#ӘЙДӘВЫХОДИ /КОНКУРС/

Өмәләр җитте, дуслар! Ә иң яхшы өмәнең кайда икәнен беләсезме? Әлбәттә, без кайда – иң яхшы өмә дә шунда! Шулай булгач, кулга тырма, себерке ише эш кораллары тоттык та, киттек өмәгә.

Онытып җибәрә язганбыз – эш кораллары гына түгел, кесә телефоныңны да алырга онытма. Өмә галәмәтләрен төшереп инстаграмга элмәсәң, тырма белән селфи ясамасаң, иң яхшы фотоларыңны безгә җибәрмәсәң, нинди өмә булсын инде ул?! 

Бер, ике, өч... Без старт бирдек. Калганы үзегездән тора. Иң яхшы өмәче буласыгыз килсә, активрак эш итегез. Башыгызга акыллы уй килми торамы? Сер итеп кенә әйтик – эшне өмәгә чыгудан башлагыз – #ӘйдәВыходи!




"ЯЛКЫН"ның #ӘйдәВыходи КОНКУРСында катнашу өчен "өмә"ле фотоларыңны 15 майга кадәр безнең Вконтакте төркемендәге махсус альбомга сал! /#ӘйдәВыходи КОНКУРСы альбомы/


Җиңүче иң күп лайк җыючылар арасында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк! Һәм @mr.kinder.surprise ясаган зуууур Киндер Сюрприз /"Как маленький Киндер, только большой"/ белән бүләкләнәчәк.



Онытма - "Ялкын" шук, шаян, чая һәм активларны ярата! ❤❤?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    725
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    556
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    380
    0
    0

Блоглар