Логотип Идель
Бу – тема!

ИСЛАМ ҺӘМ ДИННӘР

Һәр дин үзен хаклы дип саный. Коръән дә ислам динен бердәнбер хак дин дип әйтә. Аллаһ турында чын мәгънәсендә дөрес мәгълүмат җиткерүче дин дип әйтелә ул. Әмма шул ук вакытта башка диннәргә карата олы ихтирам да булырга тиеш.

КИМСЕТҮ ТЫЕЛА


Мөселман кешесе, гомумән, башкаларны кимсетергә тиеш түгел. Аның теле дә, кулы да башкаларга зыян китерми. Әйе, заманында Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. Кәгъбәдәге потларны – “илаһларның” сыннарын – җимергән. Әмма бу кайчан булган соң? Мәккә халкы Пәйгамбәр ягына күчеп, Ислам динен кабул иткәч була. Өстәвенә, сүз бу очракта бик тә караңгы чорларда яшәгән, хакыйкатьтән ерак булган мәҗүси халыкның дине турында бара.

Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Мөшрикләр Аллаһтан башка табына торган сыннарны сүкмәгез, наданлыклары белән сезгә ачу итеп Аллаһны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнарга гыйбадәтне зиннәтле иткәнебез кебек һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп күрсәттек, соңра аларны кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән хәбәр бирер» (“Әнгам” сүрәсе, 108 аять).

Димәк, без хәтта мөшрикләргә дә хөрмәт белән карарга тиешбез.

КИТАП ӘҺЕЛЛӘРЕ


Динебездә христианнар һәм яһүдиләр турында аерым әйтелә. Эш шунда ки, христианлык, яһүди дине һәм исламның тамырлары уртак. Фәндә бу диннәрне Ибраһим диннәре дип атыйлар. Өч диннең дә башында торган бөек шәхес – Ибраһим пәйгамбәр. Яһүди дине белән христианлык Ибраһим галәйһиссәламнең улы Исхак пәйгамбәр белән бәйле булсалар, ислам Ибраһимның улы Исмәгыйль пәйгамбәр белән бәйле (яһүдиләр Исхактан, гарәпләр Исмәгыйльдән барлыкка килгән). Борынгы заманнарда мөселман дәүләтләрендә бу дин вәкилләренә тулы ирек булган, алар мөселманнарның түли торган салымнарны түләмәгәннәр, алардан махсус салым гына алынган. Аларның гыйбадәтханәләре, малы-мөлкәтләре якланган.

Безнең бүгенге бик катлаулы җәмгыятебездә дә без бер-беребезгә хөрмәт белән карарга, кардәшләребезне ихлас сөю белән сөяргә тиешбез. Пәйгамбәребездән мирас булып килгән яшәеш кагыйдәләренең берсе шул.

Айдар Шәйхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев