Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙ "ДӨРЕС" БУЛСЫН ӨЧЕН...

Календарьдә 5нче июнь, тик табигать бу турыда хәбәрдар түгел ахры. Җырда "табигатьтә ямьсез көннәр булмый" дип җырлыйлармы әле? Бу җырда гына түгел дустым, бу чыннан да шулай. 2017 елгы җәең туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә кызу һәм онытылмаслык булсын өчен "Ялкын" сиңа менә ниләр киңәш итә:

1. Җәйге фотосессия яса. Кышларын аларга карап җылынырсың ?
2. Атнасына 2 генә көн булса да Интернетка керми торып кара. Анда утыру урынына табигатькә чык, дусларың белән очрашып сөйләш.
3. Дусларың белән скакалкада сикерү, бадминтон, футбол һ.б. буенча турнир оештырырга мөмкин!


4. Үзегезгә якын тирәлелекләрне өйрән. Үз шәһәр-авылыңда әле син күрмәгән урыннардыр барлыгына иманым камил. Бөтен җирне беләм, йомык күзләр белән дә йөри алам дисәң, күрше авылга яки якындагы шәһәргә барып тикшеренүләр үткәр!
5. Бик кызу берәр көнне (ә аный көннәр әле булачак ? )"Су сибеш" оештыр!
6. Үзеңнең җәйге маҗараларыңны видеога төшер һәм аны монтажла, белмәсәң, өйрән! ?
7. Дусларыңны иярт тә, походка бар.
8. Паркта, урманда, су буенда китап укы. Берәр матур көнне китабыңны тот та,чыгып кит.
9. Яшел чирәм буйлап яланаяк йөр. Табигать сулышын той, аның белән бербөтен бул.


10. Җиләк җимеш, яшелчә аша. Алардан салат, смузи яса. Җәйнең бөтен мөмкинлекләрен кулланып калырга ашык!

Сиңа онытылмас җәй теләп, "Ялкын"ың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев