Логотип Идель
Бу – тема!

ИСТАНБУЛГА МӘЧЕЛӘР ХУҖА?

Күзләремне йомам да, Истанбулны тыңлыйм: диңгез шаулый, кораблар сигнал бирә, акчарлаклар аваз сала. Күзләремне йомам да, Истанбулны тыңлыйм: «Merhaba!», «Günaydın!»,  бермәл шәһәрнең һәр почмагыннан, меңләгән мәчеттән азан тавышы агыла башлый, халык намазга ашыга. Күзләремне йомам да, Истанбулны тыңлыйм: «Мияу!»

Төркия үзенең курортлары белән данлыклы ил. Әмма чын Төркия ул диңгез, пляж һәм кунакханәләр генә түгел. Ул – тарих, мәдәният һәм иң мөһиме – җирле халык (ә «халык» монда кешеләр белән генә чикләнми). Төркиянең башкаласы Анкара булуга карамастан, йөрәге – Истанбул шәһәре. Төрек сериаллары Истанбулны заманча, бай шәһәр итеп тасвирлый. Туристларны гадәттә солтан сарайлары, күпсанлы базарлар, милли ризыклар белән җәлеп итәргә тырышалар.   

Һәр кешенең үзенчәлеге, үз характеры булган кебек, шәһәрләр дә бер-берсенә охшамаган. Истанбул – үзе шаян, үзе моңсу күзле, кү-ү-үп итеп песиләр асраучы бабай. Берьюлы ике континентта – Европа һәм Азиядә урнашкан бердәнбер шәһәр булган Истанбулны юкка гына «песиләр шәһәре» дип атамыйлар. Шау-шулы Солтанәхмәт мәйданында, яр буйларында, рестораннарда, парк һәм музейларда – бар җирдә үзләрен хуҗа кебек тота мәчеләр. Әйтерсең лә, бу аларның террияториясе, ә кешеләр... ә кешеләр – нибары икеаклы хезмәтчеләр. Песиләр исә биредә төрле: чиста, пычрак, әрсез, ягымлы, куркак, ялгызак, гаиләле... Истанбул үзе дә шундый. Күптөрле!

Песиләргә карата хөрмәт Төркиядә генә түгел, гомумән, барлык мөселман илләрендә дә борынгыдан килгән традиция. Әмма, төрекләр кечкенә дусларын тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдән тыш, алардан чын йолдызлар да ясый. Мәсәлән, Айя-София соборында яшәүче Гли исемле мәченең хәтта үз Инстаграм аккаунты һәм 128 мең язылучысы да бар! (@hagiasophiacat – кереп кара!)

Төркиянең тагын бер танылган мәчесе – Томбили. Исән чагында ул Истанбулның Кадикей урамындагы баскычка терәлеп утырып, узып баручыларны күзәтергә ярата торган була. Хәзер ул урында Томбили истәлегенә һәйкәл урнаштырганнар.

Истанбул песиләренә багышлап хәтта фильмнар да төшерәләр. «Kedi» (төрекчәдән – песи) – җиде урам мәчесе күзлегеннән сөйләнгән шәһәр тарихы. Фильм Истанбулны үзенчәлекле ракурстан күрсәтә, аның туристларга билгеле булмаган яклары белән таныштыра. Һәм, әлбәттә, песиләр һәм Истанбул аерылгысыз төшенчәләр икәнен тагын бер кат исбатлый.

Әйе, Истанбул – песиләр асраучы бабай. Калын кара кашлары һәм озын керфекләре астында диңгез төсендәге күзләре күренеп тора. Ул һәркемгә ачык йөз күрсәтә, елмаюы белән үзенә гашыйк итә. Истанбул бабай үзенә ничә яшь икәнен күптән оныткан булса да, тарихны яхшы хәтерли, гореф-гадәтләрне саклый, диннән баш тартмый, дүртаяклы дусларын хөрмәт итә. Ул беркайчан башындагы фескасын салмый, кызыл төсне үлеп ярата. Иртәнге каһвәсен эчкәннән соң, бабай Ататөрек һәйкәле янында акчарлаклар ашата. Аннан диңгез буена барып утыра – балык тота имеш. Юлында очраган һәр кешегә хәерле көн теләп уза, тәртипсез машина йөртүчеләрне сүгә, үзе бертуктаусыз шаярта, яшь кызларга күз кысып китә. Кич, ашыкмый гына, шул ук юлдан өенә кайта. Балыксыз. Әмма үзе белән һәрчак хәер сораучы яланаяклы балаларга Мисыр базарыннан алынган татлы ризыклары була. Бабай балаларны пәхләвә белән генә түгел, әкиятләре белән дә сыйлый. Инде өенә кайткач ул сандыгыннан сазын табып чыгара, уйный белер-белмәс таң атканчы көйләп утыра... Бу бабай инде күпне күргән: Истанбул кулдан кулга күчеп йөреп, төрле вакытта греклар, римлылар, византиялеләр, госманлыларга буйсына. Әмма ул белә: шәһәрнең чын хуҗалары  – песиләр!

«Әгәр бөтен дөнья бер ил булса, Истанбул аның башкаласы булыр иде»

  Наполеон Бонапарт

Зәлинә ФАЗЫЛОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев