Логотип Идель
Бу – тема!

IT-ЧЕМПИОН: СМАРТФОН ОТАРГА ҖИҢЕЛ!

Әллә ни хезмәт куймыйча, смартфон отасың киләме? Димәк, сиңа мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган IT-чемпион конкурсында катнашырга кирәк. 1нче февральдән аның икенче этабы башланды. Төп максаты – Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервислардан файдаланучыларны арттыру.

IT-чемпионның беренче этабы 2018 елның ноябрендә тәмамланган иде. Анда 100 мең кеше катнашты. Конкурста катнашам, дип, укучылар үзләренең әти-әниләре өчен укытучыга әверелгән дә куйган. Алар, ике куянның койрыгын бергә тотып, олыларны шушы порталдан дөрес кулланырга өйрәткән һәм һәр түләү, файдалану өчен баллар җыйган.

Бер операция конкурсантларга уртача дигәндә, 9 һәм 11 балл алып килгән. Беренче этап нәтиҗәре буенча республиканың һәр районы һәм шәһәрендә өчәр җиңүче ачыкланган. Гомумән алганда, аларга барлыгы 135 смартфон бүләк ителгән. Иң күп баллны Яшел Үзән районы катнашучысы җыйган. Ә районнар арасында Саба районы иң активы, дип табылган. Анда мәктәп укучыларының 80 проценты катнашкан.

Конкурста ничек катнашырга?


1.      Укучының әти-әнисе яки башка олыларга Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең порталына керергә

2.      Андагы шәхси кабинетта укучының edu.tatar.ru (Электрон белем бирү) сайтындагы логинын теркәп калдырырга кирәк.

Укучының логинын порталдагы шәхси кабинетына күбрәк кеше беркетсә, бу балл җыю шансын арттыра. “Ялкын” журналы былтыр конкурсның беренче турында иң күп балл җыйган, Яшел Үзән районының Осиново авылы В.В. Карпов исемендәге лицейның 9нчы сыйныф укучысы Елизавета Дырина белән элемтәгә керде. Ул шушы бәйгедә җиңеп, Samsung 8 А телефоны белән бүләкләнгән.

– Без шушы конкурс дәвамында Дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчасына теркәлү уздык, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, мобиль элемтә өчен түләдек. Һәр сервис өчен баллар төрлечә бирелә иде. Бәйгедә катнашу әллә ни авыр булмады, конкурста катнашыр өчен  вакыт та җитәрлек иде. Ул сентябрьдә башланып, ноябрь ахырында тәмамланды. Күп балл җыюның әллә ни сере юк. Моның өчен бары тик яхшы дус-танышларың булуы кирәк. Иң мөһиме – барлык хезмәтләрне дә Дәүләт хезмәтләре порталы аркылы түләргә, – ди Лиза.

Ул балларны абыйсының шәхси кабинеты аша теркәгән. Шулай итсә дә, балларын дуслары, туганнары җыярга булышкан. Алар алган хезмәтләрне дә порталда теркәп барганнар. Кызның әти-әнисе, укытучылары, туганнары да аның җиңүе өчен бик шатланган. Лизаның конкурста алга таба да катнашу теләге бик зур, ләкин җиңүче булгач, ярамый икән.

IT-чемпионның икенче этабы 30 апрельдә тәмамлана. Беренче тур җиңүчеләреннән кала, калганнарның җыелган баллары икенче турга да сакланып кала. Икенче тур җиңүчеләренә смартфон һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Әлеге конкурсны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә оештыра. Төп бурычларның берсе – халыкның компьютер грамоталылыгын арттыру.

Белешмә:


Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең порталы – белешмә-мәгълүмати портал. Аның ярдәмендә 260 хезмәтне электрон форматта алырга мөмкин. Бүген биредә 2,3 миллион кеше теркәлгән. Шулай итеп, кулланучылар вакытларын гына түгел, акчасын да янга калдыра. Табибка язылганда, татарстанлылар – 31, 3 миллион сәгатен, күп функцияле үзәк хезмәткәренә язылганда – 5,6 миллион, гариза һәм документларны онлайн-рәвештә тапшырганда – 8 миллион сәгатен экономияли. Ә түләүләрне комиссиясез башкару өчен 150 миллион сумнарын да янга калдыра.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев