Логотип Идель
Бу – тема!

"ИЯСЕЗ ШАТЛЫК" ИЯСЕН ТАПТЫ

Коридордан узганда да елмаеп хәл сорашучы, журналыбыз өчен әле дә җан атып торучы бер фәрештәбез бар безнең. Башка редакциядә эшләсә дә, "Ялкын"ның һәр яңалыгыннан хәбәрдар ул. Сүзем Эльмира апа Закирова турында. Эльмира апа 33 ел гомерен "Ялкын"ланып уздырган, 16 ел дәвамында "Ялкын"ның баш мөхәррир вазыйфасын башкарган, журналыбыз өчен җаны-тәне белән янып йөргән кадерле кешебез.

Моннан берничә ай элек Эльмира апа белән сөйләшкәндә, "Айгөл, журналистик язмаларымны туплап, китап итеп чыгарасым килә. Менә шундый хыялым бар", - дигән иде. Һәм бүген аның хыялы чынга ашты. Әлбәттә, бу китап журналистик язмалардан түгел, ә әдәби әсәрләрдән (повесть, парча, хикәяләрдән) тора, шулай да Эльмира апаның күзләре бәхеттән балкый иде. "Әдәби әсәр белән журналистик язмаларны бер китапка кертү дөрес булмас", - диделәр. Бераз гына кәеф төште инде. Ләкин, Алла кушса, журналистик язмалар да китап булып дөнья күрер әле", - ди Эльмира апа үзе. Ә бүгенгә татар әдәбияты дөньясы "Иясез шатлык" дип исемләнгән өр-яңа китап белән баеды.

- "Китап тәкъдим итү". Бик дулкынландыргыч яңгырый, шулай бит. Монда килгәнче, дулкынландым, борчылдым. Ләкин "Нур-маркет" бинасына килеп керүгә тынычланып калдым. Монда өйдәгечә рәхәт икән бит. Гел танышлар, дуслар, группадашлар килгән, редакциям дә - монда. Якын кешеләр булгач, бик рәхәт. Килгәнегез өчен рәхмәт, - дип һәркемне сәламләде Эльмира апабыз. - Һәр журналист үз язмаларының туплануы, башкаларга файда китерә алырдай китап булуы турында хыяллана. Үзенчәлекле кешеләрне күрсәк, алар турында язасы килә башлый. Бу - һәр журналистның гомерлек халәте. "Ялкын"да эшләгән вакытта бөтен нәрсәне күзәтеп кенә йөри идем, "Сөембикә"дә эшли башлагач, гыйбрәтле хәлләрне иҗатка якын мәкалә итеп язып карый башладым. Кичә китапны тагын бер кат укып чыккан идем, барыбер мәкалә булган икән бу дигән нәтиҗәгә килдем. Иҗатка тагын да якынаерга тырышырга кирәк, - дип, үз иҗат җимешенә үзе бәя бирергә дә өлгерде автор.



"Иясез шатлык" повестенең барлыкка килү тарихы да бик үзенчәлекле һәм Эльмира апа өчен  көтелмәгән булган икән. Әсәрнең төп герое - Алсу - тормыштан алынган, җыйма образ, персонаж гына түгел, ул - реаль шәхес. Эльмира апа "Алсу" белән күптәннән таныш була һәм яшь кыз күргән бөтен авырлыкларны, шатлыкларны аның белән бергә кичерә. "Алсу"ның күргәннәрен редакциягә килеп сөйләдем. Бөтенебез дә аптыраштык, "Алсу" өчен борчылдык. Шунда баш мөхәрриребез "Эльмира апа, журналга языгыз әле моны", - диде. Мәкалә итеп языла башлаган бу тарих 3 ай дәвамында өзекләп "Сөембикә" журналы битләрендә чыгып килде, хәзер менә повесть һәм китапка әйләнде дә куйды", - ди автор үзе.

Реаль тормыш вакыйгаларына таянып язылса да, әдәби әсәрне әдәби итә торган нәрсәләр, аз булса да уйдырма, авторның хыяллары бар. Шуңа күрә, Эльмира апа үзе әйтмешли, барысы да чын түгел, ахырын автор үзләре теләгәнчә язган, хәтта Алсуны матур гына итеп кияүгә биреп куйган икән. "Алсу бәлки җырлап йөрмәгәндер, ә минем җырлатасым килде. Һәр вакыйганы язучы үз призмасына сала, шуңа да үземчә күрдем барысын да", - дип алдан кисәтеп куйды автор укучыларын.
"Китап язганда кайчандыр "Ялкын"да эшләүнең ярдәмен сизәм. Әллә ниләр турында: матур мәхәббәт, матур эш, матур кешеләр турында хыяллана идек. Дөньяны матур яктан гына күрергә тырыша идек. Матур әсәр язуда бик мөһим бит ул", - дип, "Ялкын"да эшләгән чакларын искә ала Эльмира апа.

"Иясез шатлык" повестеннән тыш, китапта 1978 елда Таллинга сәяхәт, студент кызларның маҗаралары һәм тетрәндергеч вакыйгалар турындагы хикәя, парча һәм нәсерләр дә урын алган.

Тәкъдим итү кичәсенә килгән һәркем Эльмира апаның гаҗәеп сәләтле һәм киңкырлы шәхес булуы турында сөйләде. Бу - дөрестән дә шулай.



Моңарчы бөтен кешегә яхшы җитәкче, көчле журналист, башкаларга журналистика дөньясына юл ачучы буларак билгеле Эльмира апабыз бүген менә дигән хикәяче буларак та танылды. Кыскасы, Эльмира апа Закированың мөмкинлекләре чиксез. Алда аны әле бик күп яктан ачарбыз дигән өмет бар.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев