Логотип Идель
Бу – тема!

ИЗГЕ БӘЙРӘМ ЯКЫНЛАША

Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаете бу ел 11 август көненә туры килә. Бүген журналистлар белән узган матбугат очрашуында башкалабызда корбан чалу урыннары, Гаеткә багышланган бәйрәм чаралары, корбан чалуның мәгънәсе кебек актуаль темалар яктыртылды.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин башкалабызда бу ел 16 корбан чалу урыны булачак, дип белдерде. “Чалынган корбанның тиресен урнаштыру буенча да проблемалар булмаячак. Аны урнаштыру хәл ителде, дөрес без моңа ирешү өчен шактый вакыт тырыштык, теләгебезгә ирешә алдык”, диде ул. Әлеге мәйданчыкларда корбан чалу өчен алдан язылу кирәк. Рөстәм хәзрәт корбан чалырга ниятләүчеләрне билгеләнгән вакытка килергә чакырды. “Алдан килеп торуның хаҗәте юк, болай эшләп сез үзегезне дә, безне дә кыен хәлгә куясыз”, - диде ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды да  корбан чалу өчен гаризалар кабул итә. Фондның генераль директоры Булат Мәрданов хәбәр итүенчә, бер корбан сарыгының бәясе – 8 мең сум. “Фонд хезмәтләре бушлай. Әлеге корбан итен мохтаҗларга таратуны фонд шулай ук үзе оештыра”, - дип белдерде Булат Раиф улы. “Мохтаҗны ашат” хәйрия акциясендә мөмкинлеге булган һәр кеше катнаша ала. Акция турында тулырак 225-33-22 телефон номеры аша белешергә мөмкин.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков “Корбан китерергә тиешле кешенең беренче чиратта, мөселман булуы шарт”, - дип белдерде. “Азат кеше булуы, ягъни кол булмавы мөһим, ләкин бу бүгенге көндә актуаль түгел. Юлчы булмавы һәм нисаб күләме 20 мең сумны тәшкил итү зарур”, - диде ул. “Әгәр артык 20 мең сум күләмендә акчасы булмый икән, корбан чалынырга тиеш түгел. Ислам – ул юмартлык дине”, - дип ассызыклады Булат хәзрәт.

Ул шулай ук мөгезле эре терлекне корбанга китерү хакында да әйтеп узды. Сыер яки дөя 1 кешедән дә, 7 кешедән дә корбанга китерелә ала. “Әгәр бергәләшеп корбан чалырга уйлаучыларның берсе генә булса да дөрес ният кылмаса, моны бары ит өчен генә эшләсә, беркемнең дә корбаны кабул булмаячак”, - дип аңлатты хәзрәт.

Гает көннәрендә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Зәй, Балык Бистәсе, Менделеев районнарында бәйрәм чаралары узуы да көтелә. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин “Көн кояшлы булуын теләп, дога кылыйк”, - дип елмайды.

Очрашуда шулай ук мохтаҗлар турында сүз кузгатылды. Рөстәм хәзрәт   “Хәзер мохтаҗларны табуы кыен, барысының да тормышы җитеш” дигән фикерне еш ишетергә туры килә”,- ди. “Корбан ите өләшкәндә хәзрәтләр, мөхтәсибәтләр аша фәкыйрь кешеләрне эзләп табарга мөмкин. Ярдәмгә мохтаҗлар үзләре дә яшеренмәсә яхшы булыр иде. Югыйсә моның ояты юк. Җитеш тормышта яшәүчеләр шәфкатьлелек кылу өчен үзләре фәкыйрьләргә мохтаҗ була”, - дип фикерләре белән уртаклашты Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Корбан итен тарату буенча катгый кагыйдәләр юк. Итне өч өлешкә бүлеп, бер өлешен үз гаиләңә калдырып, калган ике өлешне туганнарга, күршеләргә һәм мохтаҗ кешеләргә тарату яхшы. “Мөмкинлегең бар икән, корбан итен тулаем фәкыйрьләргә таратырга мөмкин. Әгәр үзең иткә мохтаҗ икәнсең, чалынган корбанны тулаем үзеңнең гаиләңә калдырыга да рөхсәт ителә”, - диде Булат хәзрәт Мәрданов.

Бу ел  Корбан Гаете уңаеннан вәгазь башкалабыз мәчетләрендә иртәнге 4тә укылачак. Бәйрәм намазы 4 сәгать 30 минутта була. Татарстанның барлык мәчетләрендә исә Гает намазы кояш чыгып, 30 минут узгач укылачак.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА



ТАГЫН УКЫРГА:


КОРБАН ГАЕТЕ-2019: кайчан? ничек?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев