Бу – тема!
ИЮНЬ АЕНА ПЛАННАР
Ниһаять, без зарыгып, өзелеп, сагынып, өмет тулы күзләр белән көтеп алган КАНИКУЛГА берничә көн генә вакыт калды. Ә күпләрнең инде ул башланды да. Шуңа күрә, әйдәгез, июнь аена нинди кызыклы һәм файдалы эшләр белән шөгыльләнеп булуын барлыйбыз! ;-)
- Кузгалак ашап калырга өлгерәбез!
- Туйганчы җиләк җыябыз һәм аны туйганчы ашарга да онытмыйбыз.
- Туганнар, дуслар белән пикникка барабыз! Артыбыздан чүпләр калдырмыйбыз. ;-)
- Велосипедта җилдерәбез!
- Йолдызлы күккә карап хозурланабыз!
- Җиләк-җимеш салаты ясап ашыйбыз.
- Туңдырманы үзебез ясыйбыз! Рецептын монда табарга мөмкин.
- Су коенырга барабыз.
- Җәйге фотосессия оештырабыз.
- Табигатьтә китап укыйбыз.
- Үләннәрдән ризык әзерлибез. Мисал өчен, кычытканнан аш, яшел суганнан бәлеш пешерергә, төрле яфраклардан чәй кайнатырга мөмкин.
- Моңарчы эшләмәгән берәр эшкә өйрәнәбез. Мәсәлән, сыер саварга!
- Җылы, җәйге яңгыр астында калып чыланабыз.
- Урманга барып кошлар сайраганын тыңлыйбыз.
- Бер көнне Интернетсыз уздырабыз.
- Якын кешеләргә кечкенә генә бүләкләр ясыйбыз.
Дустым, ә син әлеге исемлеккә син тагын нинди үзенчәлекле эш-гамәлләр өстәр идең?
Зилә САБИТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев