Логотип Идель
Бу – тема!

ИСЛАМ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК

Аллаһы Тәгалә кешегә сәламәт булырга насыйп итә икән, моның кадерен белергә һәм моннан дөрес файдаланырга кирәк. Кешенең тормышы, аның тәне һәм сәламәтлеге – Аллаһының әманәте, ягъни саклар өчен бирелгән нигъмәте.

Чисталык


Ислам дине сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә. Моңа кадәр дин рубрикасында чыккан язмаларда бу хакта күп тапкыр әйтелде инде. Яңадан искә төшерик: Ислам динендә булган кагыйдәләр һәм тәртипләр, асылда, мөселман кешесен тәне һәм күңеле чиста, пакь булсын өчен кертелгәннәр. Намазны тәһарәтсез укырга ярыймы? Чын тормышта бик сирәк очрый торган кайбер очраклардан кала, юк. Коръәнне тәһарәтсез кулга тотып укый алабызмы? Юк. Намазны пычрак урында укырга ярыймы? Юк. Димәк, бу диннең нигезендә чисталык саклау идеясе дә тора, ә чисталык – ул ярты сәламәтлек. Шулай бит?

Дөрес туклану


Хәләл ризык дини күзлектән рөхсәт ителгәнчә туклануны гына күздә тотмый. Асылда, хәләл ризык сәламәт тә була. Тиешенчә чалынган малның ите ризыкның сыйфатын гарантияли. Мөселманнарның сәламәтлеге өчен бу мөһим булып тора.

Ләкин дөрес итеп туклану ул әле хәләл ризык ашау гына дигән сүз түгел. Ничек ашыйбыз – монысы да мөһим бит. «Ашказанының бер өлешен ризык, бер өлешен су, бер өлешен һава алып торсын», – дип әйтелә имам Әхмәд һәм Тирмизи җыентыкларында китерелгән хәдистә.

Физик активлык


Мөхәммәд пәйгамбәр с. мөселманнарга актив яшәү рәвеше алып барырга кушкан. Үз чоры һәм җәмгыяте өчен актуаль булган спорт төрләре – суда йөзү, ук ату һәм атта йөрү – Пәйгамбәр тарафыннан мөселманнарга сөннәт буларак калдырылган. Әлбәттә ,спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнергә ярый һәм кирәк. Бу кагыйдә-тәртипнең нигезендә физик активлык һәм сәламәтлекне саклау кирәклеге ята.

Моннан тыш, Пәйгамбәребез болай да тиз атлый торган актив кеше булган. Бу безнең өчен бик тә актуаль нәрсә: XXI гасыр кешесе санагы һәм телефоныннан аерыла алмый, көннәр буе бер урында мониторга текәлеп утырырга ярата. Мөселманнар исә Исламның ни әйтергә теләгәнен искә төшереп, һәрчак хәрәкәттә һәм активлыкка булырга тиешләр.

Сәламәт булыгыз!


Айдар Шәйхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев