Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙ БАШЛАНДЫ... ҺӘМ БЕТТЕ?!

Җәй-җәй дибез, ә ул “ә” дигәнче сызгыра да узып китә. Ә хәзер, тирән итеп сулыш алабыз һәм җәйнең әле башланмаган 75 көне бар икәнлеген искә төшереп, җиңнәрне сызганып, эшкә керешәбез! 75 көнгә 75 искиткеч идея! Башладыкмы?

18нче көн (бүген!) – бүлмәңне тәртипкә китер. Мөмкинлегең булса, җиһазларның урынын алыштыр, әйбәтләп җыештыр. Анда керәсе генә килеп торсын!

19нчы көн – шигырь язып карыйбыз. Үз гомерендә бер тапкыр булса да шигырь язып карамаган кеше, имештер, дөрес кеше түгел, ди. Болай булгач язабыз да язабыз инде, шулай бит?

20нче көн – болынга барып иң матур чәчәк бәйләмен җый һәм аны әниеңә бүләк ит.

21нче көн – киләчәккә хат язабыз!

22нче көн – башка берәү дә булмаган кабатланмас фото яса. Картайгач, сагынып һәм елмаеп искә ала торган булсын.

23нче көн – күптән эшлисең килгән берәр эшне эшлә яки аласы килгән әйбереңне ал.

24нче көн – үзеңнең эшлисе килгән эшләреңне эшлә.

25нче көн – әлеге көнне әти-әниеңә бигрәк тә тырышыбрак ярдәм ит. ;-)

26нчы көн – кичке аш әзерлә. Чын күңелдән! Тырышып!

27не көн – җәйге коктейль яса!

28не көн – урманга барып җаныңа ял ясап кайт.

29нчы көн – йокың туйганчы йокларга рөхсәт.

30нчы көн – узган айга нәтиҗәләр ясыйбыз.

31не көн – күңелең теләгән эшне эшлә.

32нче көн – яраткан, ләкин күптәннән тыңлаганың булмаган җырларны тыңла.

33нче көн – кошларны ашат.

34нче көн – бакчада эшлә.

35нче көн – ял ит!

36нчы көн – дусларың белән таңны каршыла.

37нче көн – теләгән эшләреңне эшли аласың.

38не көн – берәр кешегә сюрприз яса. Шаккатсын!

39нчы көн – картина яса.

40ны көн – көндәлек башла һәм үзеңнең уй-йикерләреңне шунда төшереп бар.

41нче көн – туңдырма көне игълан итәбез! Чамасын белеп яме. ;-)

42нче көн – телефоныңны читкәрәк алып куй.

43нче көн – җәй көне төшкән фотоларны ясата башларга вакыт.

44нче көн – пицца пешерәбез.

45нче көн – дусларың белән су коенырга бар.

46нчы көн – бер тәүлек буе Интернетка кермә, компьютер-телевизор кабызма.

47нче көн – пикник оештырыгыз.

48нче көн – китап укы.

49нчы көн – кулдан берәр нәрсә яса: открытка, бижутерия, оригами һ.б.

50нче көн – көн дәвамында җиләк-җимеш, яшелчә белән туклан.

51нче көн – җиләк-җимеш салаты ясыйбыз.

52нче көн – күптәннән аралашканың булмаган яки ачуланышкан дустыңа яз яки шалрат.

53нче көн – дусларың белән истәлеккә видео төшер.

54нче көн – яңа рецепт табып, табын әзерлә.

55нче көн – ял ит!

56нчы көн – яраткан ризыгыңны аша.

57нче көн – күптәннән укыйсың килеп йөргән китапны сатып ал һәм укый башла.

58нче көн – табигатьне фотога төшер, башкалар күрмәгәнне күрергә тырыш.

59нчы көн – таң атканын һәм баеганын кара.

60нчы көн – фотолардан коллаж яса.

61нче көн – яраткан кинофильмыңны кара.

62нче көн – фотосессия яса.

63нче көн – якын дустыңны куандыр: школад бүләк ит, мәсәлән.

64нче көн – берәр хуҗасыз песи яки этне ашат.

65нче көн – теләгән эшләреңне башкар.

67нче көн – спорт белән шөгыльлән.

68нче көн – кешеләрне фотога төшер.

69нчы көн – кино көне игълан итәбез!

70нче көн – үзеңә җәйге истәлек яса – берәр әйбер сатып ал.

71нче көн – кояш белән бергә уянып, буш урамнарда йөр.

72нче көн – бар гаиләңә иртәнге аш әзерлә.

73нче көн – кешеләргә ярдәм ит.

74нче көн – моңарчы эшләмәгән берәр эшне эшләп кара!

75нче көн – көне буе кешеләрне алдамаска тырыш.

76нчы көн – тәүлекнең төрле вакытында тәрәзәңнән күренгән пейзажны фотога төшер.

77нче көн – моңарчы шөгыльләнмәгән спорт төрендә үзеңне сынап кара.

78нче көн – кибетләрдә йөреп кайт.

79нчы көн – көне буе кызыклы берәр китап укы.

80нче көн – дусларың белән велосипедта йөр.

81нче көн - китап, кинофильмнардагы яраткан цитаталарны чыгартып, диварга элеп куй.

82нче көн – велосипедта урманга бар.

83нче көн – мәктәпкә әзерләнә башла. Программаны кабатла.

84нче көн – кәефеңне рәсем итеп яса һәм элеп куй.

85нче көн – авыл-шәһәреңдәге яраткан урыныңа бар.

86нчы көн – көне буе урамда йөр, моңарчы булмаган җирләргә бар.

87нче көн – йокыңны туйдыр.

88нче көн – мәктәпкә киясе киемнәреңне барла.

89нчы көн – канцелярия товарлары сатып ал.

90нчы көн – җәеңне ничек үткәрүең турында хат яз һәм аны сакла.

91нче көн – ял ит!

92нче көн – җәйгә нәтиҗәләр яса.

Күрүеңчә, әле ҖӘЙнең шактый вакыты алда. Вакытыңны файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга тырыш. Барысы да синең кулда! Без сиңа ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев