Логотип Идель
Бу – тема!

ИСКЕ ЕЛГА НӘТИҖӘЛӘРНЕ ДӨРЕС ЯСЫЙБЫЗ

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр, төгәлрәк әйтсәк, бер атна вакыт калды. Тиздән – Яңа 2020нче ел. Димәк, иске ел белән саубуллашыр өчен, аңа нәтиҗәләрне дөрес ясау кирәк. Ә моның өчен сиңа ләззәт бирмәгән һәм әһәмиятле булмаган әйберләрне иске елда калдыру кирәк.

Синең күңелеңне авырттырган һәм бөтенләй дә кирәк булмаган әйберләр белән саубуллаша белү мөһим. Яңа елга бары тик максатчан планнар һәм шәп кәефеңне алып керергә онытма. Ел нәтиҗәләрен ничек ясарга соң? Моны сиңа “Ялкын” өйрәтә.

Эшләргә тиешле булган эшләрне барлыйбыз

Иң элек планлаштырылган әйберләрне барлыйк.

Беренчедән, башкарган бөтен эшеңә шатлан. Хәтта йомгакланган бер эшне тә бәйрәм итеп үткәрергә мөмкин. Дусларың белән җыелып, күңел ачу Яңа ел алды кәефен тагын да күтәрер.

Икенчедән, башкарган эшләрне анализлыйбыз. Бу планнар ни өчен булып чыкмаган? Бәлки, аны эшләргә теләгең җитмәгәндер яки куйган бурычың синең өчен әһәмиятле булмагандыр. Әгәр шулай икән, бу бурычларны сызып атып була. Тик бу максат киләсе ел өчен дә әһәмиятле булса, аны 2020 ел планнарына да кертеп куй. Иң мөһиме теләгеңне дөрес итеп формалаштырырга онытма. Чөнки дөрес итеп язылган теләк, һичшиксез, тормышка ашачак.

Әйләнә-тирәдәге мохитеңне яңарт

Әйдә, күз салыйк әле: бу елда синең әйләнә-тирәңдә кемнәр булды? Кемне очраттың, ә кем белән аралашуны, киресенчә, киметтең? Яңа танышларыңа шатлан һәм бу елда юлларыгыз аерылган кешеләргә рәхмәтле бул. Чөнки алар синең тормышыңдагы яңа кызыклы кешеләр өчен урын калдырган дигән сүз бит.

Нәтиҗәләр ясыйбыз

Еллык эшләреңә тирән һәм җентекле анализ ясагач, баш миеңдә яңа һәм мавыктыргыч идеяләр барлыкка киләчәк. Ә аларны, һичшиксез, тормышка ашыру теләгең туачак. Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев