Логотип Идель
Бу – тема!

ЙӨГЕРГӘНЧЕ ТИКШЕРЕНЕГЕЗ!

Сер түгел - спорт белән шөгыльләнүчеләр озаграк яши. Әмма спорт белән шөгыльләнер өчен дә табиблар белән киңәшләшергә кирәк! Бу эшне нәрсәдән башларга?

Спортны сөючеләр еш кына профессиональ спортчылар кебек физик күнегүләргә бик зур теләк белән тотыналар. Әмма организмны артык эшләтү шулай ук дөрес түгел, аның билгеле резервлары бар. Һәм бу резервларны кулланып бетерү кешегә зарар китерә ала.

Шуңа күрә, иртә саен үзегез генә йөгерәсезме, марафоннарда, ярышларда катнашасыгыз киләме - йөрәгегезне тикшертергә, кан басымының гадәттәге күрсәткечләрен ачыкларга hәм шикәр дәрәҗәсен белү өчен канны тикшертергә кирәк.

Спорт белән шөгыльләнүчеләр үзләренең сәламәтлекләрен башкалардан да күбрәк кайгыртырга тиеш. Табиблар «МПК» дигән термин кулланалар. Ул сезнең организм тарафыннан кулланыла торган кислородның максималь күләмен күрсәтә, гади тел белән әйтсәк, организмның мөмкинлекләрен шушы тест төгәл күрсәтә. Аннан чыгып, табиб сезгә спорт белән нинди режимда шөгыльләнергә икәнлеген әйтә ала.

Спортны сөючеләр белән марафон йөгерәсегез килсә, "шикәр"егезне дә тикшертегез. Әгәр дә бу күрсәткечләр яхшы булып, терапевт хәер-фатиха бирсә, марафонда катнаша аласыз, дигән сүз. Әгәр дә кан тамырларыгызда нинди дә булса үзгәреш күзегезгә чалынса, шулай ук тикшеренергә кирәк. Чөнки кан тамырларына бәйле чирләр һәм йөрәк авырулары белән озын дистанцияле марафоннарны йөгерергә ярамый!

Әгәр кешенең йөрәк белән бәйле авырулары яки сәламәтлеге белән бәйле башка җитди проблемалары бар икән, аңа спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?

Табиблар бертавыштан «әйе», дип җавап бирә! Хәтта йөрәк кризлары кичергәннән соң да кешене дәвалау hәм реабилитация дәверендә спорт белән шөгыльләнергә өндиләр. Чөнки дарулар белән дәвалануга караганда, физик күнегүләр организмны тизрәк терелтә.

Ә хәзер иң кызыгы - спорт ярдәмендә гомерне озынайтып буламы? Табибларның җавабы бер - була! Гадәттә сәламәт булу өчен кешегә атнасына 150 минут авыр булмаган күнегүләр эшләргә кирәк (мәсәлән, «скандинав йөреше»). Әгәр дә күнегүләр йөгерү кебек авыррак икән, 75 минут та җитә. Шушы 150 яки 75 минутны өч көнгә бүләргә тәкъдим ителә.

Боларның барысы хакында буген сәламәтлек буенча республиканың алдынгы белгечләре Лилия Галимҗанова, Фәридә Тахавиева, Юрий Терегулов һәм Римма Садыйкова катнашында узган пресс-конференциядә сөйләделәр.

Һәм тагын бер кызык мәгълүмат - спорт белән шөгыльләнү баш миендә депрессия hәм начар кәефне жиңәргә ярдәм итә торган гормоннарны уята! Димәк, нык сәламәтлек, шәп кәеф һәм яхшы фигура булсын дисәң - спортны сайла!

Наилә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев