Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИТӘКЧЕГӘ СОРАУ: Сезгә эшкә кергәндә билге мөһимме?

Даими укучыларыбыз яхшы белә: инде берничә ел дәвамында без “Газпром трансгаз Казан” компаниясе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бүген без сезне компаниянең яңа генераль директоры Рөстәм УСМАНОВ белән таныштырырга булдык. Ул яшүсмерләргә, кайсы профессияне сайларга белми аптыраган өлкән сыйныф укучыларына мөһим киңәшләр бирде. Язманы бик җентекләп укыгыз, дуслар. Үзегез өчен бик күп кызыклы мәгълүмат туплаячаксыз! 

Июль башында “Газпром трансгаз Казан” компаниясенең генераль директоры алышынды. Предприятиене 20 елдан артык җитәкләгән Рәфкать Кантюков урынына моңа кадәр “Газпром трансгаз Уфа” генераль директоры урынбасары булып эшләгән Рөстәм Усманов килде. Аның сүзләре, уй-фикерләре яшьләр өчен шактый кызыклы.

“Әгәр дә ир-ат үз профессиясен дөрес сайласа, аны башка һөнәргә алыштырмаячак!”


- Газ өлкәсендә эшләү шактый мәртәбәле, әмма бик җаваплы хезмәт. Мин үзем газчылар гаиләсеннән. Әтиемнең үз эшен ни дәрәҗәдә яратып башкарганын күреп үстем. Әти күп вакытын эштә уздырса да, ул минем өчен чын мәгънәсендә үрнәк булды. Аңа охшарга тырышканмындыр, мөгаен. Мәктәпне тәмамлаганда, кайсы уку йортына барачагымны төгәл белә идем инде. Шулай итеп әтиемнең эшен дәвам иттердем, - дип уртаклашты Рөстәм Усманов.

“Эш акча гына түгел, ә канәгатьлек хисе дә бирергә тиеш”


Җитәкче фикеренчә, сайлаган профессия, беренче чиратта, кешенең үзенә ошарга тиеш. “Бу профессия популяр, монысы акчалы”, - дип кенә уйларга ярамый.

- Шәхсән мин хезмәт кенәгәмдә бер генә язу - “Газпром” компаниясе булу белән горуланам, - ди яңа генераль директор.

“Көндәшлеккә сәләтле кадрларны мәктәптән үк әзерләү мөһим”


Шуңа күрә булачак профессияңнең нинди булачагын, кайсы һөнәр сиңа канәгатьлек хисе китерүен мәктәптә укыганда ук төгәл белергә кирәк. “Газпром трансгаз Казан” компаниясенең кадрлар белән эшчәнлеге дә нәкъ менә шуны күздә тота.

- Югары квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасы һәр тармакта бар. Газ өлкәсе шулай ук искәрмә түгел. Шуңа күрә бу өлкәгә, һичшиксез, зур игътибар бирәбез, булачак кадрларны мәктәптән үк әзерлибез. Хәзерге вакытта КНИТУ (КХТИ) каршындагы сәләтле балалар өчен химия лицей-интернатында махсус “Газпром” сыйныфлары бар. Әлеге сыйныфларны тәмамлап чыккан иң тырыш укучылар белән махус килешүләр төзеп, югары уку йортында укытып, үзебездә эш тәкъдим итәбез, - ди Рөстәм Усманов.

“Белем генә җитми, җаваплылык хисе, тырышлык, үз эшеңне ярату дә мөһим!”


Ә гел “бишле”гә генә укымаган үсмернең дә “Газпром”да эшлисе килсә нишләргә?

- Белгечләрнең төрлесе бар бит. Яхшы билгеләргә генә укыган, акыллы, фәнни эшләрне чит телләрдә генә яклый торган студентларны тыңлау, алар белән аралашу бик рәхәт! Бу - зур горурлык! Андый белгечләрне җәлеп итү “Газпром” гына түгел, һәр компания өчен мөһим. Тик шул ук вакытта гел “бишле”гә генә укымаган яшүсмерләрдән дә бик яхшы белгечләр, хәтта җитәкчеләр чыгарга мөмкин бит! Моны онытырга ярамый. Шуңа күрә белем дәрәҗәсеннән тыш, җаваплылык хисе, тырышлык, үз эшеңне яратып, нәтиҗә өчен эшләү кебек сыйфатлар да бик зур роль уйный, дип саныйм. Шуңа күрә бу сыйфатларга да игътибар итәбез, билгеле, - ди Рөстәм Усманов.

Менә шундый гади, әмма шул ук вакытта бик мөһим киңәшләр! Без исә исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта “Ялкын”да “Газпром трансгаз Казан” компаниясе белән берлектә игълан ителгән “ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ” дип атала торган конкурс дәвам итә. Әле катнашмаган булсагыз, ашыгыгыз! Безнең җиңүчеләр, бәлки, нәкъ менә сездер!

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев