Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘНГЕ АШКА НӘРСӘ АШАРГА ЯРАМЫЙ?

Күп кеше иртәнге ашка АНЫ бик яратып ашый. Әмма АНЫҢ әыянлы булуы ачыкланган. Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый?

 

Табиб-диетолог, нутрициолог һәм медицина фәннәре кандидаты Инна Кононенко иртәнге ашка яратып ашала торган иң зыянлы ризыкның нәрсә булуын әйткән.

Белгеч иртән тиз әзерләнә торган боткалар ашамаска киңәш итә. Аның әйтүенчә, алар кандагы шикәр күләмен кисәк арттыра һәм күп итеп инсулин бүленеп чыгуга китерәләр. Бу гормон, үз чиратында, шикәр күләмен киметә. Нәтиҗәдә, мондый ботка ашаганнан соң кешенең тамагы тиз ача.

 

“Кара исемлек”кә тагын нинди ризыклар эләккән?

 

Моннан тыш, иртәнге аш өчен зыянлы ризыклар исемлегенә тагын өстенә сөт яки сок салып ашый торган мюсли, хлопьялар да кергән. Кононенко иртәнге сәгатьләрдә соклар, смузи эчәргә, бутерброд, джем яки шоколадлы паста ягылган тостлар ашарга да киңәш итми. Бу турыда ул:

- Җиләк-җимеш эчемлекләрендә гади шикәрләр бик күп, - дип аңлата, - бер караганда, ул – глюкоза, икенче караганда – фруктоза. Фруктоза бик тиз бавырга барып җитә һәм майга әверелә. Шул сәбәпле, авырлык арта, - ди диетолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев