал булу моңа комачауламас, дип уйлыйм, – ди Владимир Мау.



Аңа Рөстәм Миңнеханов тә кушылып китеп: «Кампус белән чагыштырганда, филиалны ябу җиңелрәк», – дип шаяртты да, «Әлбәттә, бездә филиал да, кампус та эшләячәк», – диде.

«Максатым – 100 яңа дус табу!»


Катнашучылар арасында башка илләрдән Татарстанга килеп укучылар да шактый. КФУның 2 курсы студенты Руслан Хафизов тумышы белән – Ташкенттан. Биредә ул шуның кадәр зур тәҗрибә алуына шат.

– Бу кампус мин көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Инфраструктурасы шаккаттыргыч. Моңа кадәр шушындый объектларда еш булыр туры килми иде. Оештыру, атмосферасы, спиклары – менә дигән. Бирегә килгәнче, үземнең анкетамда "100 дус табу" максатын куйган идем. Шуңа таба барам. Әлбәттә, һәрбер яңа танышымны язып бармыйм. Алар барысы да шундый ачык, шәп идеяләр белән килгән. Мине бу тагын да илһамландыра. Булдырачак проектларга үз өлешемне дә кертәсем килә. Биредә файдалы булырмын, дип ышанам, – ди Руслан.



Чит ил вәкилләре белән аралашу Русланга бер дә авыр түгел, бер-берсен бик яхшы аңлыйлар икән. Аның фикеренчә, native speaker белән сөйләшү – үзе бер тәҗрибә. Ә чит илләр, үз чиратында, безнең студентларга бәя бирә ала. Программа буенча студент командалары махсус биремнәр ала. Шулар буенча проектлар төзи. Руслан фикеренчә, бүген күп кенә илләрдә инновацияләр кертелә. Алар туризм, күңел ачу өлкәсендә аеруча уңышлы булырга мөмкин.

– Әгәр эшмәкәрлек ягыннан Казан белән Ташкентны чагыштарсак, Ташкент бу планда консервативрак, минемчә. Казан эшмәкәрлек өлкәсендәге яңалыкларга ачык. Мисал өчен, аш-су, бию, җырларның беренче вариантын бераз үзгәртеп тә җибәрергә мөмкиннәр. Ә бездә барысы да гореф-гадәтләргә бәйле, – ди егет.

Киләчәктә Руслан үзен төрле өлкәләрдә тәҗрибәсе булган белгеч, дип күрә. Икътисади куркынычсызлык юнәлешен сайлаган. Бу – күләгәдәге икътисадны булдырмый калу максаты белән булдырылган хокук һәм икътисад базасы симбиозы. Үзенә күрә икътисад тармагындагы тикшерүче, дип тә әйтеп була аны.

«Йоклау безнең өчен түгел!»


Болгариядән килгән Виктория Христова исә София шәһәрендә халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше буенча белем ала.

– «Җәйге кампус»та катнашуымның төп сәбәбе – яхшы тәҗрибә алу мөмкинлеге. Минем моңа охшаш чараны Болгариядә дә оештырасым килә. Шуңа кампусның программасын күрергә, өйрәнергә телим. Үзебезнең студентлар белән Татарстанныкыларны чыгыштырам: биредәгеләр дустанә мөнәсәбәттә, яхшы сыйфатларга ия, киң күңелле, – ди Виктория.



Кампуста катнашучылар төрле командаларга бүленеп эшли. Мисал өчен, София студенты 12нче командага эләккән. Ул кампус программасын җитди, дип саный, буш вакытлары юк диярлек. Тик шулай булуга да карамастан, аларга процесс ошый һәм алар бик илһамланып эшлиләр икән. Виктория бирегә килеп, дуслар табарга, үзенә тагын да яңарак бурычлар билгеләргә тели.

Тумышы белән Германиядән булган Никлас Бедерведен хәзерге вакытта Америка кушма штатларының Вашингтон университетында халыкара бизнес юнәлеше буенча укый. Егетнең Россиядә әле беренче тапкыр гына булуы икән. Шуңа мондый мөмкинлекне кулыннан ычкындырмаган. Үзен яхшы якка үзгәртергә, башка мәдәният белән танышырга тели.

– Татарстан студентлары һәрчак булышырга әзер. Әмма АКШ студентлары күбрәк оешканрак, амбициозрак. Биредәге программа, чыннан да, тыгыз. Өченче көн без төнге 11-12дә дә төркемебез белән эшләү процессында идек әле, – ди Никлас.



Кампусның расписаниесе шундый тыгыз булгач, йокларга да вакыт калмый. Егетләр кызлар үзләре дә бу турыда шаяртып, «Сон для слабаков», дип елмая. Чараның башлангыч көннәре генә булу сәбәпле, әлегә кампус катнашучылары Татарстан, Казан белән танышырга өлгермәгән. Тик, әлбәттә, мондый мөмкинлек булачак.

Президент белән – күзгә-күз карап


Кемнең генә үзебезнең – Татарстан Президенты белән сөйләшәсе, аңа үзен кызыксындырган сорауны бирәсе килми икән?! Моның өчен шушы «Җәйе кампус»ка килү дә җитә икән бит! Ник дигәндә, биредә катнашучыларга шундый мөмкинлек тудырыла. Алып баручы яшьләрне алдан ук кисәтеп куйды: «Тиле яки дөрес булмаган сорау бирәм, дип курыкмагыз, андый сораулар булмый», – диде.



Президенттан Андрей исемле студент Татарстанда уза торган масштаблы чаралар белән кызыксынмыйча кала алмады. Аның соравы чараларга бәйле туризм турында иде.

– Футбол буенча дөнья чемпионаты безнең илне бөтенләй башка яктан ачты. Элек Казан турында беркем белми иде. Чаралардан башка республикабыз турында сөйләп булмый. Системалылык булмаса, вакыйгалар үзләре генә дә берни бирә алмый. Чарадан тыш, динамика да булырга тиеш. Без Казанга игътибарны спорт чаралары аша булдыра алабыз дигән карарга килдек. Казанның 1000-еллыгыннан уздырудан башладык, аннары – Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы, футбол буенча дөнья чемпионаты. Киләсе елда WorldSkills буенча дөнья чемпионатын уздырачакбыз. Кеше безнең шәһәргә спорт чарасын карарга килеп, кызыклы тарихи урыннар белән дә танышырга тиеш. Әлбәттә, болар барысы да икътисад белән турыдан-туры бәйле, – дип аңлата Президент.

Кампус ачылышы вакытында Татарстан Хөкүмәте, Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе һәм «Газпромбанк» арасынңа фәнни-техник һәм белем бирү хезмәттәшлеге турындагы килешүгә кул куелды.



Студентларның кампусы 10 көн дәвам итә. Димәк, тәҗрибә тупларга, белем алырга, 100ләгән генә түгел, 200ләп дус табарга көннәр һәм, әлбәттә, йокысыз төннәр җитәрлек әле. :)

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары







































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев