Логотип Идель
Бу – тема!

IT-ЧЕМПИОННАР СМАРТФОНЛЫ БУЛДЫ (ФОТОЛАР)

Бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәктәп укучылары арасында оештырылган «IT-чемпион» конкурсына нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Татарстанның быелгы IT-чемпионнары смартфонлы булды. 




Республика күләмендә уздырылган «IT-чемпион» бәйгесе мәктәп укучыларының компьютерда эшләү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырыла.



«IT-чемпион» бәйгесе 30 апрель көнне тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, беренче этабы 2018 елның 18 сентябреннән 30 ноябрьгә кадәр барды. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың һәм район һәм шәһәрендә 3 җиңүче билгеләнде. Җиңүчеләр диплом һәм смартфоннар белән бүләкләнде һәм башка катнашучыларга мөмкинлек бирү өчен бәйгедә катнашудан төшеп калдырылды.


«IT-чемпион» бәйгесенең гомуми исәбендә Татарстан буенча 120 меңнән артык укучы катнашты. Балалар ата-аналарын һәм башка олы яшьтәге якыннарын компьютер ярдәмендә Дәүләт хезмәте порталында ничек эшләргә кирәгенә төшендерде, һәм алар башкарган һәр операция (ак күчерү, түләү) өчен аларга баллар саналып барды. Бер операция конкурстантка уртача 9-11 балл китергән. Шулай ул Дәүләт хезмәте порталының мобиль кушымтасы аркылы да ясалган операцияләр исәпкә алынды. Шуны искәртеп узарга кирәк: бер олы кеше берничә укучыны теркәп алар өчен балл җыярга мөмкин иде. конкурс шартлары буенча андый укучыларның саны чикләнмәгән. Икенче этапта исә порталда балалар өчен ясалган операцияләргә билгеләнгән балллар саны артты.



Шулай ук иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен дә аерым номинация каралган иде. Әлеге укытучылар шулай ук һәр район һәм һәр шәһәр буенча аерым билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.

Бүгенге бүләкләү тантанасына республикабыз районнары һәм шәһәрләреннән 135 укучы чакырулы иде. Алар өчен бәйрәмдә төрле мастер-класслар, концерт, тәм-томнар һәм фотозоналар оештырылган иде.


Белешмә:

Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең порталы – белешмә-мәгълүмати портал. Бүген биредә 2,2 миллион татарстанлы теркәлгән.

Аның ярдәмендә тйрле электрон хезмәтләр алу өчен гариза җибәрергә, төрле хезмәтләр өчен түләүләр башкарырга, табибка һәм башка хезмәт белгечләренә язылырга мөмкин.

Аның ярдәмендә 260ка якын хезмәтне электрон форматта алырга мөмкин. Шулай ук иң популярларын «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша да башкарырга була.





















Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев