Логотип Идель
Бу – тема!

Җәйге “Чыршы” каникулга озатты /фоторепортаж/

Башкала сәүдә-күңел ачу комплексларының берсе Казанның ЮХИДИ идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы булышлыгы белән яңа проектка – балалар интерактив тамашасына старт бирде.

1 июнь – Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан оештырылган әлеге чара оештыру чыгымнарын үз өстенә алган әлеге комплекста узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгын, җәен сулыкта һәм урманда үз-үзләрен тота белүләре тикшерелде. Бәйрәм көнне дә имтихан тоттырмасалар, дисезме?! Юк, барысы да мавыктыргыч уен формасында узды.

Шунысын да әйтергә кирәк: оештырылышы һәм тәкъдим ителеше ягыннан эксклюзив мондый тамаша Казанда әле беренче тапкыр гына уздырылды. Һәм, әлбәттә, җәйге каникулның беренче көнендә уздырылуы белән балаларда, әти-әниләрендә зур кызыксыну уятты.

– Дәүләт автоинспекциясе балалар иминлеген кайгыртып шушындый чаралар оештырган оешмаларга һәрчак теләктәшлек белдерә, – дип сөйләде безгә Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Рөстәм Гәрәев. – Чараның Халыкара балаларны яклау көнендә, җәйге каникул алдыннан уздырылуы тагын да мөһим. Шушындый чараларда юалалар белән очрашып, пропаганда алып барыла, профилактик чаралар үткәрелә. Балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итү һәрвакыт игътибар үзәгендә. Уртак чаралар шуңа да бик хуплап кабул ителә.

Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ һәм башка җаваплы оешма хезмәткәрләре катнашты.

“Чыршы№2” (“Елка№2”) дип исемләнгән әлеге җәйге балалар танып белү тамашасыннан фотолар тәкъдим итәбез:



















































Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев