Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖӘЙГӘ» ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Каникулда да мәктәптән ял итәм, димә. Чөнки җәй дәвамында укырга тиешле әдәбият исемлеге биз озын була: исемлектә 30дан алып 100гә (!) кадәр әсәр булырга мөмкин. Һәм ул ерып чыга алмаслык кебек тоела. Бу әйбер баланы да, әти-әнине дә куркуга сала. Исемлектәге бөтен китапны да уку мәҗбүриме, әллә ял итеп алырга да вакыт табаргамы?

Моның турында КФУның Психология һәм белем бирү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Лера Камалова сөйли:

– Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча башлангыч мәктәптә төп максат – укучыларның тиз, аңлы рәвештә, сәнгатьле итеп укырга өйрәнүе, үз теләге буенча үзенә ошаган китапларны сайлап алу. Шуңа да кечкенә укучыларның җәй көне дә, системалы рәвештә, даими укып баруы кирәк.

Эксперт фикеренчә, балалар рус, чит ил әдәбиятын белергә, төрле жанрдагы әсәрләр белән танышырга тиеш. Боларның барысы да укучыларның зәвыгын тәрбияли. Укучы көндәлеге балага китап авторы, геройларын теркәп барырга, хисләре белән бүлешү мөмкинлеген бирә. Шулай итеп, ул укуга аңлы рәвештә карарга булыша. Җитмәсә, уку вакытында да бу мәгълүмат кирәк булачак.

Еш кына укытучылар киләсе уку елында мәктәп программасында узачак әсәрләрне тәкъдим итә. Бу балаларның китаплар белән алдан танышуы өчен кирәк.

Катлаулы әсәрләрне бирмәскә!


Тик шунысы да бар: кайвакыт җәйгә бирелгән әдәбият исемлегендә өлкән сыйныфлар өчен китапларны да очратырга мөмкин. Мисал өчен, Гомерның “Илиада”, “Одиссея”, Сервантесның “Дон Кихот” әсәрләре булырга мөмкин. Әмма аларны башлангыч сыйныф укучылары өчен тәкъдим итәргә ярамый. Бу әсәрләрне укыр алдыннан, укучының тарих, мәдәният ягыннан билгеле бер белемнәре, тормыш тәҗрибәсе булырга тиеш. Ләкин башлангыч сыйныф укучысында ул булмый. Шуңа да балага Гомер, Сервантес әсәрләрен аңалавы кыен.

15 китап уку мөмкин эшме?


Лера Камалова фикеренчә, җәй эчендә күләмле 15 әсәр уку хәтта олы кешегә дә авыр бирелә. Җитмәсә, яшүсмер каникулдан максималь рәвештә файдаланып калырга тели, аның башка планнары да күп була. Әдәбият исемлегенең артык озын булуы балаларда китап уку теләген, киресенчә, киметергә мөмкин.

3-5 әсәр генә сайла!


Еш кына җәйгә бирелгән әдәбият исемлеге мәҗбүри түгел, ә тәкъдим рәвешендә була. Димәк, аннан үз көчеңнән килгән әсәрләрне сайлап алырга кирәк. Бәлки, бу өч яки биш, йә аннан да күбрәк китап булыр. Шуңа да әти-әниләргә җәйге каникулда һаман саен әлеге әдәбият исемлеген искә төшермәскә кирәк. Чөнки 50-100 әсәр баланы куркытып кына калмый, китап укуга нәфрәт уятырга мөмкин.

Саны түгел, ә аңлау мөһим!


Күләмле әсәрләр аңлы рәвештә укуны таләп итә. Димәк, аларны уку бөтен җәйгә сузылырга мөмкин. “Укытучылар еш кына укучының күбрәк китап укуын тели. Әмма ничә китап укуы түгел, ә аларны ни дәрәҗәдә аңлап укуы мөһимрәк”, – ди Лера Камалова.

Эксперт җәйгә тәкъдим ителгән исемлектәге китаплар санын азайтырга, конкрет авторларның әсәрләрен киметергә, укучыны көненә күпмедер бит укырга дигән кысаларга кертмәскә киңәш итә. Чөнки уку процессының төп максаты – китаптан эстетик ләззәт алу.



Чыганак: КФУ сайты


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев