Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘЛӘРЕН ТАУЛАР КҮЧЕРЕРЛЕК БУЛЫП УЯНУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ? 7 КИҢӘШ

Иртә белән үк арып уянучылар арасында син дә бармы? Алайса безнең язмабыз нәкъ менә синең өчен! Бүген без иртән таулар күчерерлек дәрәҗәдә энергияле булып уяну өчен нишләргә икәнлеген сөйләрбез.

1. Йокының расписаниесен төзе. Иртән йокың туйсын һәм энергия ташып торсын өчен махсус расписание төзергә кирәк. Безнең организмыбыз расписаниеләрне бик ярата. Көн саен бер үк вакытта ашау файдалы булган кебек, көн саен бер үк вакытта яту һәм бер үк вакытта тору да файдалы. Ким дигәндә, 7-8 сәгать йоклау да бик мөһим.

2. Иртәнге ашны ашарга онытма. Иртән торуга, тамак ялгап алу зарур. Болай иткәндә матдәләр алмашы эшли башлый һәм син көн дәвамында күтәренке рухта булачаксың. Шул ук вакытта аксым, углевод, клетчатка күләме дә җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

3. Буыннарны суз. Тәнне язу энергия бирә. Кулларыңны, аякларыңны, аркаңны яз. Йога белән шөгыльләнү дә  файдага гына булыр. Шул рәвешле син мускулларыңны “уятырсың”.

4. Уңайлы урында йокла. Матрасың уңайлымы? Урын-җирең яхшымы? Йоклаганда җиңел, уңайлы кием киеп йоклыйсыңмы? Әгәр юк икән, бу кимчелекләрне мөмкин кадәр төзәтергә тырыш.

5. Музыка тыңла. Яраткан музыкаңны тыңлау - уяну өчен менә дигән чара. Әгәр ул биетә  торган булса, тагын да шәп! Яраткан музкаңны будильникка да куярга мөмкин. Җенең сөймәгән тавышка уянганчы, андый көйгә уяну күпкә рәхәтрәк бит.

6. Будильник шалтырауга тор. Әгәр ул 3 минут саен шалтырап торса, син һаман тормасаң, караваттан торганчы ук арып бетәчәксең. Шуңа күрә будильник шалтырауга торырга күнек.

7. Душ кер. Иртән торуга, кәеф күтәрелсен, көч артсын, дисәң, душ кер. Әгәр душ кына булышмаса, битне салкын су белән юарга кирәк. Душ өчен гельләрнең цитруслыларын (лимон, әфлисун, грейпфрут) куллану да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев