Логотип Идель
Бу – тема!

IT-ЧЕМПИОН: ТЕЛӘГЕ БУЛГАН МЕҢНЕ ҖЫЯР!

Дустым, ә син «IT-чемпион» бәйгесе турында нәрсәләр беләсең? Ничек инде беренче тапкыр ишетәсең?! Вакыт юк, дисеңме? Алайса, бу мәкалә махсус синең өчен язылган булып чыга! Тизрәк укып чык, монда барысы да җентекләп язылган.

Телефонга акча салу, ЮХИДИ штрафларын түләү, табибка язылу яки балалар бакчасына чиратка басу – боларның барысын да хәзер Госуслуги РТ порталы аша өйдән чыкмыйча да эшләп булуын беләсеңдер инде. Тик нигәдер әти-әниләребез Интернет аша акча күчерүне читләтеп узарга тырыша. Ә бит моның бер зыяны да юк! Киресенчә, файдасы артканнан- арта гына бара!

Югарыда санап үтелгән барлык төр акчалата хезмәтләр өчен синең аккаунтыңа баллар җыелачак, ә аларны син соңыннан кәттә призларга да алмаштыра аласың. Свитшот, флешка, смартфон дисеңме... Әйе-әйе! Смартфон! Бу – «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләренә тапшырыласы бүләк!

Бәйге ике этапта үткәрелә. Беренчесе – 18нче сентябрьдән алып 30нче ноябрьгә кадәр, икенчесе 2019 елның 1нче февраленнән 30нчы апреленә тикле узачак. Конкурсның һәр этабтагы нәтиҗәләре буенча «Иң актив мәктәп укучысы» һәм «Дус сыйныф» номинацияләрендә 200ләп җиңүче билгеләнәчәк.

Ә әлегә «IT-чемпион» конкурсының алдынгылар рәтендә торучы Аделина Хәлиуллина белән таныштырасым килә. Ул Казан шәһәренең 54нче мәктәбенең 6нчы сыйныфында белем ала.

Аделинага бәйге турында туганнары күптәннән сөйләгәннәр икән инде. «Тик ул вакытта мин катнашырга никтер кыймадым. Әллә катнашучылар саны күп булу куркытты, әллә үземнең көчемә ышанмаганмын... Югыйсә бүләкләре дә шәп бит! Берничә ай узгач, телевизордан конкурста җиңгән балаларны күрсәттеләр. Аларның гади мәктәп укучылары булуына тагын бер кат инандым да киләсе этапта көчемне сынарга булдым. Кызганычка каршы, ул елны миңа бәхет елмаймады. Ә быел исә мин, җиңнәремне сызганып, янәдән катнашырга булдым», – ди Аделина.



Кыз яшерми: узган ел аның өчен авырлыклар күп булган. Госуслуги порталында әнисенең генә шәхси кабинеты булганга, якын туганнарына теркәлү узарга, дөрес итеп түләүләрне башкарып чыгарга өйрәткән Аделина. «Хәзер алар үзләре дә, миңа рәхмәтләр укый-укый, порталны яратып кулланалар. Быел исә авырлыклар сизелмәде, чөнки барыбыз да әлеге сайтта эшләп өйрәнгән кешеләр!»

Шунысы кызыклы: Аделина кыска вакыт эчендә 1000гә якын балл җыярга да өлгергән инде. «Әллә үзенә генә хас уңыш сере дә бар инде?» диярсез сез. Мин дә шулай дип аптырадым. Кыз исә, ихлас елмаеп: «Янәшәмдә терәк, таяныч булырдай кешеләрем бар минем! Мин моңа алар ярдәме белән ирештем!» – ди.

Аделинаның әнисе белән дә бу хакта сөйләштем әле!

– Аида Фәритовна, Госуслуги порталын куллана башлагач, тормышыгыз үзгәрдеме? «IT-чемпион» кебек бәйгеләр балада нинди сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйсыз?

– Үзгәрде, әлбәттә! Тәүлекнең 25нче сәгате барлыкка килгән диярсең! Элек ярты көнем чиратта торып үтә иде, хәзер исә бу эшне 15 минут эчендә дә башкарып чыгып була. Моның өчен кызыма әле дә рәхмәтләр укыйм. Мондый бәйгеләр даими рәвештә үткәрелеп торырга тиештер, миңа калса. Бу балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтне ныгыта. Күпчелек вакытта без аларны өйрәтәбез бит, ә хәзер, алдынгы технологияләр заманы җитү белән, алар да безне өйрәтә башлады. «IT-чемпион» конкурсы – моңа шәп дәлил! Шикләнмәгез! Катнашыгыз! Көчегезне сынап карагыз!

Менә шулай, дустым. Хәзер замана безнең кулда икән. Шуңа күрә хәзер үк әлеге язманы әти-әниеңә укыт та бәйгедә катнаша башла!
«IT-чемпион» булыйм дисәң:



  1. tataЕrstan.ru сайтында теркәл.



  2. Шәхси кабинетыңда «IT-чемпион» тамгасын тап, шунда үзеңнең Электрон көндәлегеңнең логинын яз һәм сакла.



  3. «Катнаша башларга» дигән төймәгә бас.



  4. Тизрәк әти-әниеңне, әби-бабайларыңны Госуслуги сайты аша түләүләр башкарырга өйрәт һәм баллар җыя башла!



 

Рүзәл Шәрипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев