Логотип Идель
Бу – тема!

«iВОЛГА-2017» ФОРМУЛАСЫ: ЯҢГЫР, ЧЕРКИ ҺӘМ 8 МИЛЛИОН!

Идел ярында корылган чатырлар, аягына резин итек кигән яшьләр, миллионлаган грант... Нәкъ менә шушы күренешләр «iВолга-2017» яшьләр форумын тулысынча ачып бирә дә инде. «Ялкын» журналы да, табигатьтә оештырылган форумга барып, яшьләр белән бер табактан ашап кайтты.

«iВолга» Идел буе федераль округындагы яшьләр форумы быел 14–24 июнь көннәрендә уза. 5-еллык юбилеен билгеләгән чара Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре дигән җирлектә оештырыла. Быел ул 14 төбәктән 2000 кешене үзенә җыйды. Үзебезнекеләрне санамаганда, чарага дөньяның тагын 19 иленнән кунаклар да килгән.

Форумның төп максаты нидән гыйбарәт соң? Һәр катнашучы монда үзенең проектын яклап акча “дауларга” килә. Темалар буенча бүленгән мәйданчыкларда исә алар белгечләр алдында имтихан тота, идеяләрен яклап чыгыш ясыйлар. Ике этапта уздырылган чара округ һәм федераль этабына бүленә. Шуннан соң инде иң-иңнәре финалга уза һәм әлеге проектлар һәркемгә тәкъдим ителәчәк.

Көн дәвамында төрле тренинг-дәресләр уза, ә кичке вакыт спорт һәм күңел ачу өчен каралган. 10 көннән соң грант ияләре ачыклана. Аның гомуми суммасы да бик саллы: 8 миллион сум!

Әлбәттә, мондый форумнарда Татарстан яшьләре актив катнашканлыгы сер түгел. Шуңа форум территориясе белән танышып чыккач, иң беренче булып үзебезнекеләр – Татарстан делегациясе янына йөгердек.




Галош, дару һәм черкидән коткара торган әйбер…


«iВолга»да катнашу өчен Татарстанга 102 кешелек квота бирелгән. Ләкин форумда 95 татарстанлы катнашачак. Килә алмаган студентларның кайберсе Конфедерацияләр Кубогында волонтер буларак катнаша яки диплом яза.

– Шулай булса да делегациябезнең уңышлы чыгыш ясаячагына ышанабыз. Яшьләр Татарстан чатырында үз проектларын, камилләштерә. Без булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Проектларын кәгазьгә чыгартабыз яки презентация ясарга булышабыз. Бер сүз белән әйткәндә, безнең чатырыбыз вәкилләренә яшәргә уңайлы һәм рәхәт булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, – дип сөйли Татарстан делегациясе администраторы Мария Стуклова.



Гомумән, чараның оештырылышыннан канәгать булсалар да, һава торышы гына куандырмаган. Килгән көнне үк коеп яңгыр яуган, чатыр эче су белән тулган. Без килгәндә дә кайберәүләр әле һаман киемнәрен киптерә иде.

– Форум көннәрендә яңгыр, дымлылык аркасында салкын тидерүчеләр дә күп. Шуңа да бөтен йөрәгебез белән республикабыздан килгән катнашучылар турында борчылабыз. Делегация җитәкчесе дә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бүген ул катнашучылар өчен ким дигәндә 9 пар галош, сим-карталар, черкиләрдән саклый торган чаралар алырга китте, – ди Мария.

Иләк урынына… конвейер!


«iВолга» форумында темалар буенча мәйданчыклар билгеләнгән. Мәсәлән, эшмәкәрлек, сәламәт яшәү рәвеше, IT-проектлар һәм башкалар. Татарстанлылар исә һәр мәйданчыкта үз проектларын тәкъдим итәләр.



Хәер, форумга килүчеләрне инде җиңүче дип атарга мөмкиндер, чөнки республика этабында да көндәшлек зур булган. Барлыгы 670дән артык гариза кабул ителгән, бу исә, бер урынга 6 кеше дәгъва кылган, дигән сүз. Форумга эләккәнче ике сайлап алу туры узарга да туры килгән: заочно һәм очно. Шуннан соң гына форумга баручылар билгеле булган.

Алда әйтелгәнчә, быелгы форумда 8 миллион сум грант каралган. Əлбәттә, авторлар төрле суммада грант алачак. Кемгәдер 50 мең эләксә, икенчеләргә 100 мең эләгергә мөмкин. Бу сумма үз проектыңны ничек яклавыңа да бәйле.

Татарстан проектлары – җиңүгә өметләр зурдан


КФУның 2 курс студенты Айдар Жәләев форумга ACES проектын алып килгән. Ул скейтбординг, BMIX, воркаут, роликларда узыш буенча ярышларны күздә тота. Алга таба Идел буе округында җәелдерергә планлаштыра. Әлегә проект студентларга гына юнәлтелә. Киләчәктә анда укучыларны, эшләүче яшьләрне җәлеп итәргә җыеналар.



– Бу проектны яклап грант оту 29 июльдә шушы чараны уздыру өчен кирәк. Урам спорты төрләрен үстерәсебез килә. Форумда спорт юнәлешендә тәкъдим ителгән проектлар арасында безнекенә охшаганы юк, – ди Айдар.

Форумга эләгү өчен Казан шәһәре яшьләре генә түгел, Татарстан районнары яшьләре дә көрәшкән. Мәсәлән, Биектау районы кызы Гүзәл үз командасы белән өч проект алып килгән. Бер проектлары мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланган.

– Бу – йөрәк түремнән чыккан теләгем. Инвалидлар декадасы вакытында мин Биектау районында яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр белән таныштым. Шушы проект ярдәмендә бу балаларның теләкләрен тормышка ашырырга телибез. Нәтиҗәләребез дә бар. Биергә өйрәнергә теләгән кыз бию түгәрәгендә шөгыльләнә башлады. Җырчы Фирдүс Тямаев иҗатына гашыйк кыз янына бу артист үзе очрашуга килде. Киләчәктә без коммерцияле булмаган оешма буларак теркәлерегә телибез. Биектау районында мондый балаларның саны 200гә җитә. Төп максатыбыз – хәйрия концертлары, ярминкәләре уздыру; материаль булмаган теләкләрне чынга ашыру, акчалата булышу, – ди 24 яшьлек Гүзәл Газизуллина.



Кызларның прооектлары арасында «Балалар кинофестивале», «Иҗади остаханә» дигән проект та бар. Алар өчен биредә иң мөһиме грант алу түгел. Үзеңне күрсәтә белү, былтыргы җиңүчеләрдән тәҗрибә алу, тагын да яхшырак булырга омтылу – теләкләре шул.

Районнардагы яшьләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны да хәл итәргә алынган. Мамадыш районы Ямаш авылы егете Рафил Сәмигуллин «Сәясәт» мәйданчыгында бер проектның автордашы буларак чыгыш ясый.

– «Гражданнар үзидарәсе мәктәбе» дип аталган проектны тормышка ашырырга җыенабыз. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр администрациягә гозерләрен аерым-аерым килеп әйтә. Җирле администрацияләрнең эшен җиңеләйтү өчен территориаль җәмәгать үзидарәсендәге активистларны җыеп укытырга җыенабыз. Шулай итеп, активистлар гади халыкка үз хокукларын, төрле законнарны белеп эш итәргә ярдәм итәчәк. Гади халык берәм-берәм администрациягә мәгълүматлы булмау аркасында чаба бит. Әлеге проект эшли башласа, күрше күршесенә дә өйрәтә алачак, – ди «Политзавод» проекты финалисты Рафил. Беренче урынга өмет итәләр. Бу проектны бөтен Россия буйлап җәелдерергә телиләр.

«iВолга»га «Сәләт» рухы кирәк!


“iВолга” форумына Кытай делегациясе дә килгән иде. Нию Ли бу чарада чит ил студентлары белән танышырга, тәҗрибә алырга тели. Чит ил вәкилләре дә һава торышына игътибар итми калмаган:

– Минем Россиягә беренче тапкыр килүем. Ләкин сездә җәй булса да, көзге көн кебек. Без кыр шартларында яшибез. Чатырларыбыз бик кечкенә. Һәрбер кешегә бик аз урын бирелгән. Без анда әле бер генә төн кундык, бик салкын, катып үләрлек булды, – ди Нию.



…Кыр шартларында дистәдән артык Россия төбәге катнашында яшьләр форумнары Татарстанда әлегә уздырылмый. Шулай да бездә халыкара статусын йөрткән һәм катнашучылары 5000 кешегә җиткән «Сәләт» форумы бөтенләй башка рухта уза. Тукталмас хәрәкәт, катнашучыларга дәрт биреп торган җырлар, әйдаманнар – бер сүз белән әйткәндә, анда бөтенләй башка атмосфера. Бу юнәлештә «iВолга»ны оештыручыларга бездән, һичшиксез, үрнәк алырга буладыр.





Белешмә: Быелгы форумның төп тематикасы – экология. Илебезнең төбәк форумнары арасында «iВолга» катнашучыларының күплеге белән аерылып тора. Быел форумга эләгү өчен конкурс та зур булган. Форум Самара өлкәсенең Хакимияте тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча уздырыла. Быелгы форумда катнашучылар янына төрле өлкәләрдән булган кунаклар чыгыш ясаячак.
«iВолга-2017»дә 10 тренинг сменасы бар: «Инновацияләр һәм техник иҗат», «Мәдәни БУМ», «Кече Ватан – зур мөмкинлекләр», «Игелек буыны», «МедиаДулкын», «Патриот», «Сәясәт», «Спорт яшьләре – сәламәт милләт», «Син – эшмәкәр», «iВолга Global».

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат Нәҗметдинов фотолары























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев